Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илүсә НӘБИУЛЛИНА: «Әдәбиятны үстерү һәм телне саклау – төп бурычыбыз»

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә халык язучысы Гариф Ахунов һәм Әдип ага Маликов нигез салган. Төрле елларда аны Гариф Ахунов, Тукай бүләге иясе Равил Фәйзуллин, язучы Әхәт Гаффар, фронтовик язучы Әдип Маликов, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин, шагыйрь Нур Әхмәди, язучы Зөфәр Дәүләтов, драматург Данил Салихов җитәкли. 2010 елның декабрь...

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә халык язучысы Гариф Ахунов һәм Әдип ага Маликов нигез салган. Төрле елларда аны Гариф Ахунов, Тукай бүләге иясе Равил Фәйзуллин, язучы Әхәт Гаффар, фронтовик язучы Әдип Маликов, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин, шагыйрь Нур Әхмәди, язучы Зөфәр Дәүләтов, драматург Данил Салихов җитәкли. 2010 елның декабрь аеннан Әлмәт язучылар бүлегенең җитәкчесе итеп Илүсә Салих кызы Нәбиуллина билгеләнде. Игьтибарыгызга Илүсә ханым белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Әлмәт язучылар бүлеге ул бит әле Әлмәт кенә түгел, ялгышмасам, сезгә ун район карый, бугай.
- Дөрес, Әлмәт бүлегенә 10 район карый: Әлмәт, Сарман, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чирмешән, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Мөслим.
Аларның һәрберсендә иҗади түгәрәкләр, әдәби берләшмәләр эшли. Әлмәттә «Кызыл каурыйлар» (җитәкчесе - Миңзифа Әхмәтшина), Лениногорскида «Чишмә»(Рәсим Хәбибулла), Мөслимдә «Зөлфәт» клубы (Лилия Садриева), Сарманда «Сарман таңнары», Азнакайда «Гөлстан» (Резедә Шәрипова), Бөгелмәдә «Моңсар» (Флера Шәрипова), Баулыда «Наҗагай» (Рәмзия Моратова), Җәлилдә «Җәлил чаткылары»(Илдус Мәрданшин). Ике корылтай арасындагы зур эшләрнең берсе итеп, әнә шул иҗади берләшмәләр белән элемтәгә керү, аларның эшләре белән даими танышып, кулдан килгән кадәр ярдәм итеп торуны саныйм. Әлеге берләшмәләргә йөрүчеләрнең соңгы дүрт елда гына да берничә дистә китабы чыкты. Алар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, югары уку йортларында даими очрашуларда булып, әдәби- тәрбияви эш алып баралар.
Әлмәт нефть институтында каләмдәшебез Миңзифа Әхмәтшина җитәкчелегендә «Әдәби кунакханә» эшләп килә. Каләм тибрәтүче студентларның язмалары район, шәһәр, республика матбугатында даими басыла. Институт кысаларында студентларның иҗат җимешләреннән торган «Кладовые поэзии» дип аталган өч җыентык нәшер ителде.
Әлмәт язучылар бүлеге бүгенге көндә очрашуларга йөреп, китап чыгарып кына калмый. Без төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә, әдәби мәҗлесләрдә җыелышып, фикер алышабыз, бер-беребезнең язмаларын тикшерәбез, төзәтәбез, туган көннәрне матур итеп билгеләп үтәбез.
2011 елны «Бәрәкәт» кафесында каршы алып, башлап җибәрдек. Өлкәннәр көнен, «Туган тел» бәйрәмен, 23 февраль, 8 Март, 26 апрель - Тукай көнен «Ассоль» кафесында билгеләп уздык.
Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең әһәмиятле эшләренең тагын берсе - балалар әдәбияты ункөнлеген уздыру булды. Әлмәткә кунакка килгән «Ялкын» журналы хезмәткәрләре белән очрашу ике көн дәвам итте. Шул вакыт эчендә Казан кунаклары һәм Әлмәт әдипләре җиде урында мәктәп балалары, мөмкинлекләре чикләнгән булса да матур итеп иҗат белән шөгыльләнүчеләр, студентлар белән очрашты.
Әлмәт төбәге Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шәүкәт ага Галиевнең: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» - дигән канатлы сүзләрен гел исендә тотып яши һәм эшли. Вафат булган язучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча даими эш алып барыла. Каберләренә чәчәкләр кую, гаиләләренә барып хәлләрен белү һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әлмәттә Р.Фәхреддин, Г.Афзал, Р.Төхфәтуллин, И.Зарипов, Ү.Саттаров, Л.Гыйльми, Ю.Әминов, С.Сөләйманова, С.Кальметов, Ш.Бикчурин исемендәге урамнар бар.
Әлмәт язучылар бүлегенә нәтиҗәле эшләү өчен җирле хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә булу сорала. Форсаттан файдаланып, Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Лениногорск, Сарман районы башлыкларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Төрле төбәкләрдә, төрле шәһәр-авылларда яшәсәк тә, безне Язучылар берлеге берләштерә. Ә Татарстан Язучылар берлеге - ул безнең мәсләк берлегебез. Халыкка хезмәт, әдәбиятыбызны үстерү һәм туган телебезне саклау мәсләгебез берлеге.
Язучы өчен, татар язучысы өчен болардан да изге һәм игелекле бурыч юк.
- Адәм баласын сынап карыйсың килсә, аңа байлык һәм тәхет биреп кара, дигән әйтем бар. Сез моның белән килешәсезме? Бу әйтем сезгә кагыламы, ягъни эш урыны кешене үзгәртәме?
- Җәмәгать оешмасы булган язучылар бүлеге - ул тәхет түгел. Ул - зур җаваплылык сорый торган вазифа, авыр йөк.
Клара апа Булатова әйтә торган бик матур сүзләр бар: «Тәхетлеләр - бәхетледер, ләкин бәхетләре - вакытлыдыр». Мин бу әйтемне бик яратам, тормышта еш кулланам. Тәхет вә байлык белән бозылган, кайдан чыкканнарын оныткан бик күп кешеләрне беләм. Ләкин аларга бары тик Аллаһы Тәгалә генә хөкемдар.
Зур хезмәт хакы, тагын әллә нинди өстенлекләре булган урында утырсам нишләр идем, анысын әйтә алмый. Мин дә бит фәрештә түгел, адәм баласы гына. Шунысын ачык итеп әйтә алам: дусларыңның кемлеген, таныш-белешләреңнең сиңа мөнәсәбәтен акчасы булмаган менә шушындый кечкенә генә «тәхеткә» утырып та белеп була икән
- Җитәкчелек эше иҗатка комачаулык китерәме?
- Китерә икән. Язучылар бүлегенә җитәкче итеп куелгач, баштагы вакытта бик авыр булды. Иҗат итеп, газет-журналларга язып булмады. Гомумән, язуымны туктаткан идем. Клара апа: "Бала, кешене иҗат белән хезмәт кенә дәвалый", - дигәч, хәзер көн саен берничә җөмлә генә булса да язарга тырышам. Соңгы вакытларда газет-журналларда да хикәяләрем басыла башлады. Аларны укып, мактап шалтыратулар да булгач, күңелем күтәрелеп китте, язарга, укучыларымның ышанычын акларга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ђдђбият