Заман сулышы

«Хәйдәрсез Хәйдәр белән яшим»

Сәнгать кешеләре янына барсам, аларның рухи байлыкларына сокланып кайтам. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева фатирына аяк басу белән аерым бер җылылык тойдым. Күпләргә сабырлык, тыйнаклык өлгесе булырлык җырчы белән сөйләшүебез аны балачак елларына алып кайтты. - Әтиебез тегермәндә тарттырып кайткан оннан бәрәңге, эремчек пәрәмәчләрен, көлчәләрне әни белән бергә пешерә идек....

Сәнгать кешеләре янына барсам, аларның рухи байлыкларына сокланып кайтам. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева фатирына аяк басу белән аерым бер җылылык тойдым. Күпләргә сабырлык, тыйнаклык өлгесе булырлык җырчы белән сөйләшүебез аны балачак елларына алып кайтты.


- Әтиебез тегермәндә тарттырып кайткан оннан бәрәңге, эремчек пәрәмәчләрен, көлчәләрне әни белән бергә пешерә идек. Мин камыр басарга яраттым. Без гаиләдә биш кыз үссәк тә, апаларым миннән күпкә олырак булганга, китә бардылар. Шуңа күрә кечкенәдән әнинең кул арасына керә башладым. Минем күп нәрсәгә өйрәнәсем килә иде. Әтием Габделкотдус оста гармунчы булганлыктан, аннан гармунда өйрәтүен күпме генә сорасам да: «Кызлар эше түгел ул», - дип өйрәтмәде. Ләкин соңыннан барыбер кубызда да, гармунда да уйнарга өйрәндем. Җырчы булуыма да әти башта каршы килде. Шуңа күрә Казан медицина училищесын тәмамладым. Мединститутка керергә йөргәндә, баянчы Рәис Сафиуллин минем язмышымны үзгәртеп куйды. Консерваториягә кереп бер ел укыгач кына әниләргә әйттем. Алар минем җырсыз яши алмавымны аңладылар.
Зөһрәнең уңганлыгын булачак каенатасы белән каенанасы кияүгә чыкканчы ук күрергә өлгерә. Бервакыт консерватория тулай торагында яшәгәндә Хәйдәрнең әти-әнисе кунакка килә. Шунда каушап калган Хәйдәр Зөһрә бүлмәсенә керә дә: «Әниләрне кайда кундырыйм, нәрсә ашатыйм икән, алар янында Нәфисә апа да бар», - ди. Шунда Зөһрә туганнарын йоклатырга урын табып, аларга токмачлы аш пешерә һәм башка ризыклар белән сыйлый. Нижгар өлкәсенең Чүмбәли авылына килен булып төшкәч, Зөһрәнең җитез генә вак итеп токмач кискәнен һәм зур ит бәлеше пешергәнен күреп, каенатасы белән каенанасы гына түгел, күршеләре дә гаҗәпләнә.
Консерваториядә укыган елларында Зөһрә унбишенче хастаханәдә балалар хирургиясе бүлегендә эшли. Хәйдәр белән алар Зөһрәнең туган ягы Сарман районы Иске Дөреш авылына кайтып язылышалар. Авыл халкының көн дә үзләрен кунакка йөртүләренә, көн дә сыйлауларына Хәйдәр дә аптырый. Андагы кешеләр белән аралашырга ярата торган була. Соңыннан ул: «Сезнең як халкы кебек әйбәт халык бүтән бер җирдә дә юк, Алар бит сүзне әйткәнче, бу сүзем белән кешене рәнҗетмәмме икән, дип уйлый», - дип тикмәгә әйтмәгәндер. Танылган яшь җырчылар, авылга кайткач, бергәләп көтү көтәргә яраталар. Бервакыт Казаннан Сарманга телевидение хезмәткәрләре килгән була. Шул чакта райкомнан аларның мал көтүләрен төшерергә киләчәкләрен хәбәр итәләр. Ул көнне Хәйдәр белән Зөһрәдән караңгы төшкәнче көтү көттерәләр.
Хәйдәрнең студент елларында ук кан басымыннан җәфалануын Зөһрәдән беренче мәртәбә ишеттем. Аңа беренче медицина ярдәмен еш күрсәтергә туры килә. Хәйдәрнең бу авыруы көчәйгәннән-көчәя бара. Казан табиблары юлламасы белән Мәскәүгә эндокринология институтына тикшеренергә баргач, анда бихисап чират була. Җырчыга урнашырга үзенең остазы Нияз Даутов ярдәм итә. Мәскәүдә аңа катлаулы операция ясыйлар. Зөһрәсе аның яныннан бер генә минутка да китми. Авыруын җырчы эштә дә, әти-әнисенә дә озак кына белгертми. Үзе турында «сырхау» дип әйтүләрен теләми. Зөһрәгә дә серне сакларга куша. «Сакладым мин аны. Серен дә, үзен дә сакладым. Бер әйбер дә күтәртмәдем. Исән калса, өч корбан чалдырыр идем, дип нәзер әйттем. Шулай эшләдем дә. Аллага шөкер, ул шуннан соң аякка басты һәм халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт итте. Шулай да гомере кыска булды», - ди Зөһрә ханым.
Халкыбызның яраткан җырчысы Хәйдәр Бигичевның безнең арадан китүенә дә унөч ел вакыт үткән. Бу фатирда ул дүрт ел гына яшәп калган. Биредә һәр нәрсә аны хәтерләтә. Аш-су бүлмәсендә берничә Коръән сүрәсе язылган тәлинкә Хәйдәр элеп куйган килеш саклана. Пианинога да һәр көнне аның куллары кагылгандыр. Әнә диңгездәге давылны сурәтләгән Хәйдәр яраткан шомлы картина. Аны алып кайткач, Зөһрәнең, бигрәк тынычсыз, дигәненә каршы ул: «Әнә кояш чыгып килә бит», - дип куя. Тамашачылар бүләк иткән картиналарны, бүләкләрне дә Зөһрә кадерләп саклый. Шкафта тезелгән бер үк төрле балалар уенчыклары да гаҗәп тоелды. «Хәйдәр бала сыман иде бит ул. Уенчыкларны өчәрне алып кайта да: «Монысы син, монысы мин, монысы Айрат», - ди торган иде. Шуңа күрә күп җыелды алар». Шкатулкага Хәйдәр җыйган вак акчалар да шул килеш тора. Мәскәүдә тамашачы аларга бүләк иткән пар сандугачка да дисбе кидереп куйган җырчы. Шулар кебек бергә булырга язсын, дигәндер. Аларның укырга яратулары да киштәдәге китаплардан күренеп тора. Зөһрә иренең киемнәрен дә пөхтәләп саклый. Хәйдәрнең спектакльдә киеп җырлаган кайбер костюмнарын Нижгар якларындагы «Мәдәнә» мәчете музеена да илткән.
Зөһрә соңгы өч ел гомерен Хәйдәр турында китап чыгаруга багышлады. Куйган хезмәте нәтиҗәсендә Хәйдәрнең үзе кебек затлы, чын дөреслекне яктырткан китап дөнья күрүенә куана ул. Зөһрәгә: «Үз дискларыңны кайчан чыгарырга уйлыйсың?» - дигән сорауны бирмичә кала алмадым. «Әле мин исән бит. Шуңа күрә Хәйдәремнең җырларын чыгаруны үз бурычым итеп саныйм. Тугыз төрле аудиодиск дөнья күрде инде», - ди ул. Соңгы вакытта Зөһрәнең үзе язган көйләре дә дистәгә җыелган.
Хәйдәр электән үк башкалардан аерылып торырга яратмаган. Аларның өч сутый мәйданы булган бакчасы да завод эшчеләре яныннан алынган. «Мине шул бакча һавасы терелтте», - ди Зөһрә. Ул киләчәктә оныкларының авыл тормышын аңлап яшәүләрен тели. Бүген ул килене белән улына оныгын тәрбияләргә булыша.
Зөһрә дусларына, туганнарына якын киңәшче дә әле. Үзе консерваториядә укыткан студентлары да аңа хөрмәт белән карый. Җырчы белән сөйләшеп утыра торгач, караңгы төшкәне дә сизелми калган. Яхшы күңелле кешедән тиз генә аерыласы килми шул. Фатирларыннан киткәндә: «Менә шулай, Хәйдәрсез Хәйдәр белән яшим», - дип озатып калды Зөһрә. Билгеле инде, Хәйдәрнең дискларын да бүләк итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: