Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мөнир Рахмаев сәхнәдән китә?

Татар эстрадасының «энерджайзер»ы Мөнир Рахмаев үзен янә сәүдә өлкәсендә сынап карарга булган. Хәтерләсәгез, моннан бер ел элек җырчы хәләл ит сату кибете ачып йөргән иде. Бу юлы ул бөтенләй башка юнәлештә эшләргә җыена. - Туган ягым Әлмәттә һәм Казанда хатын-кызлар, ир-атлар өчен сыйфатлы кием-салым кибете ачарга телим. Киемнәрнең кайдан кайтарылачагы...

Татар эстрадасының «энерджайзер»ы Мөнир Рахмаев үзен янә сәүдә өлкәсендә сынап карарга булган. Хәтерләсәгез, моннан бер ел элек җырчы хәләл ит сату кибете ачып йөргән иде. Бу юлы ул бөтенләй башка юнәлештә эшләргә җыена.

- Туган ягым Әлмәттә һәм Казанда хатын-кызлар, ир-атлар өчен сыйфатлы кием-салым кибете ачарга телим. Киемнәрнең кайдан кайтарылачагы турында сөйләшүләр бара, әмма шунысын төгәл әйтә алам: бәяләр үтемле булачак. Планнарым бик күп, барысы да тормышка ашыр дип өметләнәм. Кибет киләсе ел башыннан эшли башлаячак, Алла теләсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Мөнир Рахмаев. Эшләпәләр яратучы егет кибетнең дизайнын да эшләпә формасында башкарырга тели икән. Кыскасы, кибет тә, аның дизайны да үзенчәлекле булырга охшаган.
Сәүдә эшенә күчү сәбәпле, соңгы арада "Мөнир Рахмаев җырлаудан туктый" кебек имеш-мимешләр дә ишетелә башлады. Ләкин җырчы сәхнәне ташламаячак, иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итәчәген белдерде.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X