Заман сулышы

Һәр авылның – үз хикмәте

"Чишмә" иҗат берләшмәсе авылларга чыгып, әдәбият сөючеләр белән очрашырга җыена дип язган идек инде. Октябрь аенда Яңа Иштирәк мәктәбе укучылары белән очрашсалар, ноябрьдә - 11 нче гимназиядә "Айсылу" театр түгәрәген җитәкләүче Зөмәрә Шәрәпова барыбызны да, җилтерәтеп, туган авылы Кирлегәчкә - Г.Тукай елын йомгаклау кичәсенә алып китте. Бер төркем иҗат әһелләрен...

"Чишмә" иҗат берләшмәсе авылларга чыгып, әдәбият сөючеләр белән очрашырга җыена дип язган идек инде. Октябрь аенда Яңа Иштирәк мәктәбе укучылары белән очрашсалар, ноябрьдә - 11 нче гимназиядә "Айсылу" театр түгәрәген җитәкләүче Зөмәрә Шәрәпова барыбызны да, җилтерәтеп, туган авылы Кирлегәчкә - Г.Тукай елын йомгаклау кичәсенә алып китте.


Бер төркем иҗат әһелләрен утырткан "Газель" Кирлегәч Мәдәният йорты каршына ярты сәгатькә иртәрәк килеп туктады. Салкыннан тизрәк эчкә - гөлләр белән бизәлгән җылы бинага үттек. Сәхнәдә репетиция бара, ә фойеда әрле-бирле йөреп торучы бер абзый күренде. Элек колхозда тракторчы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булучы Җәмил абый Сәхапов булып чыкты ул. Кулында - М.Мәһдиевнең "Сайланма әсәрләре". Китапханә һәм җирле үзидарә Советы шул ук бинада булып, абыебыз авылның китап укучыларының берсе булып чыкты. Укыйлар икән әле Кирлегәчтә, компьютер белән телевизорга гына алданып утырмыйлар. Моны китапханәче Наилә Фәрзиева, һәм кулдан-кулга йөреп таушалган китаплар да раслады.

Башланды. Залда халык күп түгел. "Илһам алыйк бөек Тукайдан" дип аталган кичәне, әлбәттә инде, Таһир абый Шәмсуаров үзенең шигыре белән башлап җибәрде. Кунаклар - танылган язучы Рәмзия Габделхакова, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, җирле татар - иҗтимагый үзәге җитәкчесе Ренат Вилданов, яшь язучы Зилә Мөдәррисова - беренче рәттән урын алды.

Алып баручылар җирле талантлар белән килгән кунакларның чыгышын бергә туплап, бербөтен итеп бирә алдылар. Аларның берсе - алда телгә алынган Зөмәрә ханым булса, икенчесе шул авыл оныгы - шәһәребезнең 11 нче гимназия укучысы Эльвира Галимова. Менә хәзер Кирлегәч белән Тукай арасындагы бәйләнешнең нидә икәнлеген аңладым. Кирлегәчтәге колхоз күп еллар Тукай исемен йөрткән, ләбаса. Заманында беренчеләр рәтендә, үрнәк колхоз булган. Залда утыручыларның күбесе әнә шунда сыер савучы, терлекче, механизатор булып эшләгән. Шуңа да Тукай исеме алар өчен аеруча якын.

Сәхнә мәктәп укучылары хозурына бирелде. IX сыйныф укучылары Г.Тукайның "Таз" әсәрен, VI сыйныфлар "Кәҗә белән Сарык"ны сәхнәләштерде. Башлангыч сыйныф укучылары "Бала белән Күбәләк" шигыренә әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде. Шәһәрдә яшәп, махсус түгәрәкләргә йөргән балаларның чыгышы бер якта торсын. Беренчедән, сөйләмнәре төзек, артистлык сәләтенә ия балалар күп, һәм инде костюмнары, декорацияләре аерым мактауга лаек. Мәсәлән, "Кәҗә белән Сарык"ны, шәһәркүләм чараларда күрсәтү дә уңышлы булыр иде. Тамашачыны ялыктырмас өчен бераз кыскартканнар, заманча алымнар керткәннәр. Бу - укытучыларының эзләнүе, тырышуы нәтиҗәседер инде.

Тагын бер көтелмәгән, әмма бик тә кирәкле үзенчәлек булды. Сәхнәгә бер төркем укучы чыгып басып, үзләре язган шигырьләрен яттан укыды һәм бастырырга дип "Заман сулышы" газетына бирде. Аларны чын шагыйрь, язучыларга күрсәтеп, фикерләрен дә белик әле, чөнки редакция белән "Чишмә" берләшмәсе арасында бу турыда килешү бар. Аннары декабрь аенда "Кыңгырау" сәхифәсендә бастырып чыгарырбыз.

Сәхнәгә "Ихлас" вокаль ансамбле чыгып басу белән, тамашачы "аһ" итте. Бик матур ачык яшел төстәге атлас күлмәк, жилет кигән, шәл-яулык бөркәнгән әлеге апаларыбыз сәхнәдә берни эшләми басып кына торып кире кереп китсәләр дә - зал гөрләтеп кул чапкан булыр иде. Юк шул, безне шаккатыруларын дәвам иттеләр. Мөгаллимә апа Шәвәлиева мәрхүм улы Илһам Хәлиуллинның "Тукай абый" шигырен укыгач, бергәләшеп, бөек шагыйрь сүзләренә язылган "Туган авыл" җырын суздылар. Ә Сәлимә апа Напаева башкарган "Ялгыз ана сагышы" мөнәҗәтенә ике "5" ле куеп булыр иде. "Чишмә" җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин әйтмешли, Фәридә Кудашева аһәңнәре чыгып китә үзеннән. Без: "Ә яшь чакта ничегрәк җырлады икән?" - дип сокландык. Янына килеп, сорашып утырдым:

- Минем кебек ялгызлар белән дөнья тулы. Улымның үлеме авыр булды, ике баласын калдырып китеп барды, сагышымны мөнәҗәт итеп җырлыйм, - ди ул.

Гадәттә, мөнәҗәтләрне бертөрлерәк көйлиләр, дип беләм Ә бу бөтенләй башка - күңел кылларын тибрәндерә торган. Тавышына туры китереп үзе иҗат иткән икән. Менә талантлар кайда яши ул!

"Ихлас" төркеме җитмештән өстә сигез апаны берләштерә (фотода). "Бик активлар, барлык йолаларны да беләләр, әйдә тегеләй, болай итик, дип кенә торалар", - диләр алар турында. Шигырьләр, мөнәҗәтләр язалар, барлык бәйрәмнәрдә дә катнашалар, иң өлкәннәре Зәмзәмия апа кубызда да уйный икән әле. Кыскасы, клуб мөдире белән художество җитәкчесе ирле-хатынлы Тәлгать һәм Гөлфия Шәриповларның төп ышанычлары.

...Әбиләр барлык уйларымны чуалтты. Ә сәхнә - гөрли бит! Менә төбәгебезнең танылган язучысы Рәмзия Габделхакованы чакырдылар. Хәер, аны таныштырып тору кирәкми, моны китапханәдә укый-укый таушала башлаган китаплары раслап тора. Буш кул белән килмәгән, бер пакет китап күтәреп менеп, авыл китапханәсенә бүләк итте. Бу әле махсус шулай оештырылган кебек килеп чыкты, чөнки китапханә 55 еллыгын бәйрәм итә икән. Берничә әсәрен укып үтте.

Ренат абый Вилданов сәхнәгә чыгып баскач, нәрсә сөйләр икән, дип уйлап куйган идем. Г.Тукайның милләтебез гимны булган "Туган тел"еннән башлап, Наҗар Нәҗми, Нури Арсланов, Хәсән Туфанның татар халкына бәйләп язылган шигырьләреннән өзекләр китереп, халыкның мәхәббәтен казанды.

Шулчак артыма борылып карадым, зал халык белән тула язган икән. Күрәмсең, эшләрен тәмамлап килүчеләр һәм шәһәрдән кайтучылар да өстәлгәндер. Эчкә җылы керде. Безнең белән шәһәрдән килгән, күпләргә яхшы таныш Әлфия Низамованың җыр-моңы тамашачыларны тәмам кыздырды. Бернинди репетициясез клуб мөдире Тәлгать Шәриповка баянга кушылып җырлап сокландырды ул. Җырчысы да, баянчысы да менә дигән! Мәҗлес иң югары ноктасына җитте, куллар ныграк чабылды. Таһир Шәмсуаров "Август ае" әдәби-музыкаль композиция башкарып, моңлы җыр сузган иде инде. Хис-тойгыларына түзә алмыйча:

- Кирлегәчкә килгәч, сәхнәдән төшеп булмый, - дигән булып, планнан тыш тагын берне чыгып җырлады.

Чират - күпләргә әле бик үк таныш булмаган яшь язучы, юморескалар остасы Зилә Мөдәррисовага җитте. Үзе ул Самара өлкәсе Денис авылында туып үскән, Лениногорскида яши. Г.Тукай белән бәйле бер кызыклы хәлне сөйләп үтте.

- Апрель аенда кызым Тукай бәйрәмендә катнашып, шигырь сөйләде. Шуннан соң берничә көннән мәктәптән кайткан бу, кәефе юк: "Әни, Тукай үлгән икән бит", - ди. Халык аны бик җылы кабул итте. Әлеге алкышлар Зиләне тагын да яңа әсәрләр иҗат итәргә илһамландырсын иде.

Кичә бергәләшеп, "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды."Во булды", - диеште тамашачылар, ә безне Әлфия Сабирҗанова белән Минзилә Мөхәммәтшина пешергән бәлеш көтә иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: