Заман сулышы

Нурия – нур иясе

Әллә кайдан үзенә тартып торучы сөйкемле затлар була. Нурлы йөзле, якты карашлы, киң күңелле, эчкерсез... Алар белән аралашу җан рәхәте, үзе бер бәйрәм. Минем дә шундый дустым бар. Исеме җисеменә бик тә килеп тора - Нурия, нур иясе! Танышуыбызга унбиш еллап вакыт үткән икән. Аны якыннанрак белгән саен ихтирамым арта...

Әллә кайдан үзенә тартып торучы сөйкемле затлар була. Нурлы йөзле, якты карашлы, киң күңелле, эчкерсез... Алар белән аралашу җан рәхәте, үзе бер бәйрәм.

Минем дә шундый дустым бар.
Исеме җисеменә бик тә килеп тора - Нурия, нур иясе!
Танышуыбызга унбиш еллап вакыт үткән икән. Аны якыннанрак белгән саен ихтирамым арта барды. Бай иҗаты белән дә, күркәм холкы белән дә сокландырды ул мине. Һәр әсәреннән ихласлык, җылылык, сафлык бөркелә, сүзе белән җанны дәвалый. Иҗатында - ул үзе, уйлары, дөньяга карашы, мәхәббәте, шатлык-әрнүләре... Табигать биргән сәләт, тормыш тәҗрибәсе, туган телгә, әдәбиятка, үз халкына мәхәббәт аны шагыйрь иткән, каләменә осталык һәм көч-куәт биргән.
Нурия Сәлманованың кеше күңелен, яшәү кануннарын бик тә белеп язган мәгънәле, тирән фикерле шигырьләре тәрбияви көчкә ия. Алар мәктәптә, балалар бакчасында, гаиләдә әһәмиятле кулланма, ярдәмлек була алыр иде. Тик кызганыч, ул шигырьләрне бергә туплап, китап итеп чыгару мөмкинлеге юк.
Горур таулар арасына сыенган, исеме җырларга кергән данлыклы Шөгер авылында туып үскән ул. Иҗат белән мәктәптә укыган елларда ук шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга керә, озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Яңа Иштирәк егете Илгизәр белән кушылып, Коми якларына чыгып китәләр. "Ак төннәр, поляр балкышлар, сазлыклар, мүкләр өстендә үскән төрле җиләкләре, кереп адашырлык урман-тайгалары - барысы да күңелдә онытылмаслык хатирә булып калды," - дип искә алган иде Нурия анда яшәгән елларын. 1996 елда алар иренең туган авылына - Яңа Иштирәккә кайтып төпләнәләр, өр-яңа йорт җиткерәләр. Бу гаиләдә менә дигән ике ир-егет үсә.
Нурия һәркайда күңел биреп эшли. Шактый еллар ул мәктәптә өстәмә тәрбия эшләре буенча "Иҗат" түгәрәген җитәкли, балаларга халык иҗатын, туган як тарихын өйрәтә, милли тәрбия бирә. Соңрак Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып тора, халык күңелендә уелып калырлык кичәләр, очрашулар, концертлар үткәрә. Ә хәзерге эш урыны - балалар бакчасы.
Күңеле дә, язмышы да бай аның. 1997 елның язында бер кочак шигырьләрен күтәреп, "Чишмә" әдәби берләшмәсенә килгән иде ул. Шуннан бирле бер сукмактан атлыйбыз.
Нурияне җәмгыятьтәге яман күренешләр, кешеләрдә рәхимсезлек, битарафлык, байлыкка табыну кебек ямьсез сыйфатларның артуы борчый. Яхшыны яманнан аера белү, гаделлек сагында тору, намус сафлыгы, кешеләр күзенә туры карап сөйләшә алу - аның өчен тормыш кредосы булып тора. Максаты: нәниләргә дә, олыларга да әхлакый тәрбия бирү, күңелләргә иман нуры салу. Ә бу байлык гасырлар буе яшәп килгән күркәм гореф-гадәтләребездә, ислам кануннарында. Моны яхшы аңлаган Нурия Сәлманова 2004-2009 елларда Әлмәттә Р. Фәхреддин исемендәге мәдрәсәдә белем алып, дин нигезләрен өйрәнә, мөгаллимә дипломы ала. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген таныган кеше генә тормышның бар матурлыгын күрә, аның нинди зур бүләк икәнен аңлый, өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелмичә бәхетле булып, игелекләр кылып яши, ди ул.
Нурия Сәлманова үзе дә аклыкка-сафлыкка хезмәт итүче шундый игелекле, иманлы кешеләр сафында.
Каләмдәшләре исеменнән аны гомеренең матур бәйрәме, юбилее белән котлап, иҗади уңышлар, бәрәкәтле гомер телим.

Сабыйга
И, сабыйлар, үсәсез дә
Тик үрнәкләр юк сезгә.
Юллар алда, кайсы туры -
Сайларга үзегезгә.
Зурларның эшләре каты,
Бары акча эзлиләр.
Әз генә авырлык килә,
Анысына да түзмиләр.
Әнкәйләр белмиләр хәзер
Нәрсә киеп-салырга.
Әткәйләрнең уйлары бер:
Тик машина алырга.
Әби-бабай намаз белми,
Акча санау эшләре.
Йокларга яткач та шуны,
Күрсәтәдер төшләре.
И, сабыйлар, үсегез сез,
Туры юлны эзләгез.
Уегыздан, телегездән,
Аллаһ сүзен өзмәгез.
Аллаһ сүзе - изге Коръән,
Күрсәтә бәхет юлын.
Бәхетле буласың килсә,
Таймасын Аннан юлың!



Гөлгә күмелгән җырың
Дан, шөһрәт син көтмәгәнсең,
Бәлеш өмет итмәгәнсең,
Язгансың бары...
Милләтем, диеп янгансың,
Йортсыз-җирсез дә калгансың,
Язгансың бары...
Куштаннардан җирәнгәнсең,
Саф күңелгә терәлгәнсең,
Язгансың бары...
Ятимлек тә сындырмаган,
Сырхау җаның тындырмаган,
Язгансың бары...
Тәүфыйксыздан син качкансың,
Иманлыга йөз ачкансың,
Язгансың бары..
Мәхәббәтең илгә чиксез,
Рухи дәрьяларың төпсез,
Язгансың бары...
Баш иябез шәхесеңә,
Сокланабыз һәр эшеңә,
Ихлас күңелдән.
Җаның булсын оҗмахларда,
Бүген җырың дөньяларда
Гөлгә күмелгән.



Теләк
Бүген битарафлык өйләрдә,
Ишетелми моңлы көйләр дә,
Уен- көлке онытылып бара,
Тупаслыктан шиңә гөлләр дә.
Һичнәрсәгә әрнеми вөҗдан,
Акча өчен сатыла Ватан.
Әгәр шатлык килсә берсенә -
Икенчесе аны күпсенә.
Аннан уздырыйм дип, иза чигеп,
Гомер итү рәхәт түгелдер.
Тик шунысы бар: кеше киткәннән соң,
Изге эше гөлгә күмелер.
Хәлсезләнгән чирле заманны
Дәваларга пакь җаннар кирәк.
Ни калдырам киләчәккә, диеп,
Типсен иде бүген һәр йөрәк.


Бәхет
Нурия Сәлмановага багышлыйм
Кипаристай ике улың -
Иминлегең сакчысы.
Тау бөркетедәй хәләлең -
Дәүләтеңнең ачкычы.
Тормыш ярың - яшел чирәм,
Челтер-челтер чишмәсе.
Фәрештәдәй якты йөзең,
Иман нуры китмәсен.
Каләмеңне моңлы, диләр,
Нинди сагыш кимерә?
Калебеңә багып, зиһенем,
Төшенә алмый илерә.
Ак болыттай хәрәкәтең,
Пакъ намазлык өстендә.
Ят кул борган будильнигың,
Челтерәми өеңдә.

Рәхимә ГАБДЕЛГАНИЕВА, Сарабиккол

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: