Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 20 мең сум түләнәчәк

Татарстанда махсус операциядә катнашучы яки катнашкан хәрбиләрнең балаларына бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә планлаштыралар. Аның күләме 20 мең сум тәшкил итәчәк.

Бу мәгълүмат Татарстан Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Министрлар кабинеты карары проектына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Документ буенча, түләү гаиләдәге 18 яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк. Башка ярдәм чаралары күрсәтелгән вакытта, бу түләү гаиләнең керемендә исәпкә алынмаячак.

Түләүне мобилизацияләнгән, Россия Милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциядә катнашкан контрактчылар, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операция зонасына командировкага җибәрелгәннәрнең балалары ала алачак.

Шул ук вакытта исемлеккә башка субъект территориясендә чакырылган яки контракт төзегән, әмма яшәү урыны Татарстанда булган гражданнар да керәчәк. Шулай ук махсус операциядә катнашучының баласының даими рәвештә республика территориясендә яшәве дә исәпкә алына.

Түләү алу өчен, баланың ата-анасы яки законлы вәкиле Татарстандагы Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенә гариза бирергә тиеш.

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев