Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илсөя Бәдретдинова Булат Бәйрәмовны «тешлим» дип куркыткан

Күптән түгел тормыш иптәше һәм продюсеры Илфак Шиһапов белән аерылышканнан соң, татар эстрадасының иң чая мишәр җырчысы Илсөя Бәдретдинова тагын да ябыгып, сылуланып калды. Тышкы кыяфәте белән бергә, җырчы ханымның эчке дөньясы да үзгәрешләр кичерә: ул тешләшә (!) башлаган. Шундый "корбан"нарның берсе Булат Бәйрәмов Илсөядән чак кына качып котылган… Җырчы...

Күптән түгел тормыш иптәше һәм продюсеры Илфак Шиһапов белән аерылышканнан соң, татар эстрадасының иң чая мишәр җырчысы Илсөя Бәдретдинова тагын да ябыгып, сылуланып калды. Тышкы кыяфәте белән бергә, җырчы ханымның эчке дөньясы да үзгәрешләр кичерә: ул тешләшә (!) башлаган. Шундый "корбан"нарның берсе Булат Бәйрәмов Илсөядән чак кына качып котылган…

Җырчы күптән түгел Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашкан һәм анда алып баручыны тешли язган. "Тапшыруның башыннан ук әйтеп куйдым: мин җиңмәсәм - тешлим дидем", - диде ул кичә журналистлар белән очрашу барышында.

Булат сүзләренчә, мондый хәлләр тапшыруда еш була икән һәм нечкә күңелле иҗат кешеләреннән үпкә сүзләре дә ишетергә туры килгән аңа.

"Әгәр тапшыруда катнашучылар берсе җиңсә, ә икенчесе җиңелсә, бу шунда ук аларның йөзләренә чыга. Тапшыруны төшергәндә алар моны сиздермәскә тырыша, тик төшерү процессы тәмамланганнан соң шунда ук фикерләрен җиткерә",-ди берничә ел инде танылган кешеләрнең пешерү осталыгын тикшерүче Булат Бәйрәмов.

Чыганак:http://tatar-today.ru/2016/03/3411/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев