Заман сулышы

Яшь күңелле апалар

Без яшь чакта, 50 яшьтән узган абый-апалар, безнең өчен бик олы булып күренәләр иде. Баксаң, үзебез дә алар яшен узып, алтынчы дистәне ваклыйбыз икән. Ә күңел дигәнең - унсигездә... Язмыш, элеккеге "Зиләйлүк", хәзерге "Сандугач " фольклор ансамбле белән очраштырды. Алар мине үз сафларына алдылар. Ансамбльдәге алны-ялны белми торган, көр күңелле...

Без яшь чакта, 50 яшьтән узган абый-апалар, безнең өчен бик олы булып күренәләр иде. Баксаң, үзебез дә алар яшен узып, алтынчы дистәне ваклыйбыз икән. Ә күңел дигәнең - унсигездә...


Язмыш, элеккеге "Зиләйлүк", хәзерге "Сандугач " фольклор ансамбле белән очраштырды. Алар мине үз сафларына алдылар. Ансамбльдәге алны-ялны белми торган, көр күңелле апаларга карап, сокланып туя алмыйм. Газет укучыларын үзләре белән таныштырып үтим әле. Сәрия Төхвәтуллина, Нурсинә Канзафарова (оста гармунчы да әле үзе), Яизә Мифтахова, Галия Садриева, Люция Гаязова, Әлфия Баһауова, Минзилә Ризванова. Алар, чын мәгънәсендә, артистлар, чөнки җырлап кына калмыйча бәйрәм программаларында да актив катнашалар, төрле смотрларда беренче урынны алалар. "Сандугач"лардан башка бер генә концерт программасы да, бер генә иҗади кичә дә, Яңа ел, Сабантуй бәйрәме дә үтми.
Үткән ел Сабантуйны ачу тантанасы безнең өчен бигрәк тә күңелле, истәлекле булды. Бәйрәм башланырга хәтсез вакыт бар. Репетиция вакытында чыланып, юешләнеп беттек, автобуска җылынырга кердек. Озак та үтмәде, шат күңелле, җор телле Минзиләбез килеп керде.
- Кызлар, табын әзерләгез, Казан артистларын дәштем, өшегәннәр, бергәләп чәй эчеп алыйк әле, - диде.
Билгеле инде, гомер иткән, тормышның ачысын-төчесен күргән апаларның термоста кайнар чәйләре бар. Ашыйсы килсә дип, ашамлык та алган идек. Шуларны баян тартмасы өстенә тезеп салдык. Ул да булмады, "Шөгер көе"н җырлап, Искәндәр Биктаһиров килеп керде. Аның артыннан иҗатташ дусты Фәрит Фәйзрахманов белән тальянын култык астына кыстырып Искәндәрнең улы Сәйдәш күренде. Артистларны телевизордан, концертларда күрү бер булса, табын артында бергә утыру бөтенләй икенче икән! Автобус эче гөрләп торды. Улы тальянда сыздырса, Искәндәр җырлады. Билгеле инде, без дә җырга-моңга гашыйк җаннар, түзеп тора алмадык , бергәләп җырга кушылдык. Туган ягын, әнисен исенә төшереп, әнисенең яраткан җырын да җырлап үтте Искәндәр. Бу җырда искиткеч мәгънәле сүзләр - аларны куен дәфтәремә теркәдем. Барыбыз да тын алмый тыңладык. Моң чишмәсе күңелләрне әллә кайларга алып китте...
...Кар(а) урманда, карлыганнар,
Кайчан каралыр инде.
Башыбыздагы кайгылар,
Кайчан таралыр инде.
Ак каеннар кисмәдем,
Ярып суын эчмәдем.
Кадерсез итмә башымны,
Мин кадерсез үсмәдем.
Йөгереп-йөгереп китәлмим,
Талчыбыктан үтәлмим.
Талчыбыктан китәр идем,
Сезне калдырып китәлмим.
Менә шулай, "Сандугач" лар төрле җирләрдә булып, төрле кешеләр белән очрашып, картаймыйча, көр күңел белән, тормыштан ямь-тәм табып яши. Киләчәктә дә халкыбызның онытыла барган җырларын, моң бәйләмен сәхнә түрендә яңгыратып, картаймыйча, яшь күңелләрен җуймыйча рәхәтләнеп яшәсәк иде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: