Заман сулышы

Илмир СӘХАБЕТДИНОВ: «Йолдыз чире» авыл малайларына хас түгел»

Әңгәмәдәш: Люция ГАБИТОВА Авыл баласы табигатьнең бар матурлыгын күреп, авыл «сулышын» тоеп, җиләкле урманнары, мул уңышлы басу-кырлары, иңрәп яткан тугайлары белән хозурланып үсә. Шуңа аның сәләте дә арта, диләр. Бу сүзләр нәкъ менә Сарабиккол авылы егете Илмир Сәхабетдинов турында булса кирәк. -Илмир, җырга-моңга сәләт сиңа кемнән бирелгән? -Безнең гаиләдә бөтенесе...

Әңгәмәдәш: Люция ГАБИТОВА

Авыл баласы табигатьнең бар матурлыгын күреп, авыл «сулышын» тоеп, җиләкле урманнары, мул уңышлы басу-кырлары, иңрәп яткан тугайлары белән хозурланып үсә. Шуңа аның сәләте дә арта, диләр. Бу сүзләр нәкъ менә Сарабиккол авылы егете Илмир Сәхабетдинов турында булса кирәк.
-Илмир, җырга-моңга сәләт сиңа кемнән бирелгән?
-Безнең гаиләдә бөтенесе дә җырлый. Әнинең әтисе Минзөфәр бабам өздереп тальянда уйный иде. Шулай ук әниемнең тавышы да моңлы. Туганнарыбыз арасында да күпчелеге җыр-моңга хирыс кешеләр. Якын туганыбыз Зиннур абый Хафиз үзе шигырьләр, көйләр яза.
-Сәхнә тормышы белән кайчаннан бирле таныш?
-Әнием сөйләвенчә, сәхнәгә мине 3 яшьтән чыгарганнар. Җырларга яратуымны белгәч, әти-әни һәм апа, бу малай җырчы булыр инде дип, авыл клубында, соңрак мәктәптә үткәрелгән һәр бәйрәм концертында катнаштырырга тырышкан. Өйдәгеләр әйтүенчә, беренчесендә үк каушамыйча җырлаганмын.
Үземне белә башлаганнан бирле, авылда үткән һәр смотрда, концертларда катнашам.
Зур сәхнәгә 2008 елда чыктым. Әле дә хәтеремдә: «Лениногорск йолдызчыгы» конкурсында авылдашым Айгөл Хәкимова белән «Абый-сеңел» җырын башкарып, «Вокал-дуэт» номинациясендә I урын алдык. Шунда ничек шатланганны күрсәгез иде! Шуннан башланды инде. «Сандугач керде күңелгә» кебек бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирештем. 2009 елда Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжына (ул вакытта училище дип йөртелә иде) баян бүлегенә укырга кердем. Бүгенге көндә IV курста укыйм.
-Алга таба нинди планнар? Укуыңны дәвам итәргә җыенасыңмы?
-Әлбәттә, дәвам итәчәкмен. Алла теләсә, Казан шәһәрендә музыка буенча уку йортын тәмамлап, авылга кайтырга исәп. Минемчә, авылда туып үскән кеше үз авылында калырга тиештер. Туган якка кайтып, халкыбыз моңнарын халык күңеленә салу уе белән йөрим әле. Планнар да зурдан. Татар халык моңнарын чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбызга да җиткерәсем килә.
-Казан сәхнәләренә менеп, зур җырчы булгач, «йолдыз чире» кагылыр, дип курыкмыйсыңмы?
-Юк. Мондый сыйфат авыл малайларына хас түгел, дип уйлыйм. Йолдыз «җене» кагылырга булса, әллә кайчан эләккән булыр иде. Мин бит сәхнәдә беренче генә көн түгел. Безнең дини, әхлакый, рухи тәрбия ул чирдән өстенрәк, дип саныйм.
-Илмир, репертуарыңда күпчелек мәхәббәт җырлары. Чын ярату барлыгына ышанасыңмы?
-Мәхәббәт булган, бар һәм булачак. Чын сөю булмаса, мәхәббәт җырлары тумас иде, дип уйлыйм.
-Яратып йөргән кызың бармы соң?
-Бар.
- Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?
-Әлегә юк. Бераз иртәрәк, дип саныйм. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Әле агач утыртмадым бит (көлә).
-Үзең нинди җырларга өстенлек бирәсең?
-Мин күбрәк халык көйләрен тыңларга яратам. Өйдә, эш эшләгәндә, көтү көткәндә гел җырлап йөрим. Гармунда уйнарга өйрәнгәннән бирле, өйдә гармун кылларын чиертәм. Аның моңын ишетеп кергән әни яисә әби миңа кушылып җырлый.
-Быел репертуарыңны нинди җырлар белән баеттың?
-Быел без концерт программасын Зиннур абый белән бергәләп оештырырга булдык. Ул миңа шигырьләр язды. Аннан башкорт көйләрен алып, шигырьләрне шул көйгә салып карадык. Миңа калса, бик матур килеп чыгарга охшаган. Халык ничек кабул итәр, яратырмы, әлегә әйтә алмыйм. Мәхәббәт җырларыннан тыш, әти-әниләр, тормыш турындагы җырларны кертергә булдык. Рөстәм Закиров башкаруындагы «Күңелең сынмасын» җыры белән «Йолдызлык» («Созвездие») конкурсында катнашырга җыенам. Фатихасыз эш уңыш китерми, дия әбием. Шуңа күрә, гастрольләргәме, конкурскамы, кая гына барсам да, иң элек, әти-әнинең һәм әбинең хәер-фатихасын алам.
-Театрда да катнашасың, бугай...
-Әйе. Мәдинә апа Сафиуллина җитәкчелегендә без «Кызлар капкыны» дигән спектакль куйдык. Аның белән авылларда, Әлмәттә, хәтта Ижау шәһәрендә дә булырга туры килде. Һәркайда безне тамашачы яратып, көчле алкышларга күмеп каршы алды һәм тагын килегез, дип озатып калды.
-Илмир ничек уйлыйсың, тормыш яме нәрсәдә?
-Музыкада, дип саныйм. Чөнки кеше авыр вакытларында да, шатлыгы ташып торганда да җыр белән юана. Кешеләр концертларга ни өчен киләләр? Кырык эшен кырык якка ташлап, ул ниндидер җырчыны, аның нәрсә кигәнен күрер өчен түгел, бераз гына булса да, дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, ял итәр өчен килә. Шуңа тирән мәгънәле, эчтәлекле җырларны, аеруча халык көйләрен халык күңеленә, йөрәгенә үтеп керерлек итеп сала белергә кирәк, дип саныйм. Концерттан соң халык уч төбе кызарганчы кул чаба икән, димәк, син моны башкарып чыга алгансың дигән сүз.
-Иртәгә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Ә син Ватан алдындагы бурычыңны үтәргә әзерме һәм, гомумән, армиягә барырга кирәк дип саныйсыңмы?
-Әлбәттә, һәр ир-егет ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш кенә түгел, ул аның бурычы. Элек патша вакытында 25 ел хезмәт иткәннәр әле. Хәзер бер ел гына. Шулай булгач, армиядән качып калуны хурлыкка саныйм. Исәнлек булсын, исән-имин ир-егет өчен хәрби хезмәт - ул физик һәм рухи яктан сыналу имтиханы гына. Хәрби комиссариатта мине, җырлап йөрүемне белгәч, дирижер итеп хәрби оркестр бүлегенә яздылар. Әлегә повестка юк.
Кумиры: юк
Яраткан җырчысы: Илһам Шакиров
Яраткан җырлары: «Ак калфак», «Идел буе каеннары»
Яраткан ризыгы: кабак бәлеше, өчпочмак
Хыялы: җырчы буларак, үз төркемен булдыру.

Теги: Ильмир
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: