Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Равил Шәрәфиев: “Элеккеге тормышымда мин җанвар булганмын...”

- Равил абый, сезнең "ялгыз бүре" дигән кушаматыгыз бар икән? - Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына...

- Равил абый, сезнең "ялгыз бүре" дигән кушаматыгыз бар икән?

- Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына торган бүлмәгә кердем, анда да керде. Шуннан соң: "Тизәк чебене кебек булдың инде", - дип үзенә әйтергә туры килде. Мин бит мунчага җанымны-тәнемне сафландырырга дип керәм.

- Сезнең кебек популяр булып калу өчен нишләргә кирәк?

- Популяр булу өчен махсус тырышмадым. Әмма сәхнәнең үз законнары бар. 40 градус температура белән дә уйнаганым бар. Сәхнәгә син бөтен барлыгыңны бирергә тиешсең. Гәүһәр Камалова минем өчен үрнәк иде. Авыр гәүдәле, диабет белән дә авырый, эх-эх сулап театрга килә, сәхнәгә чыга да, ут өертеп йөри, бии, сәхнәдән чыгып эх-эх сулап өенә кайтып китә. Сәхнәдә бервакытта да авыруын күрмәдем. Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров та шундыйлардан.

- Холкыгыз бик авыр, театрда эшләү җиңел түгелдер?

- Туры сүзле булуым аркасында театрда бик яратып бетермәделәр мине. Марсель Хәкимович кирәк булганга гына уйнатты, "Зәңгәр шәл"дә ишанны тәкъдим иткән иде, алынмадым. Шуннан соң ул миңа роль бирми башлады. Аннан Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә, Венералар белән концертлар куеп йөрдем. Ул вакытта итен дә, акчасын да биреп кайтаралар иде. Шул чакта туйганчы яңа суйган ит ашап калдым. Ул чорда театрдан китү турында сүз кузгаткач, Марсель Хәкимович дачага килеп керде: "Син шундый ният белән йөрисеңмени? Әйдә, китмә инде! "Баскетболист" һәм "Чапты атым Казанга" спектакльләрен куябыз. Шуларның кайсысында телисең, шунда уйна", - диде.

- Театрга сез бүген кирәкме?

- Җибәрмиләр икән, кирәктер дип саныйм. Мине яшьләр бик ярата, фотога төшәләр, урамда сөйләшәләр. Яшьләр арасында популяр булу минем яшьтәге кеше өчен зур бәхет.

- Кайсы гасырда яшәр идегез?

- 19 гасырда. Шул заманда бер яшәгәнмен дә бугай - миндә декабристлар җаны. Декабрист булып яшәгәнмен булса кирәк.

- Сезне сөргенгә дә сөргәннәрме?

- Анысын ук белмим, тик яшәвемне тоям. Бүгенге яшәвем өченче тормышым дип беләм. Икенчесен Төньяк котыпта яшәгәнмен.

- Җаннарның күчеп йөрүе Ислам тәгълиматына каршы килә.

- Җан күчә дип саныйм. Кыш көне бакчама боз аркылы чыгам. Кояшлы көнне чаңгы белән чыгам. Кар. Дөнья ап-ак. Минем шунда тыным кысыла, шулхәтле рәхәт! Котыптагы тормышымның чагылышы дип карыйм моны, анда мин җанвар булганмын.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев