Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Таһир Шәмсуаровтан шигырь - "Шөгер вокзалы"

Шөгер вокзалы Син мөгаен мине таныйсыңдыр, Заманында монда еш кергән. Иске вокзал билет сатмый инде, Алганы да күптән искергән... Күрешүләр белән озатулар Диварына аның сыенган. Белмәгәннәр ишек шакымагыз, Ачылмаска диеп ябылган. Бер мин генә шундый кеше микән, Туган җиргә өзелеп табына. Шөгер уртасында иске вокзал Мин бүген дә сине сагынам....

Шөгер вокзалы
Син мөгаен мине таныйсыңдыр,
Заманында монда еш кергән.
Иске вокзал билет сатмый инде,
Алганы да күптән искергән...
Күрешүләр белән озатулар
Диварына аның сыенган.
Белмәгәннәр ишек шакымагыз,
Ачылмаска диеп ябылган.
Бер мин генә шундый кеше микән,
Туган җиргә өзелеп табына.
Шөгер уртасында иске вокзал
Мин бүген дә сине сагынам.
Шөгер бит ул җырдан яратылган,
Хәтерләргә тузан кунмасын.
Мин вокзалда туктыйм, белә торып
Узганнарга кайтып булмасын.
Гаҗәпләнмә, олы тарих ята
Гади генә Шөгер сүзендә.
Иске вокзал искә төште менә
Искерәмме әллә үзем дә...
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев