Заман сулышы

Лениногорск Мәдәният сараенда “Каз өмәсе” булды

Шушы көннәрдә Мәдәният саренда татар халкының иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - каз өмәсе узды. Аны «Сүнмәс ялкын» татар фольклор ансамбле оештырган иде. Каз мамыгыннан тутырылган мендәрләр, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән залда халык та шактый җыелды. Зал уртасында каз мае белән майланган тәбикмәк, чәк-чәк, бавырсак, өчпочмаклар куелган өстәл...

Шушы көннәрдә Мәдәният саренда татар халкының иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - каз өмәсе узды. Аны «Сүнмәс ялкын» татар фольклор ансамбле оештырган иде.
Каз мамыгыннан тутырылган мендәрләр, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән залда халык та шактый җыелды. Зал уртасында каз мае белән майланган тәбикмәк, чәк-чәк, бавырсак, өчпочмаклар куелган өстәл тора. Нәкъ татар авылларының бер өендә, чынлап та, каз өмәсе бара диярсең. Өмәгә җыелган кызлар җырлый-җырлый каз йолкый.
Каз өмәләрен бигрәк тә яшь кызлар көтеп алган бит. Өмәдән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз катып, килешенеп куйган. Каз өмәсе матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.
Казлар йолкынып бетүгә, ерактан ук җырлап, егетләр дә килеп керде. Канат сату күренеше, дәртле җыр-бию, татар халкының йола уеннары залда утырганнарны яшьлегенә, каз өмәләренә, анда танышкан сөйгән ярларына алып кайтып килгәндәй булды.
Гәүһәр Капустина башкаруындагы «Каз канаты» биюе, чын мәгънәсендә, көянтәгә ап-ак казларын асып чишмәгә, су буена юл тоткан кызларны хәтерләтте.
Кешенең юмартлыгын, ачык күңелен күрсәткән бәйрәм бит бу! Шушы көннәргә туры китереп, кызлар утырмага, ягъни күрше авылга кунакка барырга тырышкан. Кунак кызларына зур ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
Бу көнне дә нәкъ шулай булды. Өмәгә күрше Сарабиккол авылы кызлары килеп төште. Үзләренең казларын суеп бетереп, шул каз маенда пешкән тәбикмәкләре, чәк-чәкләре, бавырсаклары, чиккән ашъяулыклары, каз мамыгыннан күпертеп ясалган мендәрләре белән килгән Сарабиккол кызлары. Җитәкчеләре Гөлсирин апа Якупова инде күп еллар буе ветераннар белән эшли. Аларның өмәгә килеп керүе бәйрәмне тагын да ямьләндереп, тулыландырып җибәрде.
Каз өмәсенә килгән «Зиләйлүк» төркеме кызлары ( җитәкчесе Фирүзә Мирзиянова), яраткан җырчылар Әлфия Низамова, Дилбәрия Шакированың чыгышлары да бәйрәмгә аерым төс өстәде.
«Сүнмәс ялкын» ансамбле кызлары, яңа тектергән матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып кичке уенга чыкты. Өсләрендәге килешле костюмнар - нефтьчеләр бүләге икән. Дәртле биюләр, күңелле җырлар, татар халкының йола уеннары белән бәйрәм дәвам итте. Кичәгә килгән барлык тамашачы каз тәбикмәгеннән авыз итеп, рәхмәт әйтте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: каз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: