Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башлана

Конкурсның Баулыдагы сайлап алу турында 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә.

Татарстан районнарында XXI «Созвездие-Йолдызлык» ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары старт ала. Фестивальнең зона этаплары, традиция буенча, республиканың көньяк-көнчыгышыннан башлана.

«26-28 февральдә „Созвездие-Йолдызлык“ финалына чыгу хокукы өчен көрәш Баулының Җәлил исемендәге мәдәният йортында узачак. Бирегә республиканың Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарыннан иҗади яшьләр киләчәк», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Конкурсның Баулыдагы зона этабында 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә. Конкурсантлар «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Җырга иң яхшы текст», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев