Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскда “Рок-революция” дигән концерт булды

"Февраль Рок-революциясе" дигән концерт шәһәребезнең Мәдәният сараенда Татарстанның , Башкортстанның, Мәскәү музыкаль төркемнәре катнашында узды. Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары алдында Октябрьск шәһәреннән «Hellbound», Җәлилдән «МetaBios», Әлмәттән «ДваДэ», Мәскәү шәһәреннән "Check", Бөгелмәдән "ТяжелоВата» төркемнәре чыгыш ясады. Алар тамашачыларны үзләренең вокал чыгышлары ,гитарада һәм барабаннарда уйналары белән таң калдырдылар. Музыканын көчле яңгыравы,...

"Февраль Рок-революциясе" дигән концерт шәһәребезнең Мәдәният сараенда Татарстанның , Башкортстанның, Мәскәү музыкаль төркемнәре катнашында узды.
Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары алдында Октябрьск шәһәреннән «Hellbound», Җәлилдән «МetaBios», Әлмәттән «ДваДэ», Мәскәү шәһәреннән "Check", Бөгелмәдән "ТяжелоВата» төркемнәре чыгыш ясады.
Алар тамашачыларны үзләренең вокал чыгышлары ,гитарада һәм барабаннарда уйналары белән таң калдырдылар. Музыканын көчле яңгыравы, рок-композиция чыгышларының тавыш тембрлары тамашачыда онытылмаслы тәэсир калдырды.
Көчле кул чабулар, шатлыклы авазлар - сызгырулар белән үрелеп барды "Февраль Рок-Революциясе"!!! Үзләре дә үлеп мондый музыкага сусаганнар, сәхнә алдына чыгып, артистларнын бию хәрәкәтләренә кушылып, бөтен залны диярлек биергә мәҗбур иттеләр.
Әле сәхнәләрдә сирәк күренә торган бу төркемнен чыгышы ут чаткысы кебек балкып узды, яшләрне йөрәген иксез-чиксез тетрәнү һәм шатлык биләп алды дисәк һич арттыру булмас.
Шушы концерт белән безнен Мәдәният Сарае халыкка төрле музыка юнәлешенең кирәклеген пропагандалауга зур өлеш кертте, рэп һәм рок кебек заманча музыканың асылын ачарга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рокреволюция