Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла

"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" ширкәте тагын бер зур чара - TMTV телеканалының ("барс"ларның үз каналы) "Биеклек" премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе - иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар. "Татар җыры"нда җырчылар алдан билгеле булса, телеканал премиясендә бу сәхнәдә генә хәл ителә. Җиңүчеләр 45...

"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" ширкәте тагын бер зур чара - TMTV телеканалының ("барс"ларның үз каналы) "Биеклек" премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе - иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар.


"Татар җыры"нда җырчылар алдан билгеле булса, телеканал премиясендә бу сәхнәдә генә хәл ителә. Җиңүчеләр 45 номинациядә ачыклана. Шуңа күрә бәйрәмгә барлык номинацияләрдә катнашучы 150ләп җырчы чакырулы. Тамаша, ким дигәндә, дүрт сәгатькә сузылачак.

Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла, журналистларга ул өчесен ("Иң яхшы җырчы", "Иң яхшы җыр", "Иң оригиналь тема") атый алды, ә дүртенчесе исенә төшмәде.
- "Иң яхшы җыр", "Иң яхшы җырчы" номинацияләрендә үтәрмен, дип уйламыйм. Адекват хатын буларак, миннән яхшырак җырчылар барлыгын беләм. "Иң оригиналь тема"га туры киләмдер. Ант итеп әйтәм, җиңеп чыгаммы-юкмы - белмим. Оештыручылар үзләре хәл итә, - дип җавап бирде ул. Юкса, матбугат конференциясе башында Илсөя оештыручыларның чарага мәш килеп әзерләнгәнен һәм аңа көне-төне шалтыратканнарын әйтте. Җиңәсе булмаса, шалтыратып ятмаслар иде бит.

"Татар җыры"нда артистларны алтын тунлы, бриллиант күзле барс сыннары белән сөендерәләр. "Биеклек"тә бриллиант булмый - җиңүчеләр алты очлы бәллүр сынга ия була.

Чыганак: http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев