Заман сулышы

Сагынам

Авылга кайтам, дөресрәге, кайтабыз. Бөек шагыйрь Тукай әйткәнчә, уй да - мин! Үзем - авылга, уйларым - үткәннәргә, балачакка кайта. ...Сагынам шул авылымны. Әллә чишмәләре, әллә туган нигез, әллә бакчадагы алмагачлар, безне онытмадыңмы, дигәндәй, күңелне нечкәртеп, үзәкләрне өзеп сагындыра. Менә шул чишмәләрнең "Урта чишмә" дигәне - безгә иң якыны. Өйле,...

Авылга кайтам, дөресрәге, кайтабыз. Бөек шагыйрь Тукай әйткәнчә, уй да - мин! Үзем - авылга, уйларым - үткәннәргә, балачакка кайта.


...Сагынам шул авылымны. Әллә чишмәләре, әллә туган нигез, әллә бакчадагы алмагачлар, безне онытмадыңмы, дигәндәй, күңелне нечкәртеп, үзәкләрне өзеп сагындыра.

Менә шул чишмәләрнең "Урта чишмә" дигәне - безгә иң якыны. Өйле, буралы. Суны да коедан алган кебек аласы. Хәтеремдә әле, әни миңа яңа ботинка сатып алды. II сыйныфка барырга хәстәрлек булгандыр, мөгаен. Киеп тә карадым, йөреп тә карадым, шатлыгымнан тынычлана алмыйча, көянтә-чиләк алып, чишмәгә киттем. Әллә сулы чиләгем авыр булдымы, әллә яланаяк йөрергә өйрәнгән аякларым җирне тою сәләтен югалттымы - ниндидер бер мизгелдә чишмә бурасы эчендә идем. Ничек чыгарга, дигән уй белән өскә карадым. Көн уртасы. Берәрсе чишмәгә килер, чыгарга булышыр, дигән өмет тә аз...

Ничек чыкканымны хәтерләмим. Әниемнең: "И, балакаем, ничекләр чыктың, ничекләр тончыгып үлмәдең?"- дип елаганы истә. Әбием еламады, елый торган карчык түгел иде минем әби.

-Үзең егылгансың, үзең чыккансың, булдыргансың. Күлмәк-ыштаннарың да чиста иде, чишмәне дә пычратмагансың,-диде.

Юк, әнием дә елак түгел, бик сабыр, уңган-булган хатын иде. Тик шулай да, әнием дөньяга куркыбрак карый сыман тоела иде. Мөгаен, 24 яшьлек кыз балага авыр елларда, үзеннән кала 4 ятим баланы аякка бастыру авыр булгандыр, бик авыр. Кияүгә чыккач, тагын алты бала...

Әнием гарәпчә укыганда, ничек шушы өтер, таякчыклардан сүз-җөмләләр була икән, дип аңа сокланып та, гаҗәпләнеп тә карап утыра идем. Рәхмәт сиңа, әнием, урының җәннәттә булсын.

Әтием җырларга бик ярата иде. Ишегалдында йөргәндә дә, мал-туар карарга чыкса да, әкрен генә гел җырлап йөрер иде.

Сабан туенда атлар чабышын бик ярата иде әти.

-Сабан туеның бөтен яме, бөтен күрке - атларда,-ди торган иде. Мәйданга тантана өстәп, башларын чайкап горур атлаган атларга һәркем сокланып, яратып карый шул.

Авылга якынлашам. Шул яктан искән җилдә әниемнең: "Кызым кайта", дип пешергән балан бәлеше исе, әтиемнең соңгы җыры, соңгы моңы - "Олы юлның тузаны" яңгырый сыман.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: