Заман сулышы

Шагыйрь туган җирдә

Федотовкада өч чара берьюлы - Авыл көне, Өлкәннәр көне һәм шагыйрь Гәрәй Рәхим белән очрашу узды. Гөргери үзенең дуслары: Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамов белән кайтты. Федотовкалылар аларны бавырсак, ипи-тоз белән каршы алдылар. Керәшен халык җырлары яңгырады. Мәктәптә...

Федотовкада өч чара берьюлы - Авыл көне, Өлкәннәр көне һәм шагыйрь Гәрәй Рәхим белән очрашу узды. Гөргери үзенең дуслары: Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамов белән кайтты. Федотовкалылар аларны бавырсак, ипи-тоз белән каршы алдылар. Керәшен халык җырлары яңгырады.


Мәктәптә урнашкан музей кунакларда зур кызыксыну уятты. Гәрәй Рәхим авыл музеена яңа экспонатлар бүләк итте. Очрашуга берничә күрше авылдан укытучылар килгән иде. Шул исәптән, Сарабиккол белән Куакбаштан. Гәрәй Рәхим, берничә ел элек үк, мәктәпнең талантлы балаларына үз исемендәге премия бирү турында игълан иткән иде. Бу көндә кайбер укучылар шундый бүләккә ия булды.

Хәзерге вакытта Федотовка мәктәбендә 55 бала укый. Әмма киләчәктә бу мәктәпнең дә башлангыч булып калуы мөмкин. Мәктәпсез авылның киләчәге булмау - тормыш күптәннән дәлилләгән хакыйкать. Хәер, бер Федотовкада гына түгел, бөтен Татарстанда әлеге мәсьәлә буенча зур бәхәсләр бара.

Югыйсә, федотовкалылар шактый шатланып һәм киләчәккә өмет белән карап яши башлаганнар иде. Авыл тормышында шактый зур уңай үзгәрешләр булды соңгы елларда: авыл эчендә асфальт юл салынды, зиннәтле, күркәм, очы болытларга тиеп торучы чиркәү калкып чыкты, нефтьчеләр ярдәме белән 2 чакрым чуерташ юл җәелде, 1 чакрым 600 метр озынлыгында су линиясе сафка басты. Авылга керүче юл өстендә күпер ремонтланды. Авыл җирлеге башлыгы Петр Львов та, халык белән берлектә, бик шатланган иде мондый үзгәрешләргә. Мәктәпне оптимизацияләү - бүгенге көндә Федотовка халкын иң борчыган мәсьәлә.

Казан кунаклары мәктәпкә, авыл китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр. Үзенә күрә, рухи азыкны дәрәҗәләү дә иде бу. Китап сөйгән - илен сөяр, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Өлкәннәр көненә әби-бабайлар күршедәге Кузьминовка авылыннан да килде. Махсус машина билгеләнгән иде алар өчен. Мине шунысы гаҗәпләндерде: чуаш, мордва милләте вәкилләре булсалар да, һәммәсе диярлек чатнатып татарча сөйләшә икән. Авыл бәйрәменә район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева һәм төрле хезмәтләрдән белгечләр дә килгән иде. Алар халыкны борчыган актуаль сорауларга җавап бирде.

Әмма ничек кенә булмасын, игътибар үзәгендә юбиляр - Гәрәй Рәхим булды. Ул халык алдында хатирәләре белән уртаклашты, авылдашларын күрү бәхетенә чиксез шат булуын белдерде. Аның исеменә котлау арты котлау яуды.

Быел юбилярга "Татарстанның халык язучысы" исеме бирелде.

- Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып 300 чамасы кеше тора, әмма исәннәрдән, мондый мәртәбәле исемне хәзер нибары 10лап шәхес йөртә, - диде Илфак әфәнде. Яшь шагыйрә, композитор Людмила Аланлы да кайткан иде бәйрәмгә. Ул үзенең остазына һәм авылдашларына багышлап сихри аһәңле тавыш белән җырлар бүләк итте.

- Күп җирләрне, күп илләрне гизәргә туры килде, нибары тагы ике урында: Австралиядә һәм Гөргеринең туган авылы Федотовкада гына булганым юк иде, менә бүген минем шул хыялның берсе тормышка ашты, - дип ярым шаяртып сөйләде Разил ага. - Мондый гүзәл табигатьле төбәктә атаклы шагыйрь тууы бер дә гаҗәп түгел.

"Ленин" җәмгыяте директоры Наил Галимов та, шагыйрьгә, коллектив исеменнән, бүләк тапшырды, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Керәшен фольклор коллективы юбилярга багышланган бик үзенчәлекле сәхнә әсәрен бүләк итте.

Ярминкә дә эшләде бу көнне. Йорт шартларында пешерелгән тәм-том тиз арада таралып бетте. Мәктәп яны яшелчә бакчасы уңышыннан гыйбарәт булган күргәзмә бәйрәмгә бизәк өстенә бизәк өстәде, килгән кешеләрдә зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: