Заман сулышы

«Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе»

Бүгенге көндә районыбыз тарихын чагылдырган күп кенә китаплар дөнья күрде. Әлбәттә, әлеге изге хәрәкәт бары тик хуплауга лаек. Минем кулымда үзенчәлекле каләм иясе, милләтпәрвәр Рәсим Хәбибулланың яңа гына табадан төшкән, иң мәртәбәле нәшрият «Идел-Пресс»та басылган «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» тарихи-публицистик китабы. «Май чүлмәге тышыннан билгеле», дип юкка гына әйтмиләр....

Бүгенге көндә районыбыз тарихын чагылдырган күп кенә китаплар дөнья күрде. Әлбәттә, әлеге изге хәрәкәт бары тик хуплауга лаек. Минем кулымда үзенчәлекле каләм иясе, милләтпәрвәр Рәсим Хәбибулланың яңа гына табадан төшкән, иң мәртәбәле нәшрият «Идел-Пресс»та басылган «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» тарихи-публицистик китабы.

«Май чүлмәге тышыннан билгеле», дип юкка гына әйтмиләр. Китапның тышлыгыннан ук зәвыклылык, зиннәтлелек бөркелеп тора. Талантлы шагыйрь, җыентыкның төзүче-мөхәррире, дизайн авторы Фәнис Мотыйгуллин өстәлебезнең күрке саналырдай әлеге китапны оста зәркәнчедәй нәфис - күркәм итеп эшләгән. Моның өстенә әле Фәнис туган тупланманы үзенең шигырьләре белән дә бизәгән.
«Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» Рәсим хәзрәт тарафыннан кат-кат төптән уйланып, төрле тармак-юнәлешне эченә алган бүлекләргә бүленгән. Без биредә авылның тарихы, чишмәләре, гыйлем ияләре, дәһшәтле сугыш еллары, нәсел тамырлары, Түбән Чыршылының горурлыгын тәшкил иткән шәхесләр белән дә танышабыз. Мин авыллар тарихын чагылдырган шактый хезмәтләр белән таныш. Әмма Рәсим Хәбибулла тудырганы үзгә, мөлаем, тансык! Әлеге тупланманы әлеге авылныкылар гына түгел, ә башка төбәк, җирлек кешеләре дә кызыксынып укыячагына шигем юк. Чөнки ул тоташ ялыктыргыч фәнни мәгълүматлардан гына тормый. Әсәрдәге сыйфатлы фотосурәтләр, истәлекләр, очрашулар, нәфис сүзләр җыентыкны мавыктыргыч, бер кулга алсаң, аерыла алмаслык дус-юлдаш иткән. Еллар дәвамында Россия калаларының төрле архивларында казынып күңеленә тарих тузаны кундырган, дистәләрчә кат тикшереп, энә күзеннән үткәреп, белгән кешедән сорашып, инде тәмам дигәндә, ошатмыйча, киредән үзгәртеп кабат ак кәгазь битләренә уйган биниһая хезмәтен теләсә кем үти алмый... Моны милләтем, дөньям, динем дип җан аткан Рәсим Хәбибулла кебек затлар гына тормышка ашыра аладыр.
Җырдан яралган Шөгер төбәген яраткан һәр адәмнең өстәлендә урын алырдай хәзинәгә кереш сүзне хаклы рәвештә татарның горурлыгы саналган якташыбыз Энгель Таһиров язган. Гыйльми мәкалә тирәнлеге, фикер байлыгы белән аерылып тора. Энгель Ризак улы тарихи-публицистик китап белән танышкач аңа югары бәя бирә һәм авторны Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы исеменә лаек дип таба.
Гүзәл табигатьле, җисеменә тарих кунган, татар халкына, илгә акыл иясе, дин галиме, язучы Ризаэдин Фәхреддинне, Советлар Союзы Герое Әкрәм Хәертдиновны, штангачы Европа, дөнья, СССР чемпионы Бәкер Фәрхетдиновны биргән Түбән Чыршылы белән ничекләр генә горурланмыйсың?! Балалык еллары Чәшеледә узган бертуган академик Индус һәм Энгель Таһиров, аларның әниләре Әминә апа, танылган галимнәр Гали Даутов, Әкъдәс Борһанов һәм башка күренекле затлар турындагы язмалар, мөгаен, беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм.
Язманы исә мәшһүр якташыбыз Энгель Таһиров сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Рәсим Хәбибулланың әлеге китабы укучыда туган җиргә, аның бетмәс-төкәнмәс мирасын өйрәнүдә имән өрлек саналырга хаклы. Шулай тамырларыбызны барлап, җаннарыбызны рухи чишмәләр белән сугарып яшик!»
Теги: Китап
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: