Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Созвездие-Йолдызлык-2015” ХV фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак

"Созвездие-Йолдызлык-2015" ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале 12 гыйвардан алып 25енә кадәр үткәреләчәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестивальнең үткәрү вакыты ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 1 ноябреннән чыккан 2234 нче карары нигезендә билгеләнгән. Фестиваль исә ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт...

"Созвездие-Йолдызлык-2015" ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале 12 гыйвардан алып 25енә кадәр үткәреләчәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестивальнең үткәрү вакыты ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 1 ноябреннән чыккан 2234 нче карары нигезендә билгеләнгән.
Фестиваль исә ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "ТНВ" ТРК"ААҖ, күп санда иҗтимагый оешмалар гамәлгә куйган.
Аерым алганда, оештыручылар хәбәр иткәнчә, "Созвездие-Йолдызлык" берничә этапта үткәрелә. Фестивальнең зона туры 2015 елның 1 февраленнән алып 28енә кадәр була. Казан, Әгерҗе, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Аксубай, Азнакай, Биектау һәм Зур Кайбыч зона этапларының үзәге булачак. Казанда конкурсның суперфиналлары 13 апрельдән алып 18енә кадәр булачак, гала-концерт 24 апрельгә тәгаенләнгән.
Бу хакта тулырак фестиваль сайтында http://www.yold.ru/node/14 белешмә алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев