Заман сулышы

Кояшлы шагыйрә

Зарланмыйча, елмаеп, юктан да кызык таба, барына шөкер итә белгән кешеләргә сокландым һәм сокланам. Андый шәхесләр белән аралашсаң, сөйләшсәң - бер рәхәтлек кичерәсең, туар таңнарның аяз, өметле буласына шикләнмисең. Тумышы белән Буа ягыннан Мәһәрша апа Вәлиуллова. Мәктәп партасыннан ук, самими хисләре күңел буасына сыешмаганга, бөек илаһи тылсымга - иҗатка тартыла...

Зарланмыйча, елмаеп, юктан да кызык таба, барына шөкер итә белгән кешеләргә сокландым һәм сокланам. Андый шәхесләр белән аралашсаң, сөйләшсәң - бер рәхәтлек кичерәсең, туар таңнарның аяз, өметле буласына шикләнмисең.

Тумышы белән Буа ягыннан Мәһәрша апа Вәлиуллова. Мәктәп партасыннан ук, самими хисләре күңел буасына сыешмаганга, бөек илаһи тылсымга - иҗатка тартыла Мәһәрша атлы авыл кызы. Ә инде язмышы Шөгер төбәге, Лениногорск каласы белән бәйләнгәч, шигырьсез яшәүне күз алдына да китерә алмый.
Заманында танылган язучы Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров, Альберт Хәсәнов, Разим Вәлиуллин сәләтле шагыйрәне төрле яссылыкта, тармакта әдәбият-сәнгатькә хезмәт итүчеләрне туплаган иҗат берләшмәсенә тарталар. Әсәрләренең йөгерек теленә, бай сурәтләү чараларына, үзенчәлекле шигъри табышларга игътибар итәләр. Аннары аның шигырьләре үзеннән-үзе көй сорап, моңлы, матур дәртле җырга әверелергә әзер торалар сыман. Туган ягыбызның үзенчәлекле композиторы Каюм Шәрәфов Мәһәрша Вәлиуллова сүзләренә дистәләрчә җыр тудырды. Алар, нигездә, җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителеп, бүгенге көндә сәхнәләрдә, төрле очрашуларда яңгырый, тыңлаучыларда туган җиргә, сөйгән ярга мәхәббәт тәрбияли, тормыш ваклыкларыннан арындырып гүзәллек дөньясына алып керәләр. Мәһәрша Вәлиуллова каләмдәшләренә, дусларына, якыннарына, иҗат әһелләренә атап язылган багышлаулар остасы да. Иҗат җимешләре элекке "Ильич васыятьләре", хәзерге "Заман сулышы"нда басылып, укучыга барып иреште. Илһам җимешләре республика газет-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда лаеклы үз урынын алды.
Мөхтәрәм укучы! Син менә, хәзерге мәлдә, шагыйрәнең яңа шигъри тәлгәшләре белән яраткан газетың - "Заман сулышы" аша танышырсың. Ә без исә, сезнең белән бергә, аны күркәм гомер бәйрәме - юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа, иң беренче нәүбәттә, ныклы сәламәтлек, пар канатлы гаилә тормышы, балаларының, оныклары, якыннары, дусларының яратуын тоеп яшәвен телибез! Галиҗанәп илһам аны бер мизгел дә ташламасын, каләменнән яңадан-яңа шигырьләр төшсен, бүген дә, иртәгә дә кояшлы шагыйрә рәвешендә яктылык таратсын!
Туган илем
Туган илем, гүзәл җирем -
Урманнарым, кырларым.
Синдә үсеп чәчәк атты
Минем яшьлек елларым.
Кайда гына яшәсәм дә,
Синдә генә уйларым.
Синдә туды иң беренче
Минем сөю җырларым.
Мөмкин булса бар көчемне
Мин сиңа бирер идем.
И, минем кадерле халкым,
И, минем туган җирем.
Матурлыкка омтыласың,
Матур тормыш төзисең.
Тырыш - уңганлыгың белән
Үзеңне син бизисең.
Күпме синдә горур кызлар,
Данга лаек улларың.
Мәңгелек бәхеткә илтсен,
Алда якты юлларың.
Якты йолдызым
Якты йолдызым,
Җем-җем янасың.
Юлны яктыртып,
Әйдәп барасың.
Синең нурыңда,
Якты төннәрем.
Ак чәчәк ата,
Күңел гөлләрем.
Алга барырга,
Яктырсын юлым.
Бөтен дөньяга
Сибелсен нурың.
Мәңге балкып ян,
Якты йолдызым.
Син якты янсаң,
Юл булыр озын.
Ах, бу сөю
Ах, бу сөю йөрәкләрне
Нигә яндыра икән?
Сөя белгәннәргә генә
Йөрәкне бүлеп бирәм.
Сөям, дисең, сөям, дисең,
Әллә ышаныйм микән?!
Сөю хисең пакь булырмы,
Йөрәкне бүлеп бирсәм?!
Сөям дисең, сөям дисең,
Сөймичә яшәп кара...
Сөю - мәңгелек юлдашым,
Гел алга әйдәп бара.
Ап-ак чәчәк аткан гөлем
Ап-ак чәчәк аткан гөлем
Түр тәрәзә төбендә.
Назлы язларны каршылый,
Шатлык биреп күңелгә.
Нәфис гөлем, назлы гөлем,
Чәчәк атасың балкып.
Синдә аклык, синдә пакьлек,
Синдә гүзәллек, сафлык.
Яз кояшы сине назлый,
Җылы нурларын сибеп.
Гел яшәреп, балкы гөлем,
Һәркемгә хушлык биреп.
Мәһәрша Вәлиуллова
Шигъри сәлам
Төн пәрдәсен ертып, шагыйрә Мәһәрша Вәлиуллова телефоннан миңа ядкарь укыды. Әлеге юллар - аңа җавабым. Бу шигырь - аңа юбилее уңаеннан барып ирешсен.
Шигъри сәламеңә рухым чәчәкләнде,
Рәхмәт юллыйм, дускай, изге хәтереңә.
Энҗе сүзләр тезгәнсең син мәдхиягә
Һич җуелмас, кабатланмас хатирәңә.
Көтеп алган тәүге язгы сандугачтай,
Җанга, тәнгә сихәт булды сихри моңың.
Тулпар канатына кунган каләмеңнән
Сибелсен лә берөзлексез синең җырың.
Киң япанда талгын аккан чишмә сыман,
Каләмеңнән тирә-якка нур сибелсен.
Рухың тантанасы булып киләчәккә
Сиңа, дускай, җылы ядкарем ирешсен.
Рәхимә Габделганиева, Сарабиккол
Теги: Юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: