Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск артистларына алмаш бар

Мәдәният сараенда Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге яшьләр театры артистлары Рәмзия Габделхакованың «Өзелгән яфраклар» әсәре буенча премьера тәкъдим итте. Спектакльдә төп героиня - мәктәп укучысы Фәридә (10нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Алинә Биктаһирова) әнисен күрү теләге белән яши. Пәрдә ачык. Сәхнәдә шәһәр ишегалды. Алда эскәмия, арттарак күпкатлы йортлар күренә. Вакыйга төп героиняның...

Мәдәният сараенда Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге яшьләр театры артистлары Рәмзия Габделхакованың «Өзелгән яфраклар» әсәре буенча премьера тәкъдим итте.


Спектакльдә төп героиня - мәктәп укучысы Фәридә (10нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Алинә Биктаһирова) әнисен күрү теләге белән яши.
Пәрдә ачык. Сәхнәдә шәһәр ишегалды. Алда эскәмия, арттарак күпкатлы йортлар күренә. Вакыйга төп героиняның монологы белән башланды:
- Нишләргә инде миңа? Кая барырга? Нигә дип яшим икән мин бу дөньяда? Әнием ташлады, әтием дә ташлады. Әнием мине бәләкәй чагында кочаклап сөя, «Чичикаем» син минем, дия иде. Ул ни соң, дип сорагач, йөрәгем кыйпылчыгы дия иде. Ә хәзер мин әниемә дә кирәк түгел, мин беркемгә дә кирәкмим...
Фәридәнең әнисен бер гаепсезгә төрмәгә утырталар. Шуңа бала үги әни белән үсә. Мәктәптән өенә кайткач та, үги әнисен борчымыйм дип, өйгә кермичә, ишегалдында утыра. Үзенең моң-зарларын ишегалды себерүче, телсез-чукрак Яшага (Ләйсән Төхвәтуллина) сөйли. Аны үзенә алуын ялвара:
- Яша, мине үзеңә ал әле. Без синең белән бергә яшәрбез, мин сиңа ашарга пешерермен, керләреңне юармын. Ә синең өең, балаларың бармы? Әй, мин дә сиңа кирәк түгел инде, - ди Фәридә. Эчкече әтисенә дә, үги әнисенә дә үзенең кирәк түгеллеген яхшы аңлый ул.
...Укуын ташлап, Фәридә кафега эшкә урнаша. Шунда эшләгән вакытта аны әнисе күреп ала. Тик Фәридә кафедагы ханымның үз әнисе икәнлеген белми әле. Спектакльнең ахыры якынлаша. Язмыш шулай туры китерә, кыз әнисе белән очраша. Әнисен танып алып, кочагына атыла, «әни, әнием» дип елый-елый кочаклый. Кызык күренешләр, уен-көлкеләр белән аралаштырып, автор әсәр аша бүгенге көннең төп проблемаларын күрсәткән. Гөлнара (Гөлгенә Әхмәтова) өчен бу - фатир мәсьәләсе, Фәридә өчен - әнисен табып, аның белән бәхетле тормышта яшәү.
Тәҗрибәле артистлар Флера Тәхауова, Сәрия Миргасыймова янында театрның яшь артистлары - Камил Галимов, Алинә Биктаһирова, Рәзил Фәррахетдинов, Илмир Сәхабетдинов, Гөлгенә Әхмәтова сокланырлык итеп уйнады, рольләре үзләренә туры килеп тора иде.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер, театр җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова әйбәт коллектив туплаган, яшәешнең, бүгенге көннең проблемаларын ачып бирә торган репертуар сайлый белгән.
Халык алдына сәхнәгә чыкканчы артистларның ни дәрәҗәдә дулкынлануын, йөрәкләрендә нинди давыл уйнаганын, күңелләрендә нинди кичереш кайнаганын күз алдына китерүе авыр түгел.
- Дулкынландык инде, ничек дулкынланмаска?! Әсәрне тамашачының күңелен яуларлык итеп сәхнәләштер әле син! Әмма спектакль башлануга сәхнә белән тамаша залы арасында ниндидер элемтә урнашты кебек. Тамашачы безне җылы кабул итеп, алты ай дәвамында әзерләнгән бу премьераны алкышларга күмде. Премьера тәмамлангач та берәү дә урыныннан сикереп торып, гардеробтан кием алырга йөгермичә кул чапты. Яраттылар, үз иттеләр. Спектакльне әзерләү җиңел түгел. Ул күп көч сарыф итә. Ләкин эшеңне яратып башкарганда, театр җанлы яшьләр булганда, теләгәнеңә ирешүе җиңел икән, - диде премьерадан соң Зөмәрә Ләбибовна.
Спектакльне бик дулкынланып караучы кешеләрнең берсе - автор Рәмзия Габделхакова булгандыр. Ә артистларның уйнавы аңа ошаган, бугай. Спектакль тәмамланып, сәхнәгә күтәрелгәч, рәхмәтен җиткерде. Артистлар белән беррәттән, сәхнәгә Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, җыр сүзләренә көй язган Гөләндәм Кәбирова, китапханә хезмәткәрләре һәм башкалар менде. Алар театр коллективына рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә тамашачының күңелен күтәрерлек шундый спектакльләр әзерләүләрен теләде. Ә гомере буена сәхнә «казанында» кайнаган Мәдинә апа Сафиуллина үзенең киңәшләрен һәм теләкләрен җиткереп: «Болай булса, Рәшит Шиһап исемендәге театр артистларына лаеклы алмаш үсеп килә», дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль