Заман сулышы

Лениногорск халык театрына – 55 ел

"Идел-йорт" театр фестивалендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның театрга биргән олы бәясе, халыкара "Сатира-юмор" смотрында ишеткән уңай фикерләр Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистларын яңа иҗади үрләргә өнди. Тамашачы рәхмәте, аларның җылы алкышлары, урамда очратканда һәр артистка матур бәя биреп, сәхнәдә яңадан-яңа спектакльләр күрергә теләк белдерүләре - артист...

"Идел-йорт" театр фестивалендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның театрга биргән олы бәясе, халыкара "Сатира-юмор" смотрында ишеткән уңай фикерләр Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистларын яңа иҗади үрләргә өнди. Тамашачы рәхмәте, аларның җылы алкышлары, урамда очратканда һәр артистка матур бәя биреп, сәхнәдә яңадан-яңа спектакльләр күрергә теләк белдерүләре - артист өчен мәртәбә!
Чын күңелдән бирелгәннәр
Театрда 12 яшеннән уйнаучы, төрле-төрле кызыклы образлар тудырган, сәхнәгә мөкиббән Рәфис Сөләйманов, 20 ел сәхнә тоткан Илмира Алишеваның гаҗәеп катлаулы, тәрбияви спектальләрдә искиткеч рольләре, 10 елдан артык уйнап тамашачы мәхәббәтен казанган талант иясе Флера Тәхауова, Энҗе Мусина, Минсаим Яруллин кебек юмор-сатирага бай, инде күптән халык күңелен яулаган артистларыбыз булмаса, театр бүгенге көнгә кадәр яши алмас иде. Әле генә театрга килеп, бер спектакльдә уйнасалар да, тамашачы күңеленә кереп калган Марсель Зарипов, Ләйлә Фәрзетдинова, Эльвира Галимова, Нәҗип Шәрифуллин, Илмир Сәхабетдиновның да театрыбыз тарихында үз урыннары бар.
Театрның нигезе
30 сентябрьдә Лениногорск шәһәренең Рәшит Шиһап исемендәге театр оешуга 55 ел тула. 1989 елга кадәр татар драма түгәрәге буларак халыкка хезмәт күрсәтә ул. Шәһәр белән бергә үскән безнең театр. Аның иң беренче режиссеры Наил Нуретдинов булган. Үзе дә яшь талантлы бу егет тирәсеннән татар яшьләре өзелмәгән. "Күзләр", "Сайра, сандугач", "Мәхәббәт газабы", "Сулган чәчәкләр" әсәрләре сәхнәгә куелган.
1961-1982 елларда театр тарихында тирән эз калдырган режиссерларыбыз Рәшит Хәбибуллин, Әлфия Рәхмәтуллина, Ильяс Әхмәтҗанов, Рөстәм Кәнәфиев эшләгән чорда "Кыр казлары артыннан", "Бала бәхете - ана бәхете", "Ана йөрәге", "Язылмаган законнар", "Вөҗдан газабы", "Әниләр һәм бәбиләр" һәм башка бик күп спектакльләр куелып, "Театраль яз" фестивалендә югары бәя ала. "Таймасовлар" спектакле Казанның берничә клубында, Арча, Дөбъяз сәхнәләрендә дә куела, ике артистка - Җәүдәт Гыйрфанов һәм Мәдинә Сафиуллинага кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Яңа сулыш өрде
1989 елда театр режиссерсыз калгач, Мәдәният сарае җитәкчесе М.Зиен 1965 - 1967 елларда эшләп киткән режиссер Рәшит Шиһаповны коллективка чакыра. Театрның югары иҗат үрләре яулавы ул эшләгән елларга туры килә. Таләпчән, талантлы, сәнгатькә җаны-тәне белән гашыйк бу шәхес үз тирәсенә сәхнә сөюче төрле яшьтәге кешеләрне туплап, җиң сызганып эшли башлый. Сәнгать мәктәпләрендә белем алмаган гап-гади, ләкин уйнау теләге көчле булган кешеләрдән халык онытылып карарлык сәхнә бизәкләре ясау, әлбәттә, җиңел эш түгел. Татарча юньләп сөйләшә алмаган булачак артистларны да сәхнә теленә өйрәтеп, дикция, тавыш тембрына аерым игътибар биреп, "сәхнә хәрәкәте", "мизансцена", "импровизация" төшенчәләрен кат-кат аңлатып, театр дәресләре үткәрә иде режиссерыбыз. Ул эшләгән 15 ел дәвамында яңа спектакльләр белән ел саен тамашачыларны сөендереп торды театр. "Упкын", "Тормыш юлында", "Өй акчасы", "Сынган беләзек", "Кичер мине, әнкәй!", "Яшьлек хатам - йөрәк ярам", спектакльләре Р.Шиһап театрының иҗат юлын бизәп тора.
1992 - 1994 елларда дүрт спектакль Татарстан радиосыннан яңгырады. "Диде кардәш... "Әллүки" спектакле Татарстан телевидениесеннән 1995 елның маенда эфирга чыкты. 1997 елда куелган "Бөер ташы" спектакле (авторы - Данил Салихов) Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә куярга лаек дип табылды.
2003 елда Д.Салихов драмасы буенча куелган "Яшьлек хатам - йөрәк ярам" спектакле Рәшит Шиһапның соңгы триумфы дисәк тә, һич ялгыш булмас. Театр бу тетрәндергеч сәхнә әсәре буенча берничә ай эшләде. Режиссерның соңгы сулышы, соңгы тамчы каны бәрабәренә туды бу искиткеч тәрбияви спектакль.
Һаман үсештә
2003 елның 22 августында Рәшит Шиһапов арабыздан киткәч, аның эшен фикердәшләре, шәкертләре дәвам итте. Актер Илнур Алишев студент-яшьләрне туплап, Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәрен сәхнәләштерде. Бу спектакль Казанның Химиклар мәдәният сараенда күрсәтелеп, аның режиссура эше, актерлар уены жюри тарафыннан югары бәяләнде.
2003 елның сентябреннән Рәшит Шиһап эшен мин - Мәдинә Сафиуллина дәвам итәм. Соңгы ун елда халык театры артистлары иҗат ялкынында яна. "Хатын түгел - аҗдаһа" спектакле генә дә 70 тапкыр куелып, күңелдә җуелмаслык эз калдырды. Вил Сәйфуллинның "Әгәр кичерә алсаң" спектакле 60 тапкыр куелды. Аны Казан тамашачысы да алкышларга күмде. Ә 6 декабрь көнне "Идел-йорт" халык театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Илмира Алишева һәм Ләйлә Фәрзетдиновага диплом тапшырылды.
2005 - 2008 елларда халык театры каршында оештырылган "Яшьлек яме" исемле театраль студия тарафыннан күп кенә әсәрләр сәхнәләштерелде.
2012 елның язында Данил Салиховның "Кызлар капкыны"нда өч буын: өлкән, урта яшьтә һәм яшьләр катнашкан спектакль гаҗәеп зур уңыш китерде. Быелгы фестивальдә жюри бертавыштан безгә "Профессиональ театр дәрәҗәсендә" дигән бәя бирде. Октябрь азагында безне - фестиваль җиңүчеләрен Казан тамашачысы көтә.
Шушы көннәрдә артистларыбыз «Лениногорский» санаторий-профилакториенда яңа спектакльнең премьерасын тәкъдим итте. Ул - Х.Ибраһимовның «Нәфига ханым» сатирик комедиясе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Театр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: