Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Филүс Каһиров балалар бакчасында җырлаган

Бу көннәрдә җырчы Филүс Каһиров 1 яшь тә 9 айлык улы Айдар йөри торган "Мозаика-republic" балалар бакчасында узган кичәдә җырлаган. Әлеге балалар бакчасында сәнгать өлкәсендәге олы шәхесләрнең иҗатына аерым бер урын бирелә икән. Шул рәвешле балаларда сәнгатькә карата мәхәббәт уяталар. Чираттагысы танылган музыкант, композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган булган. -...

Бу көннәрдә җырчы Филүс Каһиров 1 яшь тә 9 айлык улы Айдар йөри торган "Мозаика-republic" балалар бакчасында узган кичәдә җырлаган.
Әлеге балалар бакчасында сәнгать өлкәсендәге олы шәхесләрнең иҗатына аерым бер урын бирелә икән. Шул рәвешле балаларда сәнгатькә карата мәхәббәт уяталар. Чираттагысы танылган музыкант, композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган булган.
- Әлеге кичәгә чакыргач, бик теләп ризалаштым. Рөстәм Яхинның "Оныта алмыйм" романсын башкардым. Улымның каршында беренче тапкыр җырладым дисәм дә була. Мин җырлыйм, балалар карап утыра. Улым Айдар бу халәтне аңлап та бетермәгәндер инде. Шулай да елмаеп кул чабып утырды үзе, - дип сөйләде Филүс Каһиров.
Соңыннан балалар җырчыга сораулар биргәннәр. Филүс үзе дә балаларны бик ярата икән.
Эльза ГАЗИЗОВА
чыганак:http://xn----7sbaabatrryck8dtb2d.xn--p1ai/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X