Заман сулышы

Дан-шөһрәтле Түбән Чыршылы

Кояшлы матур көннәрнең берсендә Мәдәният сарае яныннан бер төркем "Чишмә" берләшмәсе әгъзалары аның җитәкчесе Рәсим Нәүширбән улы Хәбибуллин-ның чакыруы буенча Түбән Чыршылы авылына юл тоттык. Әй, матур да соң туган якларыбыз! Юл буенда утырган авылларны, яшеллеккә төренгән ур-ман-кырларны узып, Сирин, алмагач, шомырт чәчәкләренең хуш исенә чумып утырган бай тарихлы авылга...

Кояшлы матур көннәрнең берсендә Мәдәният сарае яныннан бер төркем "Чишмә" берләшмәсе әгъзалары аның җитәкчесе Рәсим Нәүширбән улы Хәбибуллин-ның чакыруы буенча Түбән Чыршылы авылына юл тоттык.


Әй, матур да соң туган якларыбыз! Юл буенда утырган авылларны, яшеллеккә төренгән ур-ман-кырларны узып, Сирин, алмагач, шомырт чәчәкләренең хуш исенә чумып утырган бай тарихлы авылга килеп тә җиттек. Кунакчыл Түбән Чыршылы мәктәбе укытучы ҺӘМ укучылары ачык йөз, тәмле кайнар чәй белән каршы алды. Коймаклы чәйдән соң без авылның Мәдәният йортына кузгалдык.
Түбән Чыршылы, Куак-баш авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, күпләгән очрашула-рыбызның алып баручысы, үзәк китапханәнең милли бүлек хезмәткәре Тәслимә Рәфыйкова ҺӘМ Түбән Чыршылы мәктәбе укытучысы Талига Сәйфиева сәхнә артында "кайныйлар иде. Нинди бәйрәм соң бу авылда дисезме? Заманында мәдрәсәләре белән дан тоткан Түбән Чыршылы авылында берьюлы ике китап тәкъдим итү тантанасы. Очрашуның "Чишмәле ил - Түбән Чыршылы" җыры белән башланып китүе дә тикмәгә генә түгел. Яңа Чишмә районы егете Фәнис Мотыйгуллин сүзләренә ветеран-укытучы Каюм Шәрәфов матур көй иҗат иткән. Тамашачы күңеленә хуш килеп, җыр алкышларга күмелде. Башкаручысы да кем бит аның? Татарстанның халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, аның улы Сәйдәш ҺӘМ энесе Илдус Биктаһиров. Тамашачыны яз бәйрәмнәре белән котлап, алып баручылар, 'Рәсим Хәбибуллинның "Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе" ҺӘМ Исмәгыйль Әхмәдиевнең (мәрхүм) "Әхмәди солдат" китапларын тәкъдим итү тантанасын дәвам иттеләр.
Авылның тарихы, үткәне белән кызыксынучы Түбән Чыршылы авылы халкы бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларны күрү бәхетенә дә иреште ул көнне. Туган ягыбыз горурлыгы ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры, Европа-Азия халыкара гуманитар академия президенты Энгель Ризак улы Таьиров, шулай ук якташыбыз ТР атказанган укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, галим ҺӘМ профессор -Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповныңерак араларны якын итеп шушы тантанага килүе, халык ҺӘМ китап авторы өчен дә зур бәхет бит, минемчә. Гыйнвар аенда шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең зур залында "Түбән Чыршылы -гыйлем чишмәсе" китабын тәкъдим итү тантанасында автор Рәсим Хәби-буллинга шушы зур хезмәте өчен Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы исеме бирелгән иде. Ә инде туып үскән авылында беренче укытучылары Мәмдүдә Гыйләҗева, Зифа Гыйләҗева, авылдашлары, туганнары тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре дөньядагы иң зур куаныч, әйтеп бетермәслек шатлык бит. Тамашачыга автор Рәсим Хәбибуллинның Һәрбер дөнья күргән китабы турында кыскача сөйләп, китапларына бәяләмәләрне язучы ҺӘМ галим Әнвәр Хәйри, якташыбыз, академик Индус Таһировлар бирүе - үзе бер горурлык булды. "Хәтер ҺӘМ тарих югалмасын, авылымның узганы тарихка, мәңгелеккә кереп калсын дип тырышкан шәхес, үз исемен генә түгел, авылдаш-ларыбызның да исемнәрен мәңгеләштерде", -диде авыл халкы. Очрашуда танылган рәссам, ТР Атказанган сәнгать эшлек-лесе Мөдәррис Минһаҗев китап авторына киләчәктә уңышлар теләп, иҗат җимешен - "Авыл күренеше" картинасын бүләк итте.
Сәхнәгә күтәрелгән шагыйрь ҺӘМ җырчылар Таһир Шәмсуаров, Ринат Хәбибов бу очрашуда чын күңелдән Рәсим Хәбибуллинга сәламәтлек, иҗат уңышлары теләде, матур теләкләр җырларга әйләнде. Шушы авылда озак еллар укытучы булып эшләгән Исмәгыйль абый Әхмәдиевнең: тула басу, җеп эрләү, сүс талку, урак уру, бура бурау эшләренең кешеләрне дуслаштыруы, туганлаштыруы хакында мавыктыргыч итеп язылган истәлекләре "Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе" китабында лаеклы урын алган. Әтиләре Исмәгыйль Әхмәдиевнең язмаларын гомерләре буена кадерләп саклап, бүгенге көндә китап итеп бастырырга ярдәм иткән авылдашлары - Рәсим Нәүширбән улына бетен авылдашлары алдында Флера Исмәгыйль кызы рәхмәтен белдерде. Әйе, Бөгелмәдә яшәүче Флера апа ҺӘМ Әхмәдиевләр нәселенең шатлыгы чиксез иде бу минутларда.
"Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында басылган "Әхмәди солдат" китабы үзенең тышкы бизәлеше белән үзенә җәлеп итеп тора.
- Әлеге китапта Түбән Чәшеледән абыйсы урынына патша армиясенә 25 ел хезмәт итәргә җибәрелгән Шаьи улы Әхмәдинең бала чагы ҺӘМ авыр язмышы бәян ителә, -диде укытучы ханым Талига Сәйфиева. Китаптан көйләнгән кайбер мизгелләр күзләрне яшьләндерде, дулкынландырды...
Гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән, һөнәре буенча укытучы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Урал Фатыйх улы Фәтхуллин шушы төбәк укытучылары, исемнәре китап битләрендә мәңгелеккә урын алган шәхесләрнең күбесе белән якыннан таныш ветеран. Ул сәхнәдән үзенең теләкләрен Рәсим Хәбибуллага ак чәчәкләргә "төреп" бүләк итте.
Әлмәт кунагы рус мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшләүче Гөлия Җамалие-ваның да теләкләре изге иде.
Түбән Чыршылы авылы халкының китаплар өчен куанып әйтелгән рәхмәт сүзләре күп булды бу көнне.
Истәлекләр, котлаулар, рәхмәт сүзләре - болар барысы да очрашуга килгән мәртәбәле кунакларның Һәрбер әйтелгән сүзе моңлы җырлар, дәртле биюләр белән такыялар булып үрелде.

Теги: Очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: