Кичә Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә һәм мәдәният елына багышланган тантаналы чара узды. Анда әлеге өлкәдә күп еллар эшләгән, уңышларга ирешкән мәдәният хезмәткәрләре министрлыкның, муниципалитетның, профсоюз оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. "Мисс культура. Мистер культура" бәйгесенә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге титулга Зәй-Каратай мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе...
Анда әлеге өлкәдә күп еллар эшләгән, уңышларга ирешкән мәдәният хезмәткәрләре министрлыкның, муниципалитетның, профсоюз оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. "Мисс культура. Мистер культура" бәйгесенә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге титулга Зәй-Каратай мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марат Хәернасов белән Түбән Чыршылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Талига Сәйфиева лаек булды. Шулай ук төрле номинация җиңүчеләре дә бүләкләнде. Чара концерт белән үрелеп барды. Мәдәният ветераннарына да сүз бирелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз