Заман сулышы

Сөембикә рухы яши бездә

Кешелек тарихы гаҗәеп кызыклы, бай. Татарстаныбызның да, һәр илнеке, һәр халыкныкы шикелле үк, үзенең бай тарихы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге бар. Тарихны белмичә торып, бүгенге тормышыбызны аңлап, киләчәкне күзаллап булмавын барыбыз да белә. Бүгенге көндә республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган ягыбыз тарихын тирәнтен өйрәнүгә, кызганыч, укыту программасы буенча сәгатьләр...

Кешелек тарихы гаҗәеп кызыклы, бай. Татарстаныбызның да, һәр илнеке, һәр халыкныкы шикелле үк, үзенең бай тарихы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге бар. Тарихны белмичә торып, бүгенге тормышыбызны аңлап, киләчәкне күзаллап булмавын барыбыз да белә.


Бүгенге көндә республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган ягыбыз тарихын тирәнтен өйрәнүгә, кызганыч, укыту программасы буенча сәгатьләр саны җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

Безнең 2 нче мәктәптә аерым классларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре Р. Нигъмәтуллина методикасына нигезләнеп, тупланып, ягъни эксперимент буларак алып барыла. IX сыйныфның рус төркемнәрендә программа нигезендә, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә каралган дүрт сәгатьнең берсендә - туган якны өйрәнү фәне укытыла. Дәреснең максаты - туган якның, туган шәһәребез һәм районыбызның тарихын, анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнү; туган төбәгебездән чыккан бөек кешеләрнең тормышын, иҗатын өйрәнеп, алар үрнәгендә сәләтле шәхесләр тәрбияләү.

Туган якны өйрәнү дәресенең чираттагы кунагы - шәһәребезнең җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, якташ язучыбыз Җәмит Рәхимовның тормыш иптәше Галия апа Рәхимова. Зур сумкасына бер кочак китап, гәҗит-журналлар төяп мәктәпкә килеп кергәндә сәгать иртәнге сигезенче ярты иде. Шактый гына балалар да җыелып өлгергән. Шул арада Галия апа кемнеңдер башыннан йомшак итеп сыйпарга, кемнедер өлкәннәрчә яратып, шелтәләп тә алырга өлгерде.

Беренче дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлады. Дәреснең темасы гаҗәеп кызыклы: "Сөембикә - Казан ханбикәсе". Тактада Сөембикә-ханбикәнең төрле рәссамнар тарафыннан язылган картиналары, язучыларның китаплары урын алган. "Исемнәре кешелек тарихына кереп калган хатын-кыз идарәчеләр күп түгел. Гүзәл Сөембикә - шуларның берсе", - дип башлады дәресне укытучы. Сөембикә - Нугай морзасы Йосыфның кызы, 1516 нчы еллар тирәсендә туган. Тарихчылар аның турында: "Сөембикә искиткеч чибәр, сөйкемле, бик акыллы һәм зирәк кыз иде", - дип яза. Дәрес дәвам итә. Галия апалары сөйләгән мәгълүматлар укучылар өчен зур яңалык булды, чөнки дәреслек материалга бай түгел.

-Туган җирнең тарихын, гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган шәхесләрен белми торып, башка халыкларның тарихын өйрәнеп булмый, - дип тәмамлады сүзен Галия апа.

-Ватаныбызның бәйсезлеген яклап шәһит киткән бабаларыбызны, милләттәшләребезне, Сөембикәләре кебек хатын-кызларыбызны искә алыйк, батырлыклары алдында баш иик, - дип йомгак ясады укытучы. Ә укучылар сорау артыннан сорау яудыра тордылар. Кыңгырау шалтырагач та, китәргә ашыкмадылар, әйтерсең, Галия апа Сөембикә рухын балаларга иңдереп китте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: