Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Таһир абый Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь

Февраль Төн йокысы кыскаруга Көннең яктысы арта Тәрәзәгә кояш карый Күңел урамга тарта. Иң кыска айны- февральне Әйтче кемнәр сөймәсен. Каптырмыйча йөрим бүген Тунның өске төймәсен. Февральдән соң март киләсен Бөтенесе дә белә. Башта бүрек авырайды, Никтер саласы килә... Каргаларны юксыналар Таллардагы оялар. Түбәләрдән шуып төшәр Кардан сырган юрганнар. Җаныңа...

Февраль

Төн йокысы кыскаруга

Көннең яктысы арта

Тәрәзәгә кояш карый

Күңел урамга тарта.

Иң кыска айны- февральне

Әйтче кемнәр сөймәсен.

Каптырмыйча йөрим бүген

Тунның өске төймәсен.

Февральдән соң март киләсен

Бөтенесе дә белә.

Башта бүрек авырайды,

Никтер саласы килә...

Каргаларны юксыналар

Таллардагы оялар.

Түбәләрдән шуып төшәр

Кардан сырган юрганнар.

Җаныңа елга җитәрлек

Аклык тудырасы бар.

Буран уйнаган кырларда

Карлар утырасы бар.

Тынлык иңгәч шыпырт кына

Офык читенә барып

Кояш килеп язны көтә

Оялудан кызарып.

Җылы өйләрне тарсынып

Күңел урамга тарта.

Зәңгәр күк күзгә караса

Көннең яктысы арта...

Таһир Шәмсуаров


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев