Заман сулышы

Миңгол Галиев: «Чыңлы аваз эзлим, жырга көйлим»

Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Казан Федераль университеты профессоры Миңгол Галиевнең 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Бу турыда ишетми, белми калучылар да булгандыр. Чөнки Миңгол абый ялтырап, шапырынып йөрүчеләрдән түгел. Тормышта үз исеменә караганда, татар җыры, татар моңының камилләшүе, үсүе аңа күпкә кадерлерәк. Моның өчен ул вакыт белән дә...

Реклама

Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Казан Федераль университеты профессоры Миңгол Галиевнең 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Бу турыда ишетми, белми калучылар да булгандыр. Чөнки Миңгол абый ялтырап, шапырынып йөрүчеләрдән түгел. Тормышта үз исеменә караганда, татар җыры, татар моңының камилләшүе, үсүе аңа күпкә кадерлерәк. Моның өчен ул вакыт белән дә исәпләшми. Җыр сәнгатенең бөтен нечкәлекләренә тирән төшенгән бу остазның алты яшьтән җитмеш яшькә кадәр булган шәкертләре арасында университет студентлары белән беррәттән мәктәп укучылары, җыр сөюче күптөрле һөнәр ияләре бар. Миңгол абыйның өй ишеге һәркем өчен ачык, чәе әзер, салмак кына көй-моң агылып тора. Менә Миңгол абый белән очрашып, фикер алышып утырабыз.

- Миңгол абый, күптән түгел юбилей концертыгыз узды. Гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Мондый зур чараны әзерләү һәм үткәрү җиңел эш түгел бит. Үзегезне ничек хис иттегез?
- Әлбәттә, юбилей кичәсе уздыру ул бәйрәм итү түгел, үткән гомереңне, кылган гамәлләреңне, иҗатыңны барлап, халык каршында хисап тоту да. Үткәнемне барлап уйланам. Аллаһыга шөкер, гомеремдә нык үкенерлек ялгышлыклар ясамаганмын дип җанымны тынычландырам.
- Бөтен кешегә дә ничек игътибар җиткерәсез?
- Кечкенә вакыттан беләм, авылда үзәк өздереп гармунда уйнаучылар, җырлаучылар, моңлы кешеләр бар иде. Гомер үтте, аларны күрүче булмады, алар югалып бетте. Үзем сәнгать юлына кереп киткәч, кайда нинди талантлы бала булса да, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәчәкмен дип сүз биргән идем. Соңрак кешеләргә кирәгемне аңлый башладым.
- Үзегезнең эш методикагыз бар. Җырларга өйрәткәндә иң элек нәрсәгә игътибар итәсез?
- Бала килгәч, кычкыртып карыйм. Чыңлый торган тавыш эзлим. Миңа күбрәк укырга кергәндә җырларга өйрәтергә башка кеше алынмаган, «моның тавышы, «слухы» юк», дип нәтиҗә ясалган, ләкин җырларга атлыгып торган яшьләр килә. Көйли торгач, шулар ягымлы гына тавыш белән җырлый башлый. Кешенең сөйләшергә тавышы булса, аны җырларга өйрәтергә мөмкин. Адәм баласы - катлаулы компьютер. Тавышны җырга көйләү өчен унлап дәрес җитә. Дәресләр вакытында сәгатькә карамыйм. Нәтиҗә күренгәнче эшлим дә кайтарып җибәрәм.
- Теләсә нинди тавышны матурайтырга мөмкинме?
- Кешеләрнең начары да, яхшысы да бар. Нинди генә начар кеше дип әйтсәләр дә, аның уңай сыйфатларын да күрәм. Шуның кебек тавыш та дорфа яки ягымлы була. Җырлаганда якын кешең белән сөйләшкәндәге кебек ягымлы авазлар чыгарга тиеш.
-Тавыш картаямы?
- Тавыш сәламәтлеккә бәйләнгән. Сәламәт кеше олыгайган саен аның тавышы ныгый, көрәя. Бүген эстрадада тавышны тибрәтеп җырлау модага керде. Бу тибрәтү тавышны киләчәктә картайта. Кеше тавышын артык тибрәтә башласа, аны төзәтү дә кыен. Андый җырчылар турында «картлар сыман җырлый», диләр. Укучыларым арасында 70 яшьтән узган кешеләр бар. Тавышлары яшьләрнеке кебек. Үзем дә тавышны тибрәтмәскә тырышам. Минем өчен җырлау - сөйләм ул. Минем чыңлап торган тавышны саклыйсым килә.
- Сездә өстәмә дәрес алу күпме тора?
- Гомерем буе бушка эшләдем. Хәзер бушка эшләгән кешене юләр диләр. Мин дә, ярдәм итүчеләр була икән, түләүне рәхмәт дип алам. Ул акчаны үземә тотмыйм. Ул минем фондым кебек. Кайвакыт студентларның акча юк дип зарланганнарын ишетсәм, аларга ярдәм итәм. Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Миңа кайчак: «Укучыларыгыз «Алтын Барс»лар ала. Сезне күргәннәре бармы? Алар сезгә өстән генә карап уза», диләр. Кайберәүләр берничә дәрес шөгыльләнә дә, «җитте» дип китеп югала. Аннары тамашачы аның кимчелекләрен күрә. «Миңгол укучысы», - диләр. Шуңа да, хәзер кешеләргә: «Шулкадәр түләп куясың, шуннан соң киләсең», - дим. Акча түләп куйгач, ул дәресләр алып йөреп бетерәчәк, булыр-булмас килеш җырлап йөрмәячәк.
- Дәрес алырга килгән кешене кайчан кире борып җибәрергә мөмкинсез?
- Әлегә берәүне дә борганым юк. Тыңлыйм, киңәшләремне бирәм. Миңа ышанып килгәч, ничек борасың? Иң кадерле, иң кыйммәтле дәресләрем - баштагы биш дәрес.
- Русларда "Не делай добра, не получишь зла", диләр бит.
- Бу сүзләр дөрес. Ләкин мин кешедән нидер өмет итеп ярдәм кулы сузмыйм. Кайбер кеше ярдәмеңне кабул итмәскә мөмкин. Менә монысы - трагедия. Теләгем акча эшләү түгел. Шунысы кызганыч: бездә бушка эшләүне юләрлек дип саныйлар.
- Мәхәббәткә ышанасызмы?
- Гомерем буе мәктәптә мәхәббәт җырларын тыймау өчен көрәштем. Мәхәббәт җыры кешенең йөрәгеннән, җаныннан чыга, сүзләре изге хисләрдән туа. Мәхәббәтсез дөньяда яшәү булмас иде. Тик аның кадерен белүче юк кебек. Мәхәббәтне сакларга кирәк. Ул ихтирам белән янәшә атларга тиеш.
- Миңгол абый, сәнгать кешеләре берничә мәртәбә өйләнеп аерыла. Сез беренче никахыгызга тугры калгансыз. Бу мәхәббәт көчеме?
- Тугызынчы сыйныфта укыганда безгә Украинадан кайткан Фәния исемле кыз кушылды. Абыйсының баласы тугач, аны шул сабыйны карарга дип алып киткән булганнар. Ул шунда укыган, украин акценты белән сөйләшә иде. Бервакыт мәктәптә «Асылъяр» спектаклен куйдык. Мин - Шәрәфне, Фәния - Ләләне уйнады. Шунда мин аны җырларга өйрәттем. «Миннән булмый», - дип елый-елый өйрәнде. Шул чагында күңелләр ярәшкән күрәсең, X сыйныфта якынаеп киттек. Өйләнешкәнче - ун елга якын дуслашып йөрдек. Фәния хәзер пенсиядә инде. Авыл хуҗалыгы системасында эшләде. Ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз Марат Яшел Үзән районының бер авылына китеп, җир алып, шунда яши. Кызы үсеп килә. Марат - бик кешелекле, итагатьле. Кызыбыз Роза Аксубай районы егетенә кияүгә чыгып, шунда яшәде. Калада үссә дә, авыл тормышын яратты, эшләгәндә аны шәһәр кызы дип белмәделәр. Тик кыска гомерле генә булды. 37 яшь туларга ике көн кала яман шештән дөнья куйды. Безнең юанычка, ике баласы - кызы һәм улы калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ќыр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: