Заман сулышы

Ил терәге – ир-егеттә, Ил горурлыгы – шәхестә

Татар, рус телләрендә чыккан шигырь, проза, пьесалар, либреттоларны үз эченә алган 35 китап авторы, "Татар поэзиясе антологиясе"н төзүче якташыбыз "Татарстанның халык язучысы" Гәрәй Рәхимгә 70 яшь тулу уңаеннан, шәһәребезгә Казаннан мәртәбәле кунаклар килде. Болар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм мәгариф, милли мәсьәләләр...

Татар, рус телләрендә чыккан шигырь, проза, пьесалар, либреттоларны үз эченә алган 35 китап авторы, "Татар поэзиясе антологиясе"н төзүче якташыбыз "Татарстанның халык язучысы" Гәрәй Рәхимгә 70 яшь тулу уңаеннан, шәһәребезгә Казаннан мәртәбәле кунаклар килде. Болар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Язучыларының Чаллы берлеге җитәкчесе, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов, Гәрәй Рәхимнең тормыш иптәше Диләрә Родионова, малайлары Кубрат Родионов. Түгәрәк юбилей уңаеннан, Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар шәһәребезнең берничә социаль өлкә объектларына сәяхәт ясады.


Лениногорск районы белән танышу 11 нче гимназиядән башланды. Аларны Мәгариф идарәсенең информацион-методик үзәге белгече Алия Вилданова, гимназия директоры Тәслимә Халикова, ветеран укытучы Галия Рәхимова ишек янында каршы алып, актлар залына озата бардылар. Юбилей уңаеннан әзерләнгән кичә әнә шулай башланып китте.

- Лениногорск төбәге зыялы шәхесләргә бик бай. Шундый мәртәбәле кешеләрнең берсе - бүген бездә кунакта. Татарстанның халык язучысы Гәрәй ага Рәхимнең, иҗатташ дуслары белән юбилеен безнең районда үткәрүе - безнең өчен зур шатлык, - дип ачып җибәрде кичәне Алия Илгизовна.

Кунакларга "Сәйлән" вокаль ансамбле, "Айсылу" драмтүгәрәге, "Дуслык" бию ансамбле белән берлектә, гимназиянең нәфис сүз осталары концерт куйды.

Укучыларның ялкынлы чыгышын караганнан соң, юбиляр белән якыннан таныштыру өчен сүз Илфак Ибраһимовка бирелде.

- Быел - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елы. Бу уңайдан Г.Тукайга багышланган төрле чаралар үтте. Аеруча Төркиядә зурлап үткәрделәр. Анкарада, Мәскәүдә Г.Тукайга һәйкәл куелды. Якын көннәрдә Уфа һәм Чаллы шәһәрендә һәйкәл ачылачак. Шундый бәрәкәтле елда без, язучылар, үткән эшләргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Нәкъ менә Г.Тукай елында ике зур шагыйрьгә "Татарстанның халык язучысы" дигән исем бирелү барлык бүләкләрдән дә зуррак һәм өстенрәк. Аның берсе Разил Вәлиевкә, икенчесе - сезнең якташыгыз Федотовка авылыннан Григорий Родионовка бирелде, - диде Илфак Ибраһимов.

Очрашуны дәвам итеп, юбиляр үзенең шигырьләрен укып, мактаулы исемнең юкка гына бирелмәвен тагын бер кат раслады. Кунаклар визиты шуның белән төгәлләнде. Гәрәй Рәхим укучылар һәм мөгаллимәләр белән истәлеккә фотога төшәргә дә онытмады.

Кунаклар юл тоткан икенче объект - 12 нче лицей иде. Монда иҗат кешеләрен татар халкының милли ризыгы - бавырсак белән каршы алдылар. Юбилейга якташыбыз Таһир Шәмсуаров, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулланың да килүе нур өстенә нур булды. 12 нче лицей фольклор ансамбле кунакларны сәламләп татар теле укытучысы Нина Федорова (тумышы белән Федотовка авылыннан) җитәкчелегендәге "Кәтүк әбидә кунакта" тамашасын гәүдәләндерде. Укучылар керәшенчә такмаклар әйтеп, Гәрәй Рәхимнең шигырьләрен укыды. Автор сүзләренә язылган җырларны, фольклор әсәрләрен дәртле биюләр алмаштырды. Казан кунакларын гаҗәпкә калдырганы - шагыйрьнең милләтенә хөрмәт йөзеннән, керәшен халкының тормышын зур тырышлык белән сурәтләүләре булгандыр. Ачык төстәге керәшен милли киеме, музейларда экспонат буларак сакланып калган чабата, сәхнә бизәлеше кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Федотовка авылының элеккеге исеме "Аланлык" булуы турында да әйтергә онытмады алар.

- "Язучыны аңлыйсың, беләсең килсә, аның туган ягына барып кара", дигән бөек немец язучысы Гете. Чыннан да, Гәрәй Рәхимнең иҗатында ни өчен туган авылы, халкы күбрәк урын алуын хәзер аңлыйм инде. Керәшен халкы гореф-гадәтләрен югалтмаган, матурлыкны күрә, тоя белгән авылда туып-үсеп шагыйрь булмый калу мөмкин түгел.

Әдәбиятның төп максаты - кеше тәрбияләү. Ә иҗатташым Гәрәй Рәхимнең иҗаты кешедә матурлык, эстетик зәвык, патриотизм тәрбияли, - диде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әдипнең иҗатына бәя биреп.

Бәйрәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дәвам итте. Монда алар китапханә эшчәнлеге белән танышты. Милли бүлек хезмәткәрләре әзерләгән библиография Гәрәй Рәхимгә көтелмәгән зур бүләк булды. Ул әдипнең басылып чыккан китаплар исемлеген, ягъни библиографик белешмәне үз эченә алган иде. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, якташыбыз үз китапханәсендәге китапларны бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Гөргери юбилееның төп өлеше - кичен Мәдәният сараенда узды. Монда күпсанлы кунаклар, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, әдипнең дуслары, якташлары, авылдашлары, гомумән, әдәбият сөюче иҗат кешеләре җыелган иде.

Шагыйрь белән тулырак танышу йөзеннән Федотовка авылы күренеше экранлаштырылды.

Дулкынландыргыч мизгел... Ниһаять, төбәгебезнең олы дәрәҗә һәм мактаулы исемгә лаек булган бердәнбер шагыйре горур адымнар белән сәхнәгә чыкты. Залда утыручылар аны алкышларга күмде.

Юбилей булгач, котлауларсыз булмый инде. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов тәбрикләү сүзләрен җиткереп, шагыйрьгә каләм бүләк итеп, иҗат чишмәсенең саекмавын теләде.

Иҗатына бер сүз белән генә бәя биреп булмый Гәрәй Рәхимнең. Аның чишмә башы - Шамил Бикчурин җитәкләгән "Чишмә" иҗат берләшмәсендә каләм ныгытудан, "Язгы җыр" исемле шигыренең "Ильич вәсыятьләре"ндә басылып чыгудан башланып китә. Бу турыда автор үзе болай диде:

- Әле дә хәтеремдә "Чишмә" берләшмәсенә беренче тапкыр Шамил Бикчурин чакыруы белән 1959 елда килдем. Килдем, диюем үзе бер кызык вакыйга. Авылдан чаңгыда Шөгергә, аннан битум ташучы машинага утырып шәһәргә барып җиттем. "Чишмә" белән беренче очрашу әнә шулай истә калган, - дип бүлеште үсмер чак хатирәләрен Татарстанның халык язучысы. Әйе, "Чишмә" әдәби берләшмәсе суын эчеп канат чыгарган егет бүгенге көндә бөркет булып җитлеккән олы шәхес, әдәбиятчы, шагыйрь.

Әдипнең 70 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсендә дуслары, иҗатташлары, авылдашлары тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясап, һәрберсе автор иҗатына бәя бирде, иҗатта уңышлар теләде. 11 нче гимназия укучыларының, Гөлгенә Әхмәтова, Ләйсән Әһлиуллина, авылдашлары Маргарита Степанова, Людмила Аланлы, Люция Ильина җитәкчелегендәге коллектив, авыл башлыгы башкарган җыр-биюләр юбилей кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде. Шагыйрьнең "Усал малай", "Кил син сөю бакчасына", "Туган як имәннәренә", "Көзне патша итеп куйганнар" шигырьләрен укучылар зур осталык белән укыды. "Ядкарь" вокаль ансамбле, Федотовка авылы коллективы җиткергән тәбрикләү сүзләре, җыр-бию, котлаулар шәхеснең үзе сөйләгән уен-көлкеләре, тормышының истәлекле хатирәләре, җыр башкаруы белән үрелеп барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: