Заман сулышы

Лениногорскилы Киевта танылган композиторның кызы белән очрашты

Киев шәһәрендә бөек композитор Фәрит Яруллинның кызы Наилә ханым белән очрашырга насыйп булды, әле хәзер дә шуннан алган тәэсирләр белән яшим. Шәһәрнең Невская урамы 10 нчы йортында урнашкан "Татар йорты"нда саклана торган альбомның беренче мәкаләсе моннан 65 ел элек язылган. Наилә ханымның әтисе иҗат иткән мәшһүр "Шүрәле" балеты турында бу...

Реклама

Киев шәһәрендә бөек композитор Фәрит Яруллинның кызы Наилә ханым белән очрашырга насыйп булды, әле хәзер дә шуннан алган тәэсирләр белән яшим.


Шәһәрнең Невская урамы 10 нчы йортында урнашкан "Татар йорты"нда саклана торган альбомның беренче мәкаләсе моннан 65 ел элек язылган. Наилә ханымның әтисе иҗат иткән мәшһүр "Шүрәле" балеты турында бу язма. Дөньякүләм зур бәя алган бу сәнгать әсәренең кайчан, кайсы ил сәхнәләрендә куелуын, үлемсез сәнгать шедевры турында бөтен дөньяга танылган музыка белгечләренең бәямәләрен туплаган бу тарихи альбомны Наилә ханым "Татар йорты"на бүләк иткән.
... Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятенә нигезләнеп музыка иҗат итү идеясе 20 яшьлек Фәриткә Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера студиясендә укыганда килә. Анда 5 ел белем алу, профессор Литинский кул астында иҗатын чарлау, Г. Тукайның тылсымлы әкиятен борынгы җырлар, татар халык көйләре һәм үзе иҗат иткән аһәңнәр белән баетып, әкият сюжетына Гали - батыр, Сөембикә исемле кыз-кош образларын кертү тамашачы илһамланып, онытылып карап хәйран калырлык балет тудырырга ярдәм итә.
1941 елның июнендә Мәскәүдә уздырылачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына зур әзерлек башлана. Татарстанның барлык талантлы иҗат көчләре белән бергә, Фәрит Яруллин да рухланып анда "Шүрәле"не күрсәтергә хыяллана. Ләкин көтмәгәндә башланып киткән канкойгыч сугыш бөтен матур хыялларны җимереп ташлый: Фәрит Яруллинны сугышка алалар.
Альбомдагы язмаларны укыганда: "Нигә аңа бронь бирмәгәннәр, татарның бер композиторы да сугышка китмәгән бит", дигән уйлар һич тынгылык бирмәде. Аның фронт хатларын укыйсы килү, иҗаты белән татарны олы баскычка күтәргән милләттәшебез турында күбрәк беләсе килү теләге мине композиторның кызы Наилә Яруллина белән очраштырды. Киевның иң матур районындагы өч бүлмәле фатирны алырга Ярулиннарга Татарстан җитәкчеләре ярдәм иткән. Стенада Фәрит Яруллинның зур портреты, каршымда композиторның 73 яшьлек кызы. Әтисенә бик охшаган. Наилә ханым өчпочмаклы фронт хатларын өстәлгә куйды. Алар унбишләп. Мин рөхсәт алып 3 хатын укыдым. Гади карандаш белән язылган бу хатларның бер хәерефе дә бозылмыйча саклануына сөенеп бетә алмадым, музейда сакланган хатлар бит алар. Наиләнең балалары юк. Шул турыда сүз кузгаткач, "Үзем дә Казанга композиторлар Союзына тапшырырга дип торам", - диде. Гаҗәеп тыйнак бу ханым үзе дә яшьтән үк көйләр иҗат иткән. Ләкин уң кулына зыян килү аркасында иҗатын дәвам итә алмаган. Кырык елга якын Киев шәһәренең "Киев" исемле үзәк концертлар залында баш тавыш режиссеры булып эшләгән. Әтисен бер тапкыр да күрмәгән ул, чөнки әтисе фронтта чакта 1942 елның апрелендә туа. Үзен белә башлаганнан бирле аның иҗатын бөртекләп өйрәнгән. Алар әнисе Галина Яруллина-Сачек белән гомерләре буе Фәрит Яруллинның хатларын укып, музыкасын тыңлап, аның белән горурланып яшәгәннәр.
- Әтиебез иң авыр елларда безнең өчен бердәнберебез, кадерлебез булды, аның истәлеге якты йолдыз кебек күңелемне җылытты, -диде Наилә ханым әтисенең рәсеменә текәлеп.- Әтиемнең 1943 елның мартында һәлак булуы хәбәре килү әниемне аяктан екты, олыгайгач урын өстендә яткан әниемне тәрбияләдем, -ди. -1945 елда Казанда "Шүрәле" балетының премьерасы тулы залларда узган, ә 1958 елда әтиемнең хезмәте Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 11 елдан соң "Шүрәле" балеты буенча "Урман әкияте" исемле фильм - балет төшерелде. Әтием иҗат иткән татар "Шүрәле"се Украина, Латвия, Казахстан, Монголия, Болгария, Чехославакия, Албания, Мексика, Канада, Германия, Голландия, Төркия, Япония театрларында аншлаг белән барды. Шуңа сөенәм: әнием бу шатлыклы вакыйгаларны аңлап, белеп китте бу дөньядан, -диде Наилә ханым.
Әйе, татарның кабатланмас композиторы Фәрит Яруллин бик иртә - 29 яшендә һәлак була. Ләкин ул халык күңелендә - мәңгелек. Аның үлемсез ноталары яңгыраганда татар исән, милләт яшәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: