Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның Шөгер авылы укучылары фольклор бәйрәмендә

12 нче лицейда үткән фольклор бәйрәмендә катнашкан укучыларыбызга сокланып кайттым. Безнең В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбеннән 5 "А" сыйныфы укучылары халкыбызның йөзек кашы булган "Нәүрүз" бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Балалар үзләренең сөйләмнәре, әзерлек дәрәҗәсе, башкару осталыгы, эстетик зәвыклылыклары белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итеп, "Ил йоласыз булмас" номинациясендә беренче урын яуладылар. Татар...

12 нче лицейда үткән фольклор бәйрәмендә катнашкан укучыларыбызга сокланып кайттым. Безнең В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбеннән 5 "А" сыйныфы укучылары халкыбызның йөзек кашы булган "Нәүрүз" бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Балалар үзләренең сөйләмнәре, әзерлек дәрәҗәсе, башкару осталыгы, эстетик зәвыклылыклары белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итеп, "Ил йоласыз булмас" номинациясендә беренче урын яуладылар.


Татар теле укытучысы Гөлнара Низамова һәм мин әзерләп алып бардык аларны. Милли киемнәр кигән кыз һәм егетләргә карап, сокланып туймаслык иде. Халкыбызның онытылып барган бәйрәмен бөтен нечкәлекләре белән тамашачыга җиткерделәр. Алып баручы кызыбыз Әдилә Камалова кечкенә генә кереш сүз белән халкыбызның йола, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Аннан музыкаль бизәлеш астында Айнур, Айгөл, Ранис, Ксения, Зөһрә халыкны бәйрәм белән котлау күренешен оста итеп уйнап күрсәттеләр.

Яз хәбәрчесе - Карга ролен уйнаган Әдилә Газизова үзенең иптәшләреннән сәхнәдә үз-үзен тота белүе, артистлык осталыгы белән аерылып торды. Ул ут кебек: тиз арада киемнәрен алыштырып бер рольдән икенче рольгә дә күчәргә өлгерде. Чөнки ул әйдәп баручы биюче дә бит әле. Үзенең нәфислеге, нәзәкатлеге белән аерылып торган Ләйлә Зиатдинова Нәүрүзбикә ролен бик оста итеп башкарды. Ә Кыш бабайны уйнаучы Инсаф Фасыховка тиңнәр юк иде. Бәйрәмебезгә Хуҗа Насретдинның килүе үзенә бер ямь өстәде. Бу образны Алмаз Мортазин шуның хәтле оста итеп уйнады, аңа карап сокланмаган кеше калмагандыр. Матур итеп сөйләде дә, биеп тә күрсәтте. Махсус алып барган оста сызгыручыбыз Радмил Вафинның биюләргә дәрт өстәде.Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары арасында да аның кадәр оста сызгыручы юктыр, мөгаен!

Бәйгедә татар халык ашын да тәкъдим итәргә кирәк иде. Булдырган, бар яклап та булдыра дип, бу эшне без Әдиләгә йөкләдек . Ул Чәшеледән Миңнур апа Ганиевадан махсус пешертеп алган бавырсагын бик матур итеп шигъри юллар белән җюригә тәкъдим итте.
Укучылар беренче тапкыр гына зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, үзләренә бирелгән рольне төгәл итеп башкардылар. Шуның өчен тамашаны жюри әгъзалары беренче урынга куйганнардыр да әле.
Бәйрәм бик тиз үтте үтеп дә китте, күңелгә сары май булып ятты, күңелләр күтәрелде. Балалар шат иде. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә юл буена, уеннан алган хис-тойгыларын, кичерешләрен, уңай һәм тискәре якларын искә алып, гөрләшеп сөйләшеп кайттылар.
Гөлфия Шәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор