Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Венера Ганиева 60 тан соң да яшь һәм сәламәт булуның серләрен ачты

-Аллага шөкер, 61 яшемдә сәламәтлеккә зарланам дип әйтә алмыйм. Моның өчен мин Ходаема бик рәхмәтлемен. Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында, аны кайгырта белергә генә кирәк. Профилактика чараларын үтәү мөһим. Прививкалар күптән ясаткан юк. Иммунитетны мин ризык, витаминнар аша ныгытам. Файдалы ризык ашарга тырышам. Парда пешкән яшелчәләргә ни җитсен инде?! Телеңне...

-Аллага шөкер, 61 яшемдә сәламәтлеккә зарланам дип әйтә алмыйм.

Моның өчен мин Ходаема бик рәхмәтлемен. Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында, аны кайгырта белергә генә кирәк. Профилактика чараларын үтәү мөһим. Прививкалар күптән ясаткан юк. Иммунитетны мин ризык, витаминнар аша ныгытам. Файдалы ризык ашарга тырышам. Парда пешкән яшелчәләргә ни җитсен инде?! Телеңне дә йотарлык, файдалы да. Киптерелгән җимешләр белән чәй эчәргә яратам. Миңа калса, ел әйләнәсенә сәламәт ризык ашасаң, вируслы чирләр сиңа «ябышмый» да. Артист кеше өчен сәламәтлек аеруча кадерле. Тамак шешкән, ютәлләгән килеш сәхнәгә менеп булмый. Үземне чирләгән килеш күз алдына да китерергә авыр: чыгышларны күчерергә туры киләчәк, укытып та булмаячак... Аллам сакласын, дип кенә әйтәсе кала. Барчагызга да сәламәтлек телим!

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев