Заман сулышы

“Кара алтын” шаһите

Нефть музеена директор итеп билгеләнгәч, беренче эш итеп фондлар белән танышсам, икенче эшем - Шөгер - Лениногорск төбәгендә нефть чыга башлау тарихын барлау, шул вакыйгаларның шаһитләре белән очрашып, аларның истәлекләрен киләсе буыннар өчен язып алу иде. 40 нчы елларда нефть эзләүдә эшләгән кешеләр бармак белән генә санарлык. 94 яшен тутырып...

Нефть музеена директор итеп билгеләнгәч, беренче эш итеп фондлар белән танышсам, икенче эшем - Шөгер - Лениногорск төбәгендә нефть чыга башлау тарихын барлау, шул вакыйгаларның шаһитләре белән очрашып, аларның истәлекләрен киләсе буыннар өчен язып алу иде. 40 нчы елларда нефть эзләүдә эшләгән кешеләр бармак белән генә санарлык.

94 яшен тутырып килүче Нурсинә апа Сөләйманова үзе дә тарихи вакыйгаларны дөрес итеп язып алуларын тели. Гомерен нефть эшенә багышлаган, тормышта җиңел юлларны эзләмичә, нинди авырлыклар күрсә дә язмышыннан зарланмаган Нурсинә апа истәлекләре белән рәхәтләнеп уртаклаша.
- Балачагым авыр елларга туры килде. Революциядән соң Тимәштә дөньяга килеп, 1921 елгы ачлыкны да күрергә насыйп булды. Җитмәсә, миңа 3 яшь тулганда, әтием үлеп киткән. Әни өч бала белән ялгызы торып кала, бабай янына кайтып егыла. Озак та үтми, әнине Куакбаш авылына, үзеннән бик күпкә олы бер иргә кияүгә бирәләр. Үги әтигә кирәкмәгәнбез, күрәсең, әни олы кызын гына алып, ике нарасыен өлкән яшьтәге әтисенә калдыра. Бабайның гаиләсе ишле булу сәбәпле, мине Балалар йортына бирү турында еш кына сүз кузгаталар. Бабай кырыс булса да, моңа каршы төшә.
Әти-әнисез үсүнең ни икәнен үз башыннан үтмәгән кеше аңлый алмый. Бик авырлык белән үстек, булдыра алганча әби-бабайга ярдәм иттек. Ятимә булгач, мәктәптә укырга туры килмәде. Шулай да үзлегемнән гарәпчә укырга өйрәндем, Коръәнне укыйм, Аллага шөкер. Сыер савучы булып эшләгәндә, бер ай кичке мәктәптә укып, яңа әлиф белән дә укырга-язарга өйрәндем.
Үги әти 1933 елда вафат булгач, әни безне үзе янына алдырды. 15 яшемә җиткәндә Тимәш, Зәй-Каратай, Куакбаш авылларында яшәп алдым. Куакбашка килгәч, шунда ук сыер савучы булып эшли башладым. Тырышып, яратып эшләдем, алдынгылар рәтендә булдым. 8 ел колхоз эшендә үтте.
1942 елда мине Шөгер хәрби комиссариатына чакыртып, җыенып килергә куштылар. "Сугышка алалар, күрәсең", дип уйладым. Анда Шөгер нефтеразведкасының кадрлар бүлегеннән килгән кеше ун кызны нефтьтә эшләү өчен сайлап алды.
Ул елларда эшләгәннәр искә төшсә, хәзер дә исем китә: ничекләр түзгәнбез дә, чыдаганбыз! Минем белән эшләүчеләрнең хәзер күбесе юк инде. Ике смена 12шәр сәгать эшли идек. Пересменка вакытында 16шар сәгать эшләгән чаклар да булды. Яшь кызлар буровойда нинди генә эшләр башкармадык? Баш очында тимер торбалар уйнап тора. Аякка кигән чабаталарны сменадан кайткач салып булмый. Бауларына кадәр измәгә катып, оекбашка ябышалар, сеңелем пычак белән кисеп салдыра иде.
Ашау-эчү ягы да ул елларда сугыш вакытындагыча булды: көненә 1200 грамм ипи, аена ярты кило ярма, әзрәк май, шикәр. Беренче скважинаның нефть бирә башлаган көнен искә төшерә Нурсинә апа:
-Ул көнне мин сменада идем. Гадәттәгечә, эшләрне әзрәк җайга салгач, элеватор кырыена ял итәргә утырдым. Төнге сәгать икеләр иде. Шул арада күз йомып, төш тә күреп алганмын. Имеш,скважинадан сарык көтүе чыга, тавышка чыдар әмәл юк. Уянгач, ни булыр икән бу, дип уйлап утырам. Әби әйтә торган иде: төшеңдә сарыкның йонын гына күрсәң дә муллыкка ул дип.
Торып измә чыга торган җирне карасам, кап-кара нефть агып тора. Тиз генә мастер Гариф абый яши торган землянкага йөгердем.
-Хәмидуллин абый, нефть чыкты! - дип кычкырам, үземнең шатлыгым эчемә сыймый.
Улакны, скважина тирәсен чистартып, сменаны тапшырып өйгә кайтып киттек. Икенче көнне барыбызга да рәхмәт сүзләре әйттеләр. Шулай да минем өчен бернәрсә сер булып кала: нефть безнең сменада чыкса да, аны бездән соң килгән иртәнге сменага язды Гариф Хәмидуллин. Нишләп алай эшләгәндер? Шуңа күрә премияне дә аларга меңәр сум, ә безгә 500 генә бирделәр. Аннан соң 7 нче скважинада эшли башладым.
1949 елда эшкә, ФЗӨне бетереп, Гариф Идрисов дигән егет килде. Бер-беребезне ошаттык та, гаилә кордык. Авырлы булсам да иремне армиягә алдылар, ул шуннан кайтмады. Кызыбыз Гөлсинәне үзем генә үстердем, башка кияүгә чыкмадым.
Кайларда гына йөртмәде мине язмыш. Бораулаучылар белән нефть чыккан җирләрнең күбесендә булдым: Яңа Писмән, Бишмунча, Бигәш, Әлмәт. 50 нче елларда без килгәндә Әлмәт авыл гына иде әле. Тормышның һәр мизгеле исемдә. Ул вакытта күңелле иде, картлык кына начар.
Бүген кызым тәрбиясендә - Әлмәттә яшим, Аллага шөкер. Ике оныгым, дүрт оныкчыгым бар. Тормышлар әйбәт. "Татнефть" пенсиягә өстәп акчалата ярдәм күрсәтеп тора. 40 ел эш стажым бар. Биш вакыт намазымны калдырмыйм.
Яшьләргә дә әйтәсе килгәнем шул: бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез. Беренче нефть табучыларның исемнәрен онытмагыз. Киләчәкнең нигезе - үткәннәрдә.
Теги: ђби
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: