Заман сулышы

Лениногорскида дус яшиләр

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Мәңгелек матурлык белән очрашу» дип аталган костюмнар парады үтте. Анда 20 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр килде. Ул халыклар дуслыгы темасына багышланган иде. Төрле милләт халкының үзара тату яшәве, бер-береңә карата гадел, игътибарлы, йомшак мөгамәләдә булу кирәклеген аңлату максатыннан оештырылган әлеге чара кызыклы һәм файдалы...

Реклама

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Мәңгелек матурлык белән очрашу» дип аталган костюмнар парады үтте. Анда 20 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр килде. Ул халыклар дуслыгы темасына багышланган иде.
Төрле милләт халкының үзара тату яшәве, бер-береңә карата гадел, игътибарлы, йомшак мөгамәләдә булу кирәклеген аңлату максатыннан оештырылган әлеге чара кызыклы һәм файдалы булгандыр, дип уйлыйм. Китапханә хезмәткәрләре балаларга халыклар дуслыгы хакында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирде, рус, татар, мордва, чуаш халкының традицияләрен, киемнәрен гәүдәләндерде. Төрле чорда әлеге халыклар киенүен слайд аша карарга мөмкин булды. Ә балалар өчен иң кызыгы - киемнәр парады иде. Алар төрле милләт киемнәрен якыннан күрә, хәтта тотып карый алды.
Иң элек, киң итәкле, чәчәкле сарафан кигән кыз чыкты. Әлеге милләт халкының киеме кулны, җилкәне һәм күкрәкне капламый. Шуңа күрә, сарафан эченнән ак төстә күлмәк киелә. Аның җиңнәре, гадәттә, кызыл җеп белән чигелгән була. Бу - рус халкының милли киеме. Икенче кыз бала итәкле, зәңгәр күлмәк кигән иде. Күлмәк өстенә лалә чәчәге орнаменты белән чигелгән ак алъяпкыч япкан. Аның татар милләтеннән булуын балалар бик тиз белде. Татар халкы элек-электән башына яулык бәйләгән, дигәч, балалар «Минем әбием менә болай бәйли», дип гаилә әгъзаларының яулыкны ничек бәйләүләре хакында сөйләде. Кызгылт төстәге күлмәк,
Лениногорск районында барлыгы 86 меңгә якын кеше яши. Шәһәр һәм район территорясендә 25 тән артык милләт вәкилләре бар, күпчелекне руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар алып тора.
аның артына бисердан эшләнгән япма тагылган кызның кайсы милләттән булуын әйтүдә балалар гына түгел, хәтта тәрбиячеләр дә ялгышты. Ул мордва киеменнән иде. Мордва хатын-кызлары мокшанка дип аталган күлмәк кия. Күлмәк «елан башы», «тавык аягы», «кәҗә тоягы» кебек орнаментлар белән чигелгән була. Чигү өчен төп дүрт төс: зәңгәрсу-кара, куе кызыл, сары һәм яшел төс кулланыла. Бизәнү өчен, төрле ташлардан ясалган муенса, беләзекләрдән файдаланалар. Соңгы булып, кызыл күлмәк кигән кыз чыкты. Күлмәк өстенә әфлисун төсендәге передник, дип аталучы алъяпкыч япкан. Татар халкының алъяпкычы баштан киелсә, бу милләтнеке билгә генә бәйләнә. Күлмәкне төп бизәүче әйбер булып, күкрәк өлешен ромб фигурасы рәвешендә чигү алып тора. Чуаш халкының милли киеме белән дә балалар яхшы таныш булып чыкты. Алай гына да түгел, алар әлеге халыкның Яңа Сережкино авылында яшәве хакында да әйтте.
Чараны оештыручылар һәр милләтнең киемен генә түгел, гаҗәеп бай фольклорын, телен, җырын да балалар күңеленә җиткерергә тырышты. Сабыйлар бик теләп татарча биеде, русча табышмакларга җавап тапты, мордва һәм чуаш халык мәкальләре белән танышты. Кичәдә актив булган балаларга тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Балалар бакчасыннан Булат белән Илария башкаруындагы татар биюе дә чарага ямь өстәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: костюм
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: