Заман сулышы

Ватан Геройлары истәлегенә

Туган якны өйрәнү музеенда Ватаныбыз Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Аңа ветераннар советы вәкиле, 11 нче гимназиянең IX сыйныф укучылары, Лениногорск педагогия колледжы студентлары, Минзифа апа Баһаутдинова чакырылган иде. Якташ геройларыбыз Ислам Халиков һәм Гыйльми Баһаутдинов данын мәңгеләштерү максатыннан оештырылган әлеге кичә музейның истәлек залында оештырылды. 2007 елда Россия Дәүләт Думасы...

Туган якны өйрәнү музеенда Ватаныбыз Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Аңа ветераннар советы вәкиле, 11 нче гимназиянең IX сыйныф укучылары, Лениногорск педагогия колледжы студентлары, Минзифа апа Баһаутдинова чакырылган иде. Якташ геройларыбыз Ислам Халиков һәм Гыйльми Баһаутдинов данын мәңгеләштерү максатыннан оештырылган әлеге кичә музейның истәлек залында оештырылды.

2007 елда Россия Дәүләт Думасы "Россиядә сугышчан дан көннәре һәм истәлекле даталар турында" законга яңа истәлекле дата - Ватаныбыз Геройлары көнен билгеләүче төзәтмә кабул итте. Шуның нигезендә, бу бәйрәм 9 декабрьдә безнең районда да тантаналы төстә һәр елны билгеләп үтелә.

Шөгер һәм Яңа Писмән районыннан 11 мең 660 кеше Ватан сугышына китә. Шуның 6 мең 552се - дәһшәтле сугышта батырларча һәлак була. 11 нче гимназия укучылары Нияз Шәрифуллин, Ранас Шакирҗанов, Алинә Вафина, Гөлнара Низамова тарафыннан әзерләнгән әдәби композиция шушы йөрәк өзгеч, җан тетрәткеч мизгелләргә янә алып кайтты. Алар сугыш тынып торган арада ил батырларының туган илләрен сагынуын, якыннарына хат язуын сәхнәләштерде.

13 июнь, 1941 ел. Якташыбыз Ислам Халиков армиядән өенә хат яза:

"...Сәлам сезгә. Кадерле әти һәм әнигә, миннән улыгыз Исламнан сагынып күп сәлам...

Бер-ике сүз үземнең хакта. Әлегә үзем исән-сау. Элекке урында хезмәт итеп ятам. Минем тормышта әлегә үзгәрешләр юк. Әгәр дә исән-сау булсам, көзгә кайтачакмын.

...Хәзер монда көннәр бик ямьле, буш вакытларны кино-театрларга барабыз. Ярый, мин кыска хатымны шунда тәмамлыйм. Әз язган дип үпкәләмәгез, эш арасында яздым. Сагынычлы сәлам белән улыгыз Ислам".

Хат тыныч вакытта язылган. Егетнең сугыш башланыр дип, уйлап та караганы юк. 22 июнь барлык халык өстенә, аяз көнне яшен суккандай, "Сугыш!" дигән куркыныч хәбәр алып килә. Көзгә кайтырга өметләнгән егет, Ватан өчен көрәшкә күтәрелә. Менә аның сугыш башлангач, 24 августта язган хаты.

Кулы, башы бәйләнгән, егетнең өенә янә хат язу күренеше. Егетнең фашизмга нәфрәтен хуплап, сандугач сайравы кичәне тагын да үтемлерәк итеп, дәһшәтле көннәрне искә төшерде.

"Сәлам сезгә. Миннән, ягъни, фашизмга каршы көрәш фронтында гомер үткәрүче улыгыз Исламнан сагынып күп сәламләремне тәкъдим итәм...

Бу сезгә 5 нче хатым, ә сездән җавап алганым юк әле.

Бергә хезмәт итүче иптәшләрдән инде күпләре юк. 22 радист идек, хәзер бары бишәү генә калдык.

Минем өчен кайгырмагыз, өс-баш, аяк киеме әлегә бар да җитеш. Без хәзер һәрбер буш сәгатьтә фашизмга кабер казыйбыз һәм фашистларның азау тешләрен сугып сындырырга әзерләнәбез. Фашистик армия күп югалтуларга дучар була. Кызыл Армия тарафыннан тиешле отпор ала. Ерткычларга тыныч Совет иленә ташланган 2 миллионнан артык фашистик Германиянең солдат һәм офицерлары Советлар илендә кабер таптылар. Кызыл Армия оккупантлары нык отпор бирә. Сугыш Кызыл Армиянең җиңүе һәм фашистик Германиянең үлеме белән бетәчәк".

Илебезне фашистлардан азат итүдә кыю лачындай катнашкан Ислам Халиковның әлеге хатлары музейда һаман да саклана. Алар туган илгә мәхәббәт, патриотлык хисе белән сугарылган.

Кичәне дәвам итеп, сугыш турында җырлар яңгырады. Күп югалтулар, авырлыклар алып килгән сугыш мизгелләрен чагылдырган слайд-шоу күрсәтелде.

Әйе, сугыш бик куркыныч нәрсә. Кан, үлем, яралар... Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар һәм ятим балалар. Ул елларны ничек онытасың ди. Ил язмышы кылыч йөзендә. Моның шулай икәненә Минзифа апа Баһаутдинова сөйләгәннәр - ачык дәлил.

- Тормыш иптәшемнең гаиләсеннән фронтка 3 кеше: 1941 елда кайнатам, (иренең әтисе), аның 23 яшьлек улы Гыйльми, 1945 елны тормыш иптәшем китә.

Килен булып төшкәнем бүгенгедәй хәтердә. Тәртипле, тәрбияле, яхшы гаилә. Кызганыч ки, инәй генә берсен дә исән килеш күрмәде. Гыйльми абыйның яу кырыннан килгән хатлары күп иде. Тик музейларга таратып, корреспондентлар алып, үзебездә берни калмады. Бары гаилә альбомы гына истәлек булып тора, - дип сөйләде ул еллар турында Минзифа апа. Гаилә альбомнарын һәркем саклык белән кадерләп кенә карап, танышып чыкты.

- Советлар Союзы Геройлары - районыбызда 12әү. Моннан тыш, 3 Хәрби Дан ордены кавалеры бар. Тик безнең музей стендында икесе генә. Чөнки стенд 2006 елда ясалды, ә өченче герой бу исемлеккә бераз соңрак кертелде. Музейның истәлек залында якташ геройларыбызның хатлары, шинель, китель ише киемнәре һәм башка әйберләре урын алды, - дип таныштырды һәрбер Ватан Герое белән музей директоры Наилә Галиева һәм батырлар данын мәңгеләштерү максатыннан, шәхсән үзе гитара кылларын чиертеп, "Темная ночь" җырын башкарды.

Ватаныбыз Геройлары көне уңаеннан оештырылган әлеге кичә патриотик тәрбия, яшьләргә үз илебезнең үткәненә, ата-бабалар батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү максатыннан эшләнгән иде. Тик мәктәп укучылары һәм колледж студентларының битараф булып, телефонда уйнап, сөйләшеп утырулары гына матур күренешләрдән түгел. шуның ише кичәләргә, бәлки, мәктәпләрдән тыңлый белә торган, кызыксынучан, игътибарлы укучыларны гына алып килергәдер. Бар бит андыйларда. Яисә алар белән җитди әңгәмә үткәрергә кирәк. Күңелләрне тетрәндерә, күзгә яшь китерә торган кичәнең ямен җибәрмәсеннәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: