Заман сулышы

Яктылыкка, нурга илтә

"Заман сулышы" - үзен татар кешесе дип санаган һәр райондашыбыз өчен ачык көндәлек дәфтәре. Аның битләрендә истәлекләр дә, шатлык-өметләр дә бар. Газет битендә: "Театр язы" фестивале җиңүчеләре арасында Сугышлы Мәдәният йорты Гран-прига лаек булды" дигән җөмләне бергәләп укыдык та, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"н кулга алдык. "Гран-при - ярышта беренчелек, җиңүчегә...

"Заман сулышы" - үзен татар кешесе дип санаган һәр райондашыбыз өчен ачык көндәлек дәфтәре. Аның битләрендә истәлекләр дә, шатлык-өметләр дә бар. Газет битендә: "Театр язы" фестивале җиңүчеләре арасында Сугышлы Мәдәният йорты Гран-прига лаек булды" дигән җөмләне бергәләп укыдык та, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"н кулга алдык. "Гран-при - ярышта беренчелек, җиңүчегә бирелә торган иң зур бүләк", дип язылган анда.

Мәдәният йортының Гран-прига ия булуы сәбәпчесе - ана телендә белем алучы авылыбыз мәктәбе укучылары да. Без, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнаштык. Шуңа инандык: сәхнәдә оста уйнаучылар барлык фәннәрне дә җиренә җиткереп үзләштерәләр икән! Алай гына да түгел, олимпиадаларда катнашып, үзләренең бар өлкәдә дә оста, уңган-булган икәнлекләрен күрсәтәләр. Мәктәп директоры Рәсимә Хәтим кызы Сабирҗанова тапшырган Мактау грамоталары да, Мәгариф бүлеге баш белгече Алия Илгиз кызы Вилданова тапшырган бүләкләр дә нәкъ шул турыда сөйләде. Ана телебезгә, алай гына да түгел, милләтебезгә афәт булып ябырылган "ГИА"лар, "ЕГЭ"лар да егет-кызларыбызны "егып сала" алмаслар, иншалла. Фәннәрне әйбәт үзләштерәләр алар бүген. Киләчәктә дә шулай булыр. Фатих Әмирханча әйтсәк, "иң авыр тел" урыс телен дә, мәҗбүри булып килеп керүче инглиз телен дә белер балаларыбыз. Сәбәбе гади, дип уйлап куйдык без - алар татар кызлары-егетләре, ана телен яратучы, яклый, саклый белергә сәләтлеләр.
Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фәнис Яруллин сүзләрен язуымның сәбәбе гади: гомерлек инвалидлыкка дучар булган Фәнис Яруллин янәшәсендә гүзәл татар кызы Нурсөя булмаса, яши алган булыр идеме соң Фәнисебез?! Мондый мисал дөнья тарихында тагын бармы соң? Фәнис Яруллин томшыгына чәчәк кыстырып кергән кошчык турында:
Һәм чәчәген куеп күкрәгемә,
Әйтте миңа:"Сакла, шиңдермә".
Гөл таҗына манып каләмемне,
Әйләндердем аны шигырьгә, дип язган иде.
Җиңү көнендә Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә" дигән әсәрен сәхнәләштердек. Әсәрдә геройлар илем, телем, халкым, дип яуда көрәшкән. Шагыйрьләребез, язучыларыбыз халыкка әдәби әсәрләр бүләк иткән. Мәктәп укытучылары кебек үк, без, Мәдәният йортында эшләүчеләр дә, әсәрләрнең халкыбызга, бигрәк тә яшь буынга барып ирешүе өчен булдыра алган кадәр тырышабыз. 67ел тыныч илдә яшибез (Әфганстан,Чечняларны исәпкә алмаганда). Җиңү көне, миллионнарны югалту бәрабәренә яуланган тынычлык турында бергәләп сөйләшәбез, әсәрләр сәхнәләштерәбез, шигырьләр укыйбыз, җырлар-биюләр белән сугышта катнашканнар, ул сугышның әрнүен бүген дә йөрәгендә саклаучылар алдында чыгышлар ясыйбыз. Чыгыш ясаучы укучы балалар да, авыл халкы да, вакыт табып, чыгышларны карарга килүче мәктәп укытучылары да - халкыбыз тарихына битараф түгелләр, аның матур гореф-гадәтләренең киләчәктә дә саклануына инанучылар.
Быелгы ел гади түгел бит - тарихи- мәдәни мирас елы, Коръән елы, Батырша елы да. Ә бит Батырша безнең Сугышлы авылы (Иске Нәдер авылы) мәчетендә кыш чыккан зат. Халкының иманлы, гыйлемле, әдәпле булуын, ирекле булуын яклап яуга чыккан затны искә алу елы да. Ә гыйлем, әхлак,тел халкыбыз рухын саклауга сәләтле моң яшәсен өчен эшли мәктәп тә, Мәдәният йорты да.
Тукай әйткәнчә:
...Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Форсаттан файдаланып, спектакльдә катнашучыларны, укучыларны газет битләрендә күрсәтәсе иттем. Менә алар: Фәнүзә Мусина,Лимуза Сөләйманова - почта хезмәткәрләре. Укучылардан: Айрат Зәйнаков, Илнур Ялаев, Илнур Кашапов, Дамир Ямалтдинов, Рөстәм Бикбов, Регина Бәдретдинова, Алинә Зарипова, Элвина Фәтхуллина.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Теги: укучы
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: