Заман сулышы

Әйтер сүзе бик күп әле Җырлап торган күңелнең

Яшәешен серле-сихри шигърияттән башка күз алдына да китерә алмаган затлар бар. Шуларның берсе, һичшиксез, шагыйрә Рәхимә Габделганиева! Язмышы мәктәп, балалар белән бәйле аның. Татар теле, рус теле, немец теле укыткан ул. Чын мәгънәсендә телче! Укучылары аны бүген бик грамоталы, гадел педагог буларак хөрмәт белән искә алалар. "Колхозчы баласымы син, колхоз...

Яшәешен серле-сихри шигърияттән башка күз алдына да китерә алмаган затлар бар. Шуларның берсе, һичшиксез, шагыйрә Рәхимә Габделганиева! Язмышы мәктәп, балалар белән бәйле аның. Татар теле, рус теле, немец теле укыткан ул. Чын мәгънәсендә телче! Укучылары аны бүген бик грамоталы, гадел педагог буларак хөрмәт белән искә алалар. "Колхозчы баласымы син, колхоз рәисенеке яисә баш бухгалтерныкымы - Рәхимә апага анысы мөһим түгел. Башыңда булган белемең һәм тырышлыгыңа карый иде",- диләр. Ул газизләрдән-газиз ана телен сабыйларның чиста, керсез күңеленә сала алган шәхес. Инде байтак еллардан бирле Шөгер төбәгенең иң бай тарихлы, мәгърифәтле, мәдәниятле Сарабиккол авылында яши. Күптәнге шагыйрәбез ул безнең. Аның өчен гомернең иң бәхетле таңнары бәгырьдән өзелеп төшкән шигырь туган мизгелләрдер!

Рәхимә апа иҗатка үтә җаваплы караучы шагыйрә: күп укый, күп өйрәнә, иҗатташларының әсәрләрен күзәтеп барырга да вакыт таба. Татар телен, Тукай телен гаять дәрәҗәдә тирән белә. Шуңа күрәдер аның шигырьләрендә халкыбызның мул сөйләм байлыгы ачык чагыла.
Рәхимә Габделганиева - Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" берләшмәсенең күптәнге әгъзасы. Утырышларга баруны, очрашуларда катнашуны изге бурычы итеп саный. Кешедәге сафлыкка, керсезлеккә, иманлыкка табына. Язганнарын бер генә тема кысасына кертү мөмкин түгел. Кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр дә, авыл язмышы, телебез, тарихыбыз тормышы, динебез хаклыгы, мәхәббәт, ил, Ватан да чагылыш таба аның иҗатында. Күп еллар эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, Шамил Бикчурин исемендәге премия бирелүе аның иҗатына көч-куәт өсти.
Агымдагы елның 21 октябрендә Рәхимә апа үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без - "Чишмә" иҗат берләшмәсе әһелләре, мөлаем шагыйрәбезне истәлекле бәйрәме белән тәбрик итәбез, шулай ук иҗатын яратучылар исеменнән дә аңа ныклы сәламәтлек, елмаюлы таңнар, бәрәкәтле кичләр, илһамлы көннәр юлдаш булсын дибез! Рәхимә апа, әнә шулай безне, төбәгебез халкын сөендереп, шигъриятнең мәңгелек "ак атында" баруыгызны дәвам итегез!
Таһир Шәмсуаров
Якташым Рәхимә апага
Шөгер - Чирмешән арасы,
Кайсы якка барасы?
Кай тарафка карасаң да,
Үз юлыңны саласы...
Һай, Леннагур каласы...
Без бит мишәр баласы!
Мишәргә дә шушы җирдә
Үз бәхетен табасы.
Туган авылыңа кайтсаң,
"Син киткән!" - ди Үтәмеш...
Сарабиккол татарлары:
"Килмешәк!" - дип үтәмеш...
Түзсәң-түз, түзмәсәң - ела,
Без елаучылар түгел!
Еласак та, шигырь булып,
Түгелә безнең күңел.
Дусларга - якты йөзебез,
Дошманга - ук-сүзебез!
Батырша ук булмасак та,
Мәңге сафта үзебез!
Әйтер сүзе бик күп әле
Җырлап торган күңелнең.
Аңлар Шөгер төбәге дә
Безнең буш җан түгелен!
Рәмзия Габделхакова
Яшьлек кайтавазы
Яшь нараттай зифа, назлы ярым,
Яшьлегемә бәхет китердең.
Мәхәббәтнең яшерен газапларын
Сине күргәч кенә кичердем.
Көләч язлар килә, кыр яшәрә,
Су яшәрә күктән нур алып.
Күңелемдә яшел урман шаулый,
Синең күзләр төсле нурланып.
Сизмәдең син татлы газапларым,
Гел ашкындың туган ягыңа.
Саф мәхәббәт калды япа-ялгыз,
Өнсез елап юллар чатында.
Язмышымның ерак гүзәл яры,
Араларда тумас таң тора.
Төннәр үтеп, көн яктырган саен,
Хатирәләр сине таптыра.
Гомеремнең тик бер мизгелендә
Үзеңне бик килә күрәсем.
Һәрбер күңел - бераз күрәзәче,
Син дә беләм, моны көтәсең.
Рәхимә Габделганиева

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Шигырь
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: