Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яраткан китап

Хәреф таный башлаганнан бирле нәни кулларга алып укыган китаплар гаҗәеп сер дөньясына алып керә. Яраткан китап якын дус, сердәш була. Китапның укучыга тәэсире көчле. Язучы, аның әсәре укучының тормышына мөһим йогынты ясый. Йөрәккә ятышлы әсәрне кабат укып чыгасың, ул синең өстәл китабыңа әверелә. "Китап - белем чишмәсе" дигән сүзләр Габдулла...

Хәреф таный башлаганнан бирле нәни кулларга алып укыган китаплар гаҗәеп сер дөньясына алып керә. Яраткан китап якын дус, сердәш була. Китапның укучыга тәэсире көчле. Язучы, аның әсәре укучының тормышына мөһим йогынты ясый. Йөрәккә ятышлы әсәрне кабат укып чыгасың, ул синең өстәл китабыңа әверелә. "Китап - белем чишмәсе" дигән сүзләр Габдулла Тукайның "Китап" шигырендә ачык чагыла.


"Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем,
Була минем юл күрсәтүче йолдызым;
Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем..."
Яраткан китабым - Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре. Анда шигырьләр, мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр тупланган. Филология фәннәре кандидаты Фәрит Бәшир язганча: "Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Тукай сүзе - бүгенге мәдәни тормышыбызның үзәге, сәяси кыйблабызның маягы".
Тукай - бөек шәхес. Аның иҗаты кадерле, газиз. Аның әсәрләренә оста итеп тасвирлау хас. Шул ук вакытта алар аң, белем чыганагы. Сокланып укый торган һәр кечкенә генә мәсәлендә тирән акыл тупланган. Алардагы киңәшләр мәңгелек, гадел яшәү нигезе. "Ике күгәрчен" мәсәлендә әлеге ике кошның дус һәм тату яшәве искиткеч матур рәвештә сурәтләнә. "Шулай рәхәт кенә вакыт кичереп торганда, берсенең күңеленә сәяхәт дәрте төште". Һәм "...төрле гаҗаиб-гараибне күреп, ялганны дөрестән аерырлык һәм булган илә булмаган әкиятләрне фәрекъ итәрлек гыйлем табып кайтасы килде..." Күгәрченнең юлында төрле куркынычлар очрый. "...Бәхетсез кош, ... акрын гына тагы әллә нинди бәлаләр күрмим дип, ватылган башы, бозылган канаты, суелган аягы илә өенә таба юнәлде... дустының канаты астына барып сыенды..." Әлеге мәсәл кыйммәтле киңәш белән тәмамлана: "Сез кайда барсагыз да дусларыгызның торган җирдән матур, күңелле урын тапмассыз".
Тукайның һәр сүзе китап. Без бәхетле, чөнки үз гыйлеме белән уртаклашып, халкы өчен яшәгән Тукаебыз бар.
Әле хәтерлим, кечкенә чакта, яз ае - апрельдә әнинең килендәше килде. Урамда кояш елмая, тамчы тама, көн матур. Апа югалып калгандай иде. Нидер табарга тырышкандай басып торды да, елап жибәрде. Әни: "Ни булды?" дип аны юатырга тотынды. Туган апа: "Бүген бит Тукайның туган көне, аны сагынып елыйм", диде. Өзелеп елагач, безгә карап: "Ул ятимлектә үссә дә, бар кешеләргә ихтирамлы, эчкерсез, киң күңелле кеше иде. Яшьли китсә дә, күпме изгелек эшләгән", диде.
Габдулла Тукайның даһи булуы белән беррәттән гади, халыкчан, тормышчан булуы аның "Мич башы кыйссасы"нда чагыла. "Баштан үткән бер эш" дип, шагыйрь авыру сәбәпле, салкыннан зарлануын яза.
Тукайны һәркемгә укып карарга кирәк. Аның язмаларындагы җылы ярату хисе, күңелне җәлеп итеп, башкаларга да күчә. Тукай һаман да безнең янәшәдә. Ничә яшьтә булсак та Габдулла Тукай безгә бик якын. Ул һәрвакыт мөлаем, тугры дус булып кала белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай