Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Карагай авылында яңа клуб ачылды (фотолар)

Кичә Урдалы авылы җирлегенә караган Карагай авылында яңа клуб бинасы ачылу тантанасы булып узды. Иртәдән үк Карагай авылының яше-карты, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары бәйрәм буласы урынга җыелдылар. Бәйрәмне район башлыгы Рәгать Хөсәенов башлап җибәреп, авыл халкын куанычлы көннәре белән котлады. 100 дән артык кеше яшәгән авылга клубның кирәклеген ассызыклады."Карагай...

Кичә Урдалы авылы җирлегенә караган Карагай авылында яңа клуб бинасы ачылу тантанасы булып узды. Иртәдән үк Карагай авылының яше-карты, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары бәйрәм буласы урынга җыелдылар. Бәйрәмне район башлыгы Рәгать Хөсәенов башлап җибәреп, авыл халкын куанычлы көннәре белән котлады. 100 дән артык кеше яшәгән авылга клубның кирәклеген ассызыклады."Карагай авылы моңа кадәр дә клубсыз тормады,әмма искесе авария хәлендә булганлыктан, быелгы планга Карагай авылы клубын да керткән идек, карлар эрегәч тә башланган эш инде тәмамланды да, киләчәктә бу бинада эшләр гөрләп торсын" дигән теләкләрен белдерде, төзелеш эшен башкарып чыккан оешмага рәхмәт әйтте.

Төзелеш оешмасы җитәкчесе Рифкат Кашапов клуб мөдире Екатерина Әхмәтовага символик ачкычны тапшырды. Лентаны кисеп,бина эченә үткән халык андагы бүлмәләр белән танышып чыктылар. Чиста,иркен бүлмәләр барысының күңеленә хуш килде. Бәйрәм тамаша залында шәһәр мәдәният сарае артистлары,Урдалы һәм Карагай авылы үзешчәннәре катнашындагы концерт белән дәвам итте.

Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев