Заман сулышы

Җиткерә җылы сүзен

Чиртеп йөрәгемнең Моңлы кылларына, Киләчәккә үтеп барышым... Яндыр утларыңда, Сына суларыңда, Җырым синнән көчле, язмышым! Әнә шулай дип шагыйрь Наил Гыйләҗев кенә яза ала. Әйе, аның иҗаты көчле, шигырьләре йөрәк түреннән ургып чыга. Моның шулай икәнлегенә шагыйрьнең яңа гына табадан төшкән "Шигырьләр һәм хикәяләр" китабын укып чыкканнан соң тагын бер...

Чиртеп йөрәгемнең
Моңлы кылларына,
Киләчәккә үтеп барышым...
Яндыр утларыңда,
Сына суларыңда,
Җырым синнән көчле, язмышым!

Әнә шулай дип шагыйрь Наил Гыйләҗев кенә яза ала. Әйе, аның иҗаты көчле, шигырьләре йөрәк түреннән ургып чыга. Моның шулай икәнлегенә шагыйрьнең яңа гына табадан төшкән "Шигырьләр һәм хикәяләр" китабын укып чыкканнан соң тагын бер кат инанасың.
Әлеге китап җиде бүлектән тора. Биредә еллар узгач та алып укыган саен һаман да укыйсы килгән, үз актуальлеген югалтмаган шигъри тәлгәшләр, дисбе сыман, тезелеп киткән. Монда туган якка мәхәббәт хисләре аерым урын алган:
Туган як газиз бик,
Изге ул, назлы, дип,
Җир пышылдый аяк басканда

дип яза ул "Сагынып кайттым" шигырендә. Кайсы шагыйрь генә туган як, мәхәббәт темаларын читләтеп үтәр икән? Наил абый да йөрәгендә "сүнмәс мәхәббәт йөртүче". Хисләре ак кәгазьдәй керсез, тапсыз.
Саф күңелле, олы җанлы сөйгәнем барда,
Сөю җырын өзә алмас, кышның түгел,
Хәтта гүрнең салкыны!
Әйе, шигырьләре үзеннән-үзе җырлап тора. Юкка гына композитор Каюм Шәрәфов тарафыннан ике дистәгә якын көй язылмагандыр.
Китапта 2001 елның 29 сентябрендә "Чишмә" иҗат берләшмәсенең утырыш беркетмәсеннән өзек китерелүе шулай ук укучыга кызыклы булыр дип уйлыйм. Шунда Рәшит Шиһапов бик үтемле сүзләр әйтеп калдырган: "Наил традицион шигырь белән ирекле шигырь арасында булган үз юлын эзли, үз алымын табарга тырыша. Шуңа күрә бу яңалыкны күрә һәм аңлый белергә кирәк. Форма яңалыгы, эчтәлеге буенча аның иҗаты заман белән бергә атлый. Шигырьләренә салган фикерләре белән ул замананың үзен алга этәрә сыман".
Шагыйрьне бүгенге җәмгыятьнең тигез юлдан бармавы, аның кытыршылы яклары да борчый. "Ай-һай, өйрәнделәр" шигырендә менә нәрсә, ди:
Ә түрәләр?! Нәрсә түрәләр?!
Безне ахмак санап көләләр.
Җыелышып сүз боткасы пешерәләр,
Сине, мине талый беләләр.

"Аларга сүз хәрәм" шигырендә дә үз сүзен үтемле итеп әйтә белгән.
Биредә шигырьләрдән тыш "Кешене язмыш сыный" дигән повесть урын алган. Укучы Нәзир исемле герой белән сынауларда сыналып, бәхетсезлекләренә көенеп, тормыш дигән казанда бергә кайный.


Реклама

Ә шаян хикәяләре, әйтсә берәгәйле итеп әйтә белгән афоризмнары шулай ук укучы күңеленә якын килер, беразга тормышта булган авырлыкларны онытып торырга ярдәм итәр. Гомумән, беркем дә әлеге китапка битараф кала алмас, барысы да бер тында укып чыга торган әсәрләр тупланган.

Җыентык Яр Чаллы шәһәрендәге нәшрият йортында 1 мең данәдә басылган.

Теги: Китап
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: