Заман сулышы

Шигырьләре – безнең йөрәктә

Шушы көннәрдә шагыйрь Рәшит Шиһапов исән булса, үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узган булыр иде. Берничә ел элек аяусыз үлем аны арабыздан алып китте. Рәшит абый белән тәүге тапкыр очрашканда ук мине бер нәрсә җәлеп итте - күзләрендә, йөзендә тел белән әйтеп бетерә алмаслык моң ята иде аның. Тормыш сынаулары...

Шушы көннәрдә шагыйрь Рәшит Шиһапов исән булса, үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узган булыр иде. Берничә ел элек аяусыз үлем аны арабыздан алып китте.


Рәшит абый белән тәүге тапкыр очрашканда ук мине бер нәрсә җәлеп итте - күзләрендә, йөзендә тел белән әйтеп бетерә алмаслык моң ята иде аның. Тормыш сынаулары тудырган, югалтулар бәрабәренә ирешкән җитди уйчанлык тудырган авыр кичерешле моң иде ул!
Мин Рәшит Шиһаповның Казаннан Лениногорскига, төгәлрәк әйтсәк, яңа ачылган телестудиягә эшкә килгәнен ишетеп беләм. Анда ул баш режиссер хезмәтен яратып башкарган, соңрак "Заман сулышы" газетында эшләгән чорда якынаеп, дуслашып киттек. Остазларыбыз Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Альберт Хәсәнов, Разим Вәлиуллин, Әсрар Гали белән бер-берсенең иҗатларын барлап, китаплар алышып, аралашып яшәде алар.
Рәшит абыйны шагыйрь рәвешендә ул "Чишмә" иҗат берләшмәсен җитәкләгән чорда белдем. Утырышлар Мәдәният сараеның театр бүлмәсендә уза иде. Талантлы режиссер Рәшит Шиһапов биредәге театрны Татарстан күләмендә танытты, театрның бары тик нурга гына илткәнен җан-тән белән тойган артистлар төркемен туплый алды. Театр байтак бәйгеләрдә җиңү яулап татар халык театры дәрәҗәсенә лаеклы дип табылды. Мәдинә Сафиуллина, Энҗе Мусина безнең якның яраткан артистларына әверелде. Рәшит Шиһап исемен горур йөрткән татар халык театры бүген дә яңадан-яңа спектакльләре белән тамашачыны сөендерә...
Әйе, сүзебезне "Чишмә" нең чираттагы утырышыннан башлаган идек бит әле... Менә шәһәрдән, тирә-як авыллардан җыелган каләм ияләре, милләтпәрвәр җаннар, язучылар тиешле вакытка - иртәнге унга килеп беткән. Түрдәге өстәл артында "Чишмә" җитәкчесе Рәшит Шиһапов утыра. Әдәбиятка, иҗатка мөнәсәбәтле мәсьәләләр хәл ителә, алдагы очрашуга әзерлек карала. Ә инде иң соңыннан, гадәттәгечә, яңа шигырьләр укыла, аларга тиешле бәя бирелә. Теге яки бу әсәргә карата фикерләр әйтелә. Кайчакта яңа шигырен каләмдәшләре хозурына тәкъдим итүченең йөзе кызара, аркасына тир бәреп чыга, вакыты белән күзләреннән шатлыклы очкыннар сирпелә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, үзенчәлекле шагыйрь Рәшит Шиһап яңа гына табадан төшкән шигърьләрен дә тәкъдим итә. Сәнгатьле итеп таныштыргач, тәҗрибәле проза остасы Альберт Хәсәновка мөрәҗәгать итеп: "Я, граф, әйт сүзеңне!" - дип ярып сала. Чынлап та, Альберт абыйның олпат гәүдәсендә, кыланышларында, килешле кыяфәтендә морзаларга, графларга гына хас ниндидер зыялылык, аксөяклелек бар шул! Менә шушы сыйфатлары өчен граф дип хөрмәтли иде, ахрысы. "Чишмә" утырышында әйбәт дип табылган иҗат җимешләре, әдәби берләшмә әгъзалары тарафыннан хупланганнан соң, куллар куелып "Заман сулышы"на тәкъдим ителә. Язучы - шагыйрьләр җыены театрның җиз самавырында кайнатылган кайнар чәй эчү белән тәмамлана иде.
Гомерен яшь буынга музыкаль белем бирүгә багышлаган шәхес - укытучы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйзи Хөснуллин белән аерылгысыз дус, фикердәш иде алар. Иҗат кешесенең төн уртасында сикереп торып язган мизгелләре дә була. Илһам килеп, яңа шигырь тугач, аны кемгә дә булса укыйсы килә! Тик теләсә кемгә түгел - иҗатны, шигъриятне тирәнтен белүчегә, аңлаучыга уку кирәк. Рәшит абыйның андый асыл заты, әлбәттә, Фәйзи Хөснуллин! Яңа шигырь белән таныштырам дип, җиде төн уртасында шалтыратса да, Фәйзи дустыбыз игътибар белән тыңлый, әйбәт икән хуплый, төпле киңәшләрен бирә. Нәкъ менә ул иҗаты киң колачлы дустына шигырь язу белән генә чикләнмичә, үткен каләмен поэма өлкәсендә сынап карарга тәкъдим итә. Шагыйрь шулай эшли дә. "Габделҗаббар Кандалый" исемле поэмасын безгә дә укыган иде.
Гомеренең соңгы елларында ул һәр көнне диярлек шигырьләр язды. Йөрәгендәгесен, күңелдәгесен әйтеп бетереп китәсе килде, ахры, мөхтәрәм шагыйребезнең. Рәшит Шиһап бай шигъри мирас калдырды: аның 8 шигъри җыентыгы дөнья күрде.
Җәмәгатьчелек Рәшит Шиһаповның күпкырлы иҗатын үз итте, вакытлы матбугатта аның иҗаты хакында берәгәйле фикерләр әйтелде. Танылган язучы, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов шагыйрьнең "Юлларда язмышлар" исемле җыентыгы белән танышкач менә болай ди: "Шагыйрьнең һәр сүзеннән замандашларыбызның ачы тормыш тәҗрибәсе, каршылыклы тойгылары һәм киләчәк белән бәйле тыйнак кына өмете бөркелеп тора. Кыскасы, Рәшит Шиһап "безнең дәвер"нең сурәт-портретын тудырырга омтыла һәм теләгенә ирешә дә!". 2002 елда шагыйрьнең "Рухият" нәшриятында "Ишетәсеңме?" исемле китабы нәшер ителә. Китапка кереш сүзне язучы, күренекле тәнкыйтьче Мансур Вәли - Барҗылыдан да төгәлрәк әйтеп булмастыр: "Шагыйрь Рәшит Шиһап үзенең намуслы йөрәгендә туган хисләрне җирдә үскән чын ир-атларга хас булганча көчле итеп, артык бизәп-шомартып тормыйча һәм гаделеккә хыянәт итмичә укучыга китереп җиткерә. Тәэсирле образлылык, хислелек аша безгә ирештерә ул. Аның һәр шигыре диярлек анык бер күренешкә: фактка, чынбарлыкка таяна".
Исән булса, Рәшит Шиһапка гыйнварда 75 яшь тулыр иде. Без - аның каләмдәшләре, шигъриятен сөючеләр, туганнары, күпсанлы дуслары юбилярны алкышлап сәхнәгә мендерер идек... Бакый дөньяга күчсә дә, язганнары ул яратып яшәгән җирдә кала һәм йөзләрчә, меңнәрчә кешеләрнең йөрәгендә яшәвен дәвам итә.
Абзый
Бер анага ике улның
Читтә яшәве кыен.
Әй, Яншыклы, Мансурыңнан
Якын миңа Рәшитең!
Балык Бистәсе ягыннан,
Ерактан безгә килдең.
Шөгергә аяк басуга
Мин сиңа, абзый, дидем.
Мәшһүр Бистә ни хәлендә,
Балыклар тотыламы?!
Төп нигездән китеп кеше
Отамы, отыламы?!
Туган-тумачасыз яшәү
Елга тиңдер бер көнең.
Кычкырып дәшәсем килә:
- Менә мин синең энең!
Һәр сүзеңдә төпле акыл,
Барын алдан күрәсең.
Сүз - энҗеләрдән күңелгә
Такыялар үрәсең.
Бармы җирдә сүндерер көч
Җандагы илһам утын.
Моң-сагыш басса бәгырьне
Минем иңнәргә тотын!
Ананың ике улына
Җырсыз яшәве читен.
Әй, Яншыклы, Мансурыңнан
Якын миңа Рәшитең!..

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: