Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Миләүшә ИДИЯТОВА: “Җырлы язымда калам”

Аның янында утырган кеше үзе дә сизмәстән көйли башлый, чөнки аңардан шулхәтле көчле моң бөркелеп тора. Сөйләгән сүзләре дә ноталар өстендә биешкән хәрефләр кебек. Сүзем - Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Лениногорск-Шөгер төбәгенең моңлы сандугачы Миләүшә Идиятова турында. - Миләүшә Исхаковна, җыр-моң дөньясына килеп кермәгән булсагыз, нинди...

Аның янында утырган кеше үзе дә сизмәстән көйли башлый, чөнки аңардан шулхәтле көчле моң бөркелеп тора. Сөйләгән сүзләре дә ноталар өстендә биешкән хәрефләр кебек. Сүзем - Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Лениногорск-Шөгер төбәгенең моңлы сандугачы Миләүшә Идиятова турында.
- Миләүшә Исхаковна, җыр-моң дөньясына килеп кермәгән булсагыз, нинди һөнәрне сайлар идегез?
- Кечкенәдән үк китап укырга яраттым. Әти белән (мәрхүм инде) ярыша-ярыша китап укыдык. Ул: "Кызым, бигрәк күп укыйсың, китапханәче булырсың", дигән уйны күңелемә кертте. VIII сыйныфны тәмамлагач, Алабугага җыенган идем. Ләкин әни ул шәһәрне безнең районнан (ред. Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы) ерак күрде, "Лениногорскига гына китәрсең" дип, әйтерсең язмышымны язып куйды. Бирегә килеп, музыка-рәсем педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кердем.
- Хәзер китап укыйсызмы соң?
- Буш вакытымда, әлбәттә, укыйм. Бигрәк тә Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен үз итәм. Детектив хикәяләр дә ошый.
- Рөстәм абый белән ничек таныштыгыз?
- Аның белән педучилищеда бергә укыдык. Зәй-Каратай егете үзенә гашыйк итте дә куйды һәм 1990 елда гаилә кордык. Бер елдан соң, укуыбызны тәмамлап, аның авылына эшкә кайттык, гәрчә юлламабыз Тәтеш районына булса да.
- Икегезгә бер "казанда кайнау" кыен түгелме?
- Юк, мин моңа уңай карыйм. Икәү чыгып китәбез, бергә кайтып керәбез. Аңлашылмаучанлыкка урын калмый, гармония хакимлек итә.
- Шулай итеп, мишәр кызы язмышын Лениногорск төбәге белән бәйләде...
- Әйе, башта Зәй-Каратай балалар бакчасы һәм мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләдем, 1998 елдан мәдәният йорты директоры вазифасын башкардым. 2002 елда Лениногорскига күчендек. Шул елдан бирле - Мәдәният идарәсендә. Башта автоклуб мөдире, аннары методист, 2009 елдан - идарә начальнигы урынбасары.
- Сездәге моң чишмәсе бәреп чыккан урын кайда соң?
- Әнием бик матур җырлый иде. Абый гармунда уйный. Үзем кечкенәдән җыр-моң эчендә үстем, бөтен кичәләрдә катнаша идем, гомумән, активлык көчле булды. Балалар бакчасына йөргәндә, көйне отып алып, бер бармак белән пианинода уйнарга өйрәндем. Лениногорскида педучилищеда укыганда, Разим Вәлиуллин җитәкчелегендә, авылдан-авылга йөреп, концерт куйдык. 1988 елда нәкъ менә ул мине Мәдәният сарае сәхнәсенә алып чыкты. Калтырый-калтырый чыкканым, Разим абыйның гармунда уйнавы хәзер дә хәтердә.
- Белүемчә, сез һәр ел саен, зал тутырып, "менә" дигән концерт куясыз?
- Беренче сольный концертым 2002 елның апрелендә булды. Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова, концерт куярга дип, тәкъдим ясады. Исемем таныш булмаса да, кеше күп килде. Әле ахырдан ул вакыттагы район башлыгы Исхак Садриев исеменнән Марс Шәрипович Рәхмәт хаты тапшырды. И сөендем инде, мине шулай хөрмәт итүләре өчен. 2007 елның язында иҗат кичәсе оештырдык. Менә шуннан бирле концерт куймыйча калган юк. Быелгы сезон концертын 4 апрельдә тамашачылар хозурына тәкъдим итәргә дип торабыз. Аллага шөкер, зал тутырып халык килә. Тамашачым булуы белән бәхетлемен.
- Миләүшә Исхаковна, берничә мәртәбә "март, апрель аенда концерт куябыз" дип кабатладыгыз. Яз айлары сезнең өчен зур әһәмияткә ияме әллә?
- Әйе, март балачактан ук минем өчен якты, күңелле, шатлыклы ай. Әниемнең, туганнарымның, инде килеп, үземнең туган көнем бит мартта! Концертларымның исемен дә язга бәйләргә тырышам, быелгысы, мәсәлән, "Җырлы язым" дип аталачак.
- Җырларда нинди темалар күңелегезгә якын?
- Иң беренче чиратта, җырның мәгънәсенә игътибар итәм, ул мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган булсын. Мәхәббәт, бәхетле язмышлы кешеләр, туган як темасы - күңелемә аеруча якын.
- Җырларны үзегез язасызмы? Кайсы композиторлар белән хезмәттәшлек итәсез?
- Җырлар еш тумый, шулай да үзем язгалыйм. Җырчының үз йөзе, ягъни үз җыры булырга тиеш дип, профессиональ композиторлар: И.Закиров, Н.Шәймәрданов, Әлмәттән: Х.Маткәримов, В.Федоров белән иҗат эше алып барабыз.
- Улыгыз белән кызыгыз да җыр сәнгате өлкәсендәме?
- Улыбыз Айназ бик матур бии. Концертыбызда катнаша. "Сигнал" җәмгыятендә автомеханик булып эшли. Кызыбыз Эльза педколледжның IV курсында белем ала. Хыялы - КФУның музыка факультетына керү. Ул кечкенәдән үк җырларга яратты. Без дүртәү бергә эшлибез. Рөстәм баянда уйный, гомумән, сәхнәдә баян булмаса, ул тулы түгел.
- Быел узачак концертыгызга әйләнеп кайтсак, нинди "мөгез чыгарырга" уйлыйсыз?
- Һәр концертымда нинди дә булса сюрприз ясарга җыенам. Тамашачыны гел шаккаттырып торырга кирәк, югыйсә ул бертөрлелектән туярга да мөмкин. "Ядъкәр" студиясендә җыр дөньясын гизеп, хәзерге вакытта Казан сәхнәләрендә талант-осталыкларын күрсәтүче егет-кызларыбызны да концертларыбызга чакырганыбыз бар. Алар миңа хәзер дә остазлары буларак, еш рәхмәт әйтә. Быелгы концертта кем катнашачагы әлегә сер булып калсын. Һәрхәлдә, тамашачыны сюрприз көтә.
- Башка районнарга концерт белән чыгарга исәбегез юкмы?
- Быел беренче тапкыр көньяк-көнчыгыш районнарда: Яңа Чишмә, Әлмәт, Азнакай, Җәлилдә концерт куячакбыз. Әлбәттә, Шөгер халкын да ял иттереп алырга исәп бар.
- Җырчы өчен күлмәк-костюмнар ни дәрәҗәдә мөһим? Сез аларны сатып аласызмы?
- Минемчә, һәр концертта бер-ике яңа күлмәк булырга тиеш. Зәвык белән тегелгән кием зур роль уйный. Сатып та алабыз, тектерәбез дә. Хәзерге вакытта биючеләребезгә костюм тектерү бара. Төс ягына килгәндә, яраткан төсем - зәңгәр, соңгы вакытта кызыл да ошый. Шулай ук прическа да килешле булырга кирәк. Гомумән, тышкы кыяфәт сәхнә кешесе өчен беренче урында, дип уйлыйм. (автордан: сер итеп кенә әйтәм, Миләүшә Идиятованың концертында прическасы үзенчәлекле булачак. Бәя бирер өчен концертка килми калмагыз).
- Миләүшә ханым, барысына да җитеш, өлгер бит сез. Әле тагын җәмәгатьчелек эшегез дә бар түгелме соң?
- Әйе, 2009 елдан Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарам. Мәдәният идарәсендә эшләгәч, бу өлкәне алып бару кыенлык тудырмый. Бөтен чаралар конгресс "канаты" астында үтә бит.
Заман сулышы" газеты редакциясе Миләүшә Идиятованы 16 мартта булачак туган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итә. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, моң чишмәсенең саекмавын, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М.Идиятова