Заман сулышы

Каз тәбикмәгеннән авыз иттек

Мәдәният сараеның икенче катына якынлашкан саен, җыр-моң ныграк ишетелә. Тукта, ни бу, берәр бәйрәмме соң, дип үтеп баручылар да бар. Ялгыш уйламаганмын, чыннан да бәйрәм, "Каз өмәсе" икән. "Өмәне" ул көнне "Сүнмәс ялкын" фольклор ансамбле җитәкчесе Сәрия Миргасыймова оештырды. "Каз өмәсе" - борынгы йолаларның берсе икәнен элек-электән беләбез. Ул яшь...

Мәдәният сараеның икенче катына якынлашкан саен, җыр-моң ныграк ишетелә. Тукта, ни бу, берәр бәйрәмме соң, дип үтеп баручылар да бар. Ялгыш уйламаганмын, чыннан да бәйрәм, "Каз өмәсе" икән. "Өмәне" ул көнне "Сүнмәс ялкын" фольклор ансамбле җитәкчесе Сәрия Миргасыймова оештырды.
"Каз өмәсе" - борынгы йолаларның берсе икәнен элек-электән беләбез. Ул яшь кызларның осталыкларын, уңган булуларын күрсәтер өчен уздырылган.
"Өйдә өмә - каз өмәсе,
Кызлар килгән бер көтү.
Тышта егетләр сагалый,
Әй, күңелле бу көтү", дигән сүзләр белән башланып китте кичә. Сәхнә кебек урында "кызлар" каз йолку белән мәшгуль. Менә еракта "егетләр" җырлаганы ишетелә. Кулларына гармун тотып, "кызлар" янына килүләре аларның. "Кызлар" аларга каз канаты сатты. Аннары кара-каршы басып, "Челтәр элдем читәнгә"не җырладылар. Әлеге рольләрне "Сүнмәс ялкын" фольклор ансамбле башкарды.
Килгән кунаклар да тик утырмады. Уеннардан, "Фант", "Ватык телефон", "Күперле", "Йөзек салыш", "Өчле бию"дә актив катнашты алар. Уеннарның берсенә тукталып китим әле. Бу - "Фант" уены. Анда бер казый билгеләнде. Катнашучыларга йә җырларга, йә биергә кушып, түр башында урындыкта утырды ул. Рәисә апа Фәтхуллина җыр башкарса, Мәдинә апа Сафиуллина шигырь сөйләде. Биючеләрдән, Мәгъдия апа Нуриәхмәтованы әйтеп китми булмас. Барысын да уздырып, озак һәм оста итеп бии белүен күрсәтте ул. Менә казый әтәч булып кычкырырга кушты. Барыбызга да таныш булган халык театры артисты Мирсәим абый Яруллин урыныннан торып басты да бик оста итеп әтәч булып кычкырды. Барысына да кызык булды.
Уеннарда һәркем үз сәләтен күрсәтте. Нәҗип Шәрифуллин, Мөкатдисә Незамова, гармунга кушылып, такмак башкарды:
"Әй, кара каш, кара күз,
Замечательная.
Ошадың күңелләремә,
Ятларга бирү кая".
Фирдәвес Хәсәнова белән Минзыя бабай Җамалиев гармунда татар халык көйләрен уйнады. Шулай ук уеннар оештырып, барысын да торып басып биергә мәҗбүр итүче Мәгътүмә апа бию конкурсы оештырды.
Залның бер почмагында тәм-томнан күргәзмә дә әзерләнгән иде. Каз тәбикмәгеннән авыз иттек. Нәрсә соң ул диярсез? Ул каз мае белән майланган нәзек коймак. Кунаклар иренмәгән: бавырсакка хәтле пешереп килгән. Уеннарда катнашучыларга да, тәм-том пешереп килүчеләргә дә бүләк бирелде. Зал Мәгъдия апа Нуриәхмәтованың чиккән сөлгеләре белән бизәлгән иде. Кичәдә рәссам Мөдәррис абый Минһаҗев та чыгыш ясап, күңелендә булган хис-кичерешләре белән бүлеште:
-Бүген монда яңгыраган бию көйләре, такмаклар барыбызга да балачакны, яшь чакларны хәтерләткәндер. Миңа да бу кичә әти белән әнине искә төшерде,- дип, "Сез дә минем кебек үзгәргәнсез" исемле шигырьне сөйләде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтер идем, бу йолаларыбызны хәзер китап битләреннән генә укып беләбез. Әлеге апа-абыйлар исә бу уен һәм йолаларны уйнап үскән: "Аулак өй"дә танышкан, "Каз өмәсе"ндә эшкә өйрәнгән. Хәзер генә ул бәйрәм буларак үткәрелә. Ә элек арып-талып эшләгәннәр, әле күңел ачарга да вакыт тапканнар.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: