Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Тукай йолдызлыгы балкышы”

"Чишмә" иҗат берләшмәсе тик кенә утыра торганнардан түгел. Менә чираттагы маршрутлары - Урмышлы мәктәбе укучылары белән берлектә Г.Тукай елын йомгаклау кичәсе уздыру иде. Юлда барганда ук, миңа - газетта эшли башлаган яңа хезмәткәр буларактыр инде, Таһир абый Шәмсуаров: "Алар өчпочмак рәвешендә, ягъни авыл җирлеге - хуҗалык - мәктәп бергәләп, киңәшләшеп,...

"Чишмә" иҗат берләшмәсе тик кенә утыра торганнардан түгел. Менә чираттагы маршрутлары - Урмышлы мәктәбе укучылары белән берлектә Г.Тукай елын йомгаклау кичәсе уздыру иде.


Юлда барганда ук, миңа - газетта эшли башлаган яңа хезмәткәр буларактыр инде, Таһир абый Шәмсуаров: "Алар өчпочмак рәвешендә, ягъни авыл җирлеге - хуҗалык - мәктәп бергәләп, киңәшләшеп, сокланырлык итеп эшлиләр. Мәктәп - искиткеч, ә директоры Сәгадәт Мифтахова менә дигән кеше", дип "таныштырып" куйды.
Менә без тау башында утыручы мәктәп янында. Аның урыны ук күңелгә ошады, җәй айларында бигрәк тә матурдыр, дигән уй баштан үтте. Ә мәктәп эчендә ягымлы елмаеп Сәгадәт Имаметдин кызы каршы алды. Мәктәпнең бай, экспонатлар белән тулы музеенда йөреп чыктык. X һәм XI сыйныфлар киткәч, бушаган бүлмәләр күп булганлыктан, берсенә укучыларның алган Мактау грамоталарын, дипломнарын беркеткәннәр. Аларның күплегенә хәйран калырлык. Монда сәләтле, талантлы балалар гына җыелган диярсең. Шәҗәрәләр төзү буенча да ныклап эшлиләр, эзлиләр. Эзләнүләре бушка китмәгән - конкурста I урынны яулаганнар. Буыннар чылбыры өзелми, үз ата-бабалары белән кызыксыналар, димәк. Сәгадәт Мифтахова балаларның эшләре турында канатланып, горурланып сөйләде, күрсәтте, артыннан өлгер генә. Чыннан да, күрсәтерлек, мактап телгә алырлык эшләре хәттин ашкан.
Аннан соң матур итеп бизәлгән залда килгән кунаклар, укытучылар, тамашачылар урын алды. "Тукай йолдызлыгы балкышы" дип аталган кичәне Сәгадәт Мифтахова ачып җибәрде.
- Бөек шагыйрь Г.Тукайны олылау - татар халкын да олылау дигән сүз. Без Г.Тукай елына багышлап күп кенә чаралар уздырдык. Әлеге чаралар аша татарның гореф-гадәтләрен чагылдырдык. Әйдәгез, бүген дә бергәләшеп авыр, гыйбрәтле язмышлы шагыйрь алдында баш иеп, мәңге яшәячәк шигырьләрен искә төшерик.
"Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин да үз фикер-теләкләрен җиткерде:
- Г.Тукай елы төгәлләнде, үз өстебездән җаваплылыкны төшердек, дигән уйлар тумасын иде беребездә дә, - диде.
Бер төркем кызлар чыгып, Г.Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Ә укучыларның чыгышыннан соң һәрберебез балачакка, әйлән-бәйлән уйнаган чакка кайттык.
Мәхәббәт - үлемсез, дип әйтәләр. Бу юллар Г.Тукайның Зәйтүнәгә булган яшертен сөюендә дә чагыла. Әлеге мәхәббәт Урмышлы мәктәбе укучыларын да кызыксындырган, әсәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ришат Бурнашев белән Резидә Атнагулова рольгә бирелеп китеп оста итеп башкардылар.
Укучылар шундый оста итеп чыгыш ясый, һәрбер чыгыштан соң исеңә килә алмыйча, һушланып утырасың. Матур костюмнар киеп, дөрес, төзек сөйләмнәре белән шаккатырдылар.
"Армиягә китүче егетләрнең мәктәп белән саубуллашмыйча киткәннәре юк, исән-сау әйләнеп кайткач та монда күрешергә киләләр", диде Сәгадәт Имаметдинова, үзләренең традицияләре турында. Бу көнне дә Равил Фәйзерахмановны, изге теләкләр теләп, класс җитәкчесе, укытучылары солдат хезмәтенә озатты.
Бераз моңсурак минутны оныттырып, VI сыйныфлар көлдереп тә алды. Әби ролен башкаручы - VI сыйныф укучысы ранис Җәләлтдинов үзе генә ни тора! Менә чын артистлар кайда ул! Талантлы балаларның каймагы укый, ахрысы, бу мәктәптә. Т.Шәмсуаров та соклануларын яшерә алмады: "Сез, чын мәгънәсендә, шигърият бәйрәме ясадыгыз. Мәгърифәт ягыннан районыбызда йолдыз булып балкыйсыз. Башка авылларга ак көнләшү белән көнләштереп яшәгәнегез өчен зур рәхмәт" диде. Үзенең "Тизрәк сугыштан кайтыгыз", "Август" шигырьләрен сөйләде. Яраталар укучылар Таһир абыйларының шигырьләрен.
"Чишмә" берләшмәсе белән килгән музыкант Каюм Шәрәф Таһир абый шигырьләренә көен үзе иҗат иткән "Без - Шөгердән", "Җыр иле" җырлары белән залны моң дәрьясына күмде. Аңардагы тавыш, илаһи аһәңлек...
"Урмышлыга кадәр килеп, җырламыйча китеп булмый" дип, Т.Шәмсуаров та "Сылукай" җырын сузды. Ә Зәй-Каратай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сылу Насыйбуллинага бу җыр аеруча якын булган: "Миңа җыр җырладың, Таһир, рәхмәт", диде. Аның бирегә килүенең сере дә бар икән. Сәгадәт Имаметдиновна Сылу апага сюрприз ясады: Урмышлыда торучы ерак туганы Мөзәянә апа белән очраштырды. Сылу Насыйбуллина бу хакта хәтта үзе дә белмәгән. Менә бит "Жди меня" тапшыруына төшер дә җибәр!
Мәктәптә "Кыңгырау" түгәрәге эшләп килә. Аның беренче иҗатчылары - Эльвира Хисамова, Розалия Гатауллина һәм Артур Хәбибуллин булса, хәзер, балалары да шул түгәрәккә йөреп, аларның юлыннан бара. Искәндәр Хәбибуллин: "Их, сез матур кызлар" җырын шаярту катнаш башкаргач, бу сөйкемле бала күпләр күңелендә соклану хисләре уяткандыр, кулын кысып, "Молодец, энем, шәп җырладың", диясе килде.
IX сыйныфта укучы Ришат Бурнашев һәм Фәнил Хисамов берничә бию башкарды. Күр син бу егетләрне! Кай арада костюмнарын алышытырып өлгергәннәр?
"Кыңгырау" түгәрәгенә йөрүче бер төркем балалар сәнгатьле итеп үзләре язган шигырьләрне укыгач, алып баручының: "Бездә шигырь язып карамаган бала юк", дигәненә инандык. Гөлфия Ялалтдинованың "Шагыйрь буласым килә" шигырендә
Туган җирнең кочагында,
Шигырь язасым килә.
дигән юллар бар. Шигырь дә язарсыз, шагыйрь дә булырсыз, иншалла, хөрмәтле укучылар.
Урмышлы мәктәбеннән X һәм XI сыйныфлар киткәндә, директор С.Мифтахова соңгы кыңгырауга "Тау башына салынгандыр безнең мәктәп" шигырен иҗат иткән (йөрәк әрнүенә язгандыр инде ул аны). Әнә шул тирән эчтәлекле шигырь яңгырады кичәнең йомгаклау өлешендә.
Тамашачы шигырьнең көчен, аның тәмен әлеге бәйрәмдә тойгандыр, шигъриятнең илаһи кодрәтенә инангандыр. Алып баручы педагог-оештыручы Эльвира Хисамова кичә уңышлы килеп чыксын өчен бөтен көчен биргән һәм, әйтергә кирәк, укучылар белән берлектә бәйрәмнең иң югары ноктасына җиткерә алды ул.
Тукай елын йомгаклау дигәннән, шушы көннәрдә "Яңа гасыр" телевидениесе әзерләгән "Мәдәният дөньясында" тапшыруында Г.Тукай елында үткәрелгән чаралар турында сөйләделәр. Мәскәүдә, Әнкарада һәйкәл ачылганлыгы, Истанбулда паркка бөек шагыйрь исеме бирелгәнлеге хакында әйтеп, шулар белән беррәтттән Лениногорскида Г.Тукай һәйкәле яңартылды, дигән сүзләр дә яңгырады. Димәк, ил күләмендәге йомгакка кергәнбез икән, нәтиҗәле эшләребез бар дигән сүз. Ә урмышлылар моны тагын бер кат исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X