Заман сулышы

Фирдүс Тямаев: “Халык мине гадилегем өчен ярата”

Җыр, музыка, сәнгать дөньясына "атылган йолдыз" кебек "Язмыштан узмыш юк" җыры белән килеп кергән мишәр егетен бүген яшьләр дә, олылар да яратып тыңлый. Тыңламаслык та түгел бит! Һәр җырыннан гадилек, самимилек һәм тормышчанлык бөркелеп тора. Кайчандыр тамада булып эшләп йөргән Фирдүс Тямаев бүгенге көндә үз төркемен туплап, зур сәхнәгә күтәрелгән...

Җыр, музыка, сәнгать дөньясына "атылган йолдыз" кебек "Язмыштан узмыш юк" җыры белән килеп кергән мишәр егетен бүген яшьләр дә, олылар да яратып тыңлый. Тыңламаслык та түгел бит! Һәр җырыннан гадилек, самимилек һәм тормышчанлык бөркелеп тора. Кайчандыр тамада булып эшләп йөргән Фирдүс Тямаев бүгенге көндә үз төркемен туплап, зур сәхнәгә күтәрелгән автор-башкаручы.

- Фирдүс, җыр сәнгатенә ничек килеп кердең?
- Дөресен генә әйткәндә, җыр сәнгатенә кереп булмый. Әгәр дә ул әти-әниеңнән иңмәгән, ана сөте белән кермәгән булса, бу сәнгать төренә өйрәнеп булмый. Ул югарыдан, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән талант.
Белгәнегезчә, мин Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжының музыка бүлеген тәмамладым. Зур сәхнәгә аяк басарга бары 2010 елда гына насыйп булды. Автор-башкаручы буларак тамашачы игътибарына концерт тәкъдим иттем. Шуннан китте инде.
- Колледж тәмамлагач, укуыңны дәвам иттеңме соң?
- Әйе, егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз. Әтием мәрхүм, электрик иде. Аның сукмагыннан китеп, Мәскәүдә укыдым.
Әмма минем өчен иң көчле, тирән белем биргән, тормыш мәктәбе, зур тәҗрибә туплаган уку йорты ул - Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы. Татарстанда көчле, сәнгатьне югары дәрәҗәдә бирүче - нәкъ менә Лениногорск колледжы, дип саныйм. Мине сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләгәннәре өчен укытучы-мөгаллимәләр Фәридә Гыймаева, Рәмзия Галимова, Людмила Куршина, Динара Исламова, Фирүзә Мирзиянова, Фирдәвес Таҗиевага, ул вакыттагы директор Фәнис абый Йосыповка олы рәхмәтемне җиткерәм. Шунда укуым белән горурланам.
-Ничек уйлыйсың, халык сине ни өчен ярата?
- Гади булганым өчен дип уйлыйм. Чөнки җырчы булу өчен сәхнәгә менеп җырлау гына җитми. Халык белән эшли, аралаша белергә кирәк. Болай да авыр заманда халыкка эре, тәкәббер, диңгез кочагында клип төшерүче җырчылар кирәкми. Аңа халыкчан, гади кеше якынрак. Мин исә, үзегез беләсез, гади авыл малае, үзебезчә әйтсәк, калхузник.
- Төркемеңдә бөтенесе дә үзегезнекеләр, бугай...
- Әйе, чиста мишәрләр. Нурлатта талантлар күп бит. Бөтенесе дә халык арасыннан чыккан иҗат кешеләре. Җырчы үз төркемен җыя белүе белән аерылып торырга тиеш дип саныйм. Мәсәлән, "Мунча ташы" коллективында казанлылар юк бит. Безнең дә үз биючеләребез, талантларыбыз җитәрлек. Төркемдә 18 кеше. Шуның дүртесе - биюче, тагын дүртесесе - алып баручы, калганнары уен коралларында уйнаучылар һәм мин - автор-башкаручы.
- Техника ягы ничегрәк?
- Барысы да үзебезнеке. Аллага шөкер, "Газель" бар. Әле 1 миллион сумлык аппарат сатып алдык. Үз студиябездә җырлар язабыз. Хәзерге вакытта күп җырларыбызны ТНВ каналындагы "Музыкаль каймак" тапшыруында яңгыраталар.
- Диск чыгарырга, клип төшерергә дә өлгердең, ахрысы...
- Диск дип, бу үземне сынау иде. Хәзер концертта җырларымны тамашачы ничек кабул итүен беләсе килә һәм киләсе дискка халык мәхәббәтен яулаган җырларны гына кертергә исәп. "Сөйгән ярым" җырына үземнең авылда клип төшердем. Анда минем гаиләм катнашты. Аны шулай ук "Музыкаль каймак"та күрергә була.
- Фирдүс, синең үзеңә генә хас "изюминка"ң бар. Тик "йолдыз чире" кагылыр дип курыкмыйсыңмы?
- Алла сакласын, ул Ходай тарафыннан бирелгән олы кайгы. Андый булырга язмасын. "Йолдыз чире" йоктырган җырчыларны чын күңелемнән кызганам. Рухи яктан ярдәм итүче дуслар булганда, ул чир куркыныч түгел дип саныйм. Ә миндә андый дуслар бик күп. Бер-береңне аңлаучы, дуслык хисен кадерли, саклый белүче әйбәт дуслар бөтенесенә дә эләкми. Мин бу яктан бәхетле.
- Кайларда концерт куярга өлгердегез?
- Быел утызга якын шәһәрдә булдык. Лениногорск, Чаллы, Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Сарман, Базарлы Матак, Азнакайда тамашачы җылы кабул итте. Тик күңел һаман Лениногорскига тарта.
- Менә син, күңел кабат Лениногорск шәһәренә тарта дисең, нилектән икән ул?
- Лениногорск халкы башкалардан сәнгатьне яратуы, гадилеге белән аерылып тора. Ул нефтьле бай шәһәр булса да, аның халкы акча күреп бозылмады, эреләнмәде. Һаман да кунакчыл, ягымлы, миңа туганнарым кебек якын. Лениногорск икенче туган ягым кебек миңа.
- Бу юлы куелачак концерт турында да берничә сүз әйтеп үтсәң иде...
- Бездә ниндидер бер программа юк. Театральләштерелгән җыр-бию концерты, ягъни халык белән күңелле итеп ял итү булачак ул. Монда минем халык яратырга өлгергән җырларым, шул исәптән, яңалары, дәртле биюләр, уен-көлке урын алачак. Иҗатымны яратучы, хөрмәт итүчеләрне концертымда көтеп калам. Концерт 11 апрель көнне Мәдәният сараенда уза. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Белешмә:
Туган елы: 1983 ел, 3 февраль.
Туган урыны: Нурлат районы, Түбән Нурлат авылы.
Яраткан ризыгы: пилмән, мантый (чын күңелдән пешерелгән ризыктан баш тартмый).
Яраткан җырчылары: Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи.
Гаилә хәле: өйләнмәгән.

Теги: артист
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: