Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ришат Төхвәтуллин: Микрофоныма хыянәт итмим!

Татар эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин кая гына барса да, микрофонын һәрвакыт үзе белән йөртә. Ә күптән түгел җырчы яңа микрофон сатып алган. Ни өчен Ришат ят микрофоннардан җырларга яратмый? Моның сәбәбе нидә икән? - Ришат, ни өчен концертларда үзеңнең микрофоның белән генә җырлыйсың? - Һәрвакыт үземнең микрофоным белән генә...

Татар эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин кая гына барса да, микрофонын һәрвакыт үзе белән йөртә. Ә күптән түгел җырчы яңа микрофон сатып алган. Ни өчен Ришат ят микрофоннардан җырларга яратмый? Моның сәбәбе нидә икән?

- Ришат, ни өчен концертларда үзеңнең микрофоның белән генә җырлыйсың?

- Һәрвакыт үземнең микрофоным белән генә йөрим! Беренчедән, ул - бик сыйфатлы. Икенчедән, мин чисталыкны яратам. Чөнки кайбер микрофоннар иннеккә буялган, пычрак, яисә ят исле була. Үзеңнеке үзеңнеке инде! Шуны да әйтергә кирәк, күп җирдә сыйфатлы микрофоннар бөтенләй юк. СССР вакытында кулланылган микрофоннар бүген дә очрый әле.

- Элеккесен кая куйдың?

- Элегрәк сатып алган микрофоным да үзем белән йөри. Микрофоннарыма беркайчан да хыянәт итмим. Алыштырырга уйлаган идем дә, кире уйладым. Анысы да бик якын, ияләнгәнмен.

- Ришат, син ак төстәге микрофоннарга өстенлек бирәсең бугай?

- Чынлап та, микрофоннарым ак төстә. Мин кешене кабатларга яратмыйм. Һәм мине кабатлаганнарын да өнәмим. Һәркем аерылып торырга, үзенчәлекле булырга тиеш.

- Яңа микрофонны кайдан һәм ничә сумга сатып алдың?

- Яңасын заказ белән кайтарттырдым. Бәясен әйтеп тормыйм. Иҗатымны хөрмәт итүче тамашачыларым өчен, тавышым тагын да чистарак, сыйфатлырак яңгырасын дип тырышам.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев