Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Пермь өлкәсендә Зәйнәп белән Зөфәрнең концертларын оештыруда комаучалаучы кеше табылган

Бу көннәрдә җырчы пар - Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов Пермь якларында гастрольләрдә йөри. Пермьнең кайсы шәһәр-район үзәкләренә бармасыннар, "сезне килмиләр дип әйттеләр" дигән сүзләр белән каршы алалар икән. Моның сәбәбе тиз ачыкланган. - Бер ел элек Пермь ягында эшләүче танылган администраторга 25 еллык иҗатыбыз уңаеннан концертлар эшләргә дип элемтәгә...

Бу көннәрдә җырчы пар - Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов Пермь якларында гастрольләрдә йөри. Пермьнең кайсы шәһәр-район үзәкләренә бармасыннар, "сезне килмиләр дип әйттеләр" дигән сүзләр белән каршы алалар икән.
Моның сәбәбе тиз ачыкланган. - Бер ел элек Пермь ягында эшләүче танылган администраторга 25 еллык иҗатыбыз уңаеннан концертлар эшләргә дип элемтәгә чыктым. Әлеге ир-атның исем-фамилиясен дә әйтәсем килми. Әмма ул: "Концерт планнарым 5 елга кадәр язылган", - дип эре генә сөйләште. Безнеке язылмаган алайса! Бөтен гастроль графикларыбыз алдан төзелә. Мин тоттым да, башка администратор белән эшләргә булдым. Күрәмсең, аның моңа ачуы чыккан. Пермь якларында безне концертлар белән килмиләр дип сүз тараткан. Урамдагы афишаларыбызны ертып-ертып киткәннәр. Безнең концерт билетларын саттырмыйча, башка артистның билетларын юнь бәядән саттырган. Шаккаттык! Шулай астыртын рәвештә зыян итәләрмени соң инде?! Үзеңнең концертларыңны эшлә син! Башка кешеләргә нәрсәгә аяк чалып йөрергә?! Минем күземә килеп күренгәне юк әле. Күрсәм, яхшы гына әйтәчәкмен, - диде Зәйнәп Фәрхетдинова.
Зәйнәп Фәрхетдинова әлеге администраторның исемен әйтергә теләмәсә дә, Зөфәр Билаловтан көч-хәл белән барыбер сорашып белдек. Исеме - Илдус Арсланов икән. Киләчәктә татар эстрада артистлары аның белән эшләрме? Менә монысы бик шикле...
Җырчы пар татар эстрадасында 25 ел буе эшләү дәверендә беренче тапкыр шундый хәлгә юлыккан. Шулай булуга карамастан, Пермьдәге концертлары өзелмәгән. Хәтта Барда муниципаль район башлыгы Сергей Ибраев рәхмәт хаты тапшырган.
Эльза ГАЗИЗОВА
Чыганак: http://www.akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев