Мәгариф йортының актлар залында 8 мартка багышланган бәйрәм үтте.
Килгән кунакларны һәм ветеран әби-бабайларны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов бәйрәм белән котлап, чын күңелдән булган теләкләрен җиткерделәр.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә чәчәк бәйләме һәм юбилей медальләре тапшырды.
Күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Рәмзия Габделхаковага,...
Мәгариф йортының актлар залында 8 мартка багышланган бәйрәм үтте.
Килгән кунакларны һәм ветеран әби-бабайларны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов бәйрәм белән котлап, чын күңелдән булган теләкләрен җиткерделәр.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә чәчәк бәйләме һәм юбилей медальләре тапшырды.
Күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Рәмзия Габделхаковага, Любовь Липатовага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исемнәр бирелде.
Шулай ук, бәйрәм барган вакытта "Ел хатын-кызы" республика конкурсында катнашкан хатын-кызлар да чыгыш ясады. Мәсәлән, "Хатын-кыз - әни" номинациясе бирелгән 3 малай әнисе Екатерина Шукова, ул 11 ел Лениногорск Эчке эшләр бүлегендә эшләгән, аның гаиләсе турында слайд-шоу күрсәтелде. "Өченче буын хатын-кызы" номинациясе бирелгән Вера Вуколова (Ленинград блокадасын кичергән сугыш ветераны), "Хатын кыз - дин һәм мәдәният" номинациясе бирелгән Елена Макарова (Мордва-Кармалка авылы китапханәчесе).
"Астра", "Грация" төркемнәре бию, "Сәрвиназ", "Солнечные лучики" төркемнәре, Лениногорскиның музыка һәм рәсем педагогия колледжы студентлары, Айсылу Ибраһимова, Раил Гиззатуллин, Алинә Әгълиева, Рамил Габитов, Миләүшә Идиятова матур җырлар башкарып барысының да күңеленә хуш килде.
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев