Заман сулышы

Зөмәрә ШӘРӘПОВА: “Сәләтсез бала – юк”

Театр яктылыкка, нурга илтә, дигән бөек шагыйрь Габдулла Тукай. Чыннан да, сәнгатьне сөйгән кеше башкаларны да шуңа җәлеп итә. Балалар күңеленә театрга мәхәббәт орлыклары салган, "Чишмә" иҗат берләшмәсендә актив көч куючы, туган авылы Кирлегәчтә һәр елны "Яшьлегемә кайттым янә", "Остазым" кебек кичәләр үткәрүче, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, театр баскычында...

Театр яктылыкка, нурга илтә, дигән бөек шагыйрь Габдулла Тукай. Чыннан да, сәнгатьне сөйгән кеше башкаларны да шуңа җәлеп итә. Балалар күңеленә театрга мәхәббәт орлыклары салган, "Чишмә" иҗат берләшмәсендә актив көч куючы, туган авылы Кирлегәчтә һәр елны "Яшьлегемә кайттым янә", "Остазым" кебек кичәләр үткәрүче, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, театр баскычында югарыга үрмәләүче тынгысыз Зөмәрә Ләбиб кызы Шәрәпова 13 ел инде 11 нче гимназиядә "Айсылу" драма түгәрәген җитәкли. Аның түгәрәгендә беренче адым ясаган, сәхнәдә канат чыгарган балаларның кайберләре тормышын театр белән бәйләргә өлгергән. Әйтик, Әлфия Сафина Казан театр училищесында, Римма Лотфуллина Казандагы мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Күпләргә "Әгәр кичерә алсаң..." спектакле аша таныш булган Ләйлә Фәрзетдинова да юлын киләчәктә сәхнә белән бәйләргә уйлый.


- Зөмәрә Ләбибовна, "Айсылу" драма түгәрәгенең оешу тарихын искә төшереп үтик әле.
- 1999 елның сентябрь аенда 11 нче гимназиягә эшкә килдем. Театр студиясе ачу - күптәнге хыялым иде. Балаларны театр түгәрәгенә тарта башладым. Тырышуыбыз бушка китмәде. Беренче сәхнә җимешебез "Әлифба" бәйрәмендә I сыйныфлар өчен "Ике-икең дүрт" пьесасы иде. Балаларның зур кызыксыну белән тырышып сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотуы - эшемне алга таба дәвам итәргә көч бирде, илһамландырды. Бүгенге көндә ул укучыларыма 22 яшь тирәсе.
- Театрыгызга нигә "Айсылу" исемен сайладыгыз?
- Театр оештырган елны сеңлемнең кызы туды. Ул аңа "Айсылу" дип кушты. Әлеге мөлаем яңгырашлы исем күңелемә кереп калды һәм шуңа театрны да "Айсылу" исеме белән атарга булдым.
- Театр ачуга сезне нәрсә этәрде?
- Әлмәт шәһәрендә эшләгәндә, күңелем театрга тартылганлыктан, Розалия Солтанова җитәкчелегендәге "Аулак өй" кичәләренә йөрдем. Шунда "Җир-Ана" ролен башкардым. Театрга, сәнгатькә омтылуымны күреп, ул укырга, сәләтемне тагын да үстерергә киңәш итте. Аның киңәшен истә тотып, Алабуга мәдәният колледжына укырга кердем. Театр кешесе бит мин. Юкка гына исемемне Зөмәрә дип кушмаганнар. "Балыкчы кызы - Зөмәрә" әсәреннән алынган ул. Соңрак Кирлегәч мәктәбенә өстәмә белем бирү педагогы булып эшкә кайттым. Хәзер хезмәт юлымны Лениногорскида 11 нче гимназиядә дәвам итәм.
-Балаларны сәнгатькә җәлеп итү авыр булмадымы?
- Авыр, дип әйтмәс идем. Чөнки һәрбер балада үзенә күрә талант, үз үзенчәлеге була. Аны күрә белергә генә кирәк. Балалар сәхнәне бик ярата. Аларда сәнгатькә мәхәббәт уятып, сәхнәгә менгезсәң, ул бала, һичшиксез, җанын-тәнен биреп артист дәрәҗәсенә күтәрелә алачак. Мин һәрвакыт "Сәләтсез бала юк" , дип әйтә килдем. Һәм бу дөрес тә. Сәләтен вакытында күреп алган балалар, һичшиксез, бәхетле.
- 13 ел эчендә ничә спектакль куярга өлгердегез?
- И, и... Санап чыгарга бармак җитмәс. Язучыларның юбилей кичәләрендә, бәйрәм-концертларда безнең балаларның сәхнәдән төшкәне юк. "Ай булмаса, йолдыз бар", "Кыз урлау", "Яучы"ларда үзем уйнадым. "Җен алыштырган", "Саламторхан", "Гали баба һәм 3 карак", "Ак яфрак" кебек сәхнә әсәрләрен тамашачы җылы кабул итте.
- Ә сәхнә киемнәрен каян аласыз?
- Бу яктан Мәдәният сарае хезмәткәрләренә рәхмәт. Җыр-бию өчен киемнәр белән тәэмин итәләр, транспорт та - алардан. Театр өчен күпчелек сәхнә киемнәрен үзем тегәм. Музыкаль җитәкче Фәридә Әхмәтшина, эшкә килгәннән бирле, нык ярдәм итә. Киемгә дә материаллар табыша, киңәшләрен дә кызганмый. Кыскасы, икәүләшеп эшләгәндә барлык кыенлыкларны җиңәргә була. Юкка гына "Бердәмлектә - көч" димиләр.
- Төркемегездә ничә бала?
- "Айсылу"да 4 төркем эшли. Программага теркәлгәннәре - 60, чынлыкта исә 80ләп сәнгатьпәрвәр, булачак артист йөри. Башка мәктәптә укучы балаларның ата-аналары да мөрәҗәгать итә. Ләкин һәрбер баланы да студиягә алып бетереп булмый.
- Быел нинди үрләр яуларга өлгердегез инде?
- Уңышларыбыз - мактанырлык. "Сәхнә көзгесе", "Дулкыннар", "Ватан", "Алтын битлек" республика конкурсларында I - II урыннар яуладык. Бу - театр сөюче укучыларымның казанышы. Айсылу Зиннурова, Раназ Шакирҗанов, Нияз Гәрәев, Булат Әфләтунов, Ләйлә Фәрзетдинова, Ильвина Рәхмәтуллина, Айгөл Миргалиева, Айсылу һәм Эльвира Галимоваларны чын артистлар дияргә була. Алар күз карашыннан аңлый мине. Мондый талантлы яшьләр булганда театрның үсмәве мөмкин түгел.
- Зөмәрә Ләбибовна, сәхнә әсәрен ничек сайлыйсыз?
- Гадәттә, үзем сайларга тырышам. Фәридә Әхмәтшина белән берлектә кызык булсын өчен үзгәрешләр керткән чак та була. Укучыларга күбрәк мәктәп тормышы якынрак. Күңелгә хуш килгән рольне куярга да рәхәт бит. Гомумән, яратып эшләгән эш - һәрвакыт тормышта гел илһамланырга, ләззәтләнергә ярдәм итә.
- "Айсылу"ның киләчәккә планнары нинди?
- Планнар - Наполеонныкы кебек. Әйтәсе килгәнем шул: татарча белгән, ана телен сөйгән, хөрмәтләгән балалар кимемәсен иде! Төбәгебез язучылары үтемле әсәрләр язсын иде. Әле Рәмзия Габделхакованың "Кәлүшле кыз"ын сәхнәләштерү идеясе бар. Яңа ел зур уңышлар алып килер дип өметләнәм.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: