Заман сулышы

Өч айда өлгермәгәнне, ике көндә

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - җирле газетларга, шул исәптән "Заман сулышы" на язылу мәсьәләсе иде. Соңгы елларда газетларның тиражы кимүе күзәтелә: яшьләрнең күбесе газет укуны кирәк дип тапмый, предприятие һәм оешмалар акча юклыкны сылтау итеп язылмый. Ә бит Лениногорск...

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде.



Реклама

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - җирле газетларга, шул исәптән "Заман сулышы" на язылу мәсьәләсе иде. Соңгы елларда газетларның тиражы кимүе күзәтелә: яшьләрнең күбесе газет укуны кирәк дип тапмый, предприятие һәм оешмалар акча юклыкны сылтау итеп язылмый. Ә бит Лениногорск элек-электән Татарстанда иң күп укучы район булып торган.
Газет-журналларга язылу кампаниясе апрель аенда ук башланган иде. Бу уңайдан, район башлыгының карары чыгып, план һәр предприятиегә җиткерелде. Шактый гына оешмалар бу эшне вакытында башкарып, киңәшмәдә тынычлап утырдылар, борчылып утыручылары да җитәрлек иде. Чөнки газетка язылмау әле ул, күпмедер акча экономияләү генә түгел, ә районның абруен төшерү дә. Шуңа 3 ай дәвамында газетка язылырга өлгермәгәннәр, ике көн эчендә язылганнар дип уйлыйбыз.
Рәгать Галиәгъзамович:
- Район һәм шәһәрдәге барлык рәсми хәбәр, яңалык җирле газетларда басыла. Аларга язылу-язылмау турында сүз дә булырга тиеш түгел, - дип белдерде предприятие җитәкчеләренә. 27 июньгә язылмаучы предприятие һәм оешмаларның исемлеген укып чыгып, подписка ахырына кадәр барысына да бу эшне башкарырга кушты.
Шәһәр территориясен чиста тоту мәсьәләсе буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев чыгыш ясады. Җәй - эш күп чор: юллар асфальтлана, кварталлар тәртипкә китерелә, ремонт эшләре алып барыла. Болар белән беррәттән, предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртиптә тоту эшен дә онытмасыннар иде, диде. Район башлыгы карары нигезендә, һәр сишәмбе - санитар көн булуын һәркем белә. Тик даими рәвештә үз участокларын чистартып торучы гына сирәк. Билдән үлән баскан участоклар, ямьсез булып киңәеп киткән агач кәүсәләре, каралмаган коймалар, чүп-чар шәһәрне бизәми, әлбәттә. Шуңа шимбәгә хәтле кешеләрне эшкә чыгарып, территорияләрне тәртипкә китерергә, кушылды.
Көннәр кызулану белән, күл буйларында кызынучы, коенучылар артканнан-арта бара. Ә коенырга ярамавы турында даими язып торабыз. Бу турыда район башлыгының карары да бар. Тик бала-чага күл буйларында ятуын дәвам итә. Ярый, быел батып үлүчеләр юк. Ә бит республика буенча әлеге саннар көннән-көн арта бара. Борчылырлык та бит, тик кисәтүләргә, аншлаглар куелуга карамастан, бала-чага, яшүсмерләр көне буе су буенда. Яннарында күзәтеп торучы өлкәннәр, бер-бер хәл булса коткарырга әзер торучы хезмәтләр юк. Ә ата-ана моңа, нишләптер, борчылмый. Нәфис Ибраев әлеге балаларны тотып, әти-әниләрен административ комиссиягә чакырабыз, диде. Менә монда өлкәннәргә борчылырга туры киләчәк инде.
Киңәшмәдә шулай ук предприятие һәм оешмаларның хәйрия эшчәнлеге, "Яңарыш" фонды буенча да сүз булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: